16 апрельнең иртәнге хәбәрләре:
- Владимир Зеленский сугышта Украинаның 2,5-3 мең хәрбие һәлак булган, 10 мең кеше яраланган дип белдерде.
- Русия хөкүмәте Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштыру өчен төбәкләргә 439 миллион сум бүлеп бирәчәк. Иң күп акчаны Ростов, Воронеж һәм Курски өлкәләре алачак.
- Харьков өлкәсе хакимияте шәһәргә атыш нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, 35 кеше зыян күргән дип хәбәр итте. Һәлак булучылар арасында җиде айлык бала бар диелә.
- БМО: Украинада сугыш башыннан бирле 1982 кеше һәлак булган.
- Киев өлкәсеннән Русия гаскәре киткәннән соң анда 900 гади халык мәетен тапканнар, дип белдерде төбәк полициясе башлыгы.
- Акъярда (Севастополь) "Москва" крейсеры белән хушлашу чарасы узды.
Зеленский сугышта 2,5-3 мең украина хәрбие һәлак булуын белдерде
CNN-га биргән әңгәмәсендә Украина президенты Владимир Зеленский армия югалтуларын атады. Аның сүзләренчә, сугышта 2500-3000 украин хәрбие һәлак булган. 10 меңгә якын гаскәри яраланган. Гади халык арасында һәлак булучыларны санап булмый, диде Зеленский.
Украина президенты Русия ягыннан 19-20 мең хәрби һәлак булган дип белдерде.
Русия армиясе соңгы тапкыр рәсми рәвештә югалтулары турында 25 март хәбәр иткән иде, 1352 хәрби һәлак булган диелгән иде. Украина ягыннан 14 мең хәрби һәлак булган, дип белдерде Русия саклану министрлыгы.
АКШның соңгы фаразына күрә, Русия армиясендә 10 мең хәрби һәлак булган. НАТО 7-15 мең хәрби үлемен фаразлый.
Русия кораллы көчләре турында фейк тарату турында Башкортстанда беренче җинаять эше ачылган.
Тикшерү комитеты мәгълүматынча, Стәрлетамакта 61 яшьлек хатын-кыз 2-14 март арасында социаль челтәрләрдә Украинада "махсус операция барышында Русия кораллы көчләрен куллану" һәм федераль хөкүмәт эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тараткан. Хәзер аңа Җинаять кодексының 207.3 маддәсе нигезендә эш ачылган. Әлеге маддә нигезендә 700 мең сум штрафтан 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
"Коммерсантъ-Уфа" язуынча, ул Раиса Болдова булырга мөмкин.
Башкортстаннан тагын бер егет Украинадагы сугышта һәлак булган.
Борис Николаев - Савлат шәһәреннән. Сугышка киткәнче "Газпром Нефтехим Салават" ширкәтендә эшләгән булган дип яза Newsbash. Хатыны кечкенә балалары калган.
Башкортстаннан Украинада кимендә 43 егет һәлак булган. Азатлык аларның исемлеген алып бара.
Киев өлкәсендә Русия армиясе коралыннан үлгән 900 кешенең җәсәде табылган. Аларның 350се - Бучада. Бу хакта Киев өлкәсе полициясе җитәкчесе Андрей Небитов хәбәр итте.
"Гәүдәләр күпләп күмелгән каберлекләр күп. Кешеләр башлыча ату коралыннан үлгән. Бучада ике зур туганнар каберлеге табылды, берседә 40 мәет, икенчесендә - 57. Беренче каберлектәге 40 кеше снайпер яки ату коралыннан үтерелгән", диде Небитов.
Әлеге саннарны бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.
Ел башыннан Татарстанда инфляция 11 процентка җиткән. Март аенда инфляция 9 процентны тәшкил иткән.
Татарстанстат мәгълүматларыннан күрә, соңгы бер ай эчендә азык-төлеккә бяләр 7,2 процентка, ә ел башыннан – 10,4 проценткан арткан.
Март аенда азык-төлек булмаган тауарлар 12,1 процентка кыйбатланган. Ел башыннан 13,4 процентка җиткән. Соңгы бер ай эчендә хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 6,5 процентка, ел башыннан – 8,2 процентка арткан, диелә Татарстанстат оешмасы хәбәрендә.
Николаев хакимиятләре Русия гаскәрләренең торак йортларга атуы турында белдерде.
Николаев өлкә шурасы рәисе Анна Замазеева сүзләренчә, Русия хәрбиләре шәһәрнең хәрби объектлар булмаган өлешен утка тоткан. Ату нәтиҗәсендә яраланучылар бар.
Үзәк күзләү идарәсе башлыгы: Мәскәүнең атом-төш янауларына җиңелчә карарга ярамый
АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бёрнс фикеренчә, әгәр Украинага каршы сугышта җиңә алмаса, "президент Путинның төшенкелеккә бирелү ихтималын исәпкә алып, Русиянең Украинада тактик атом-төш коралы яки аз куәтле атом-төш коралы куллануга бәйле янавына җиңел карарга ярамый.
Шулай да, Кремльнең атом-төш арсеналын югары сугыш әзерлеге хәленә китерү турындагы "риторик белдерүләренә" карамастан, Үзәк күзләү идарәсендә Мәскәү чынлап та шундый катгый чараларга барырга ниятли дигән дәлилләр юк, дип искәрткән Бёрнс.