Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:43 21.4.2022

Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук Мари Илендә мәктәп линейкаларында дәүләт гимнын гына түгел, республика гимннарын да яңгырату тәкъдиме карала, дип яза "Известия".

Алданрак Русия мәгариф министры Сергей Кравцов илнең барлык мәктәпләрендә яңа уку елында һәр атна башында гимн җырланачак һәм Русия байрагы күтәреләчәк, дип белдергән иде.

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, линейкаларда Русия гимнын гына түгел, республика гимнын да яңгырату тәкъдиме турында хөкүмәттә фикер алышалар.

"Әгәр безнең ике дәүләт теле икән, билгеле Башкортстан республикасының дәүләт символикасы да бар. Хөкүмәттә фикер алышканнан соң, алга таба тормышка ашырырга да мөмкин булыр иде. Мин дүшәмбе (25 апрельдә) республика башлыгының оператив киңәшмәсендә бу тәкъдим белән чыгачакмын", дигән министр.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла "әгәр республикада Русия гимнын уйнатсалар, аның артыннан Татарстан гимны да башкарылырга тиеш", дип белдерде.

"Татарстан – милли республика. Зур илгә мәхәббәт кече ватанга мәхәббәттән башлана. Әгәр кеше кече ватанын, үз халкын, шәһәрен яратмаса, ул үзенең зур ватаны язмышы турында ничек уйлый алачак? Ике гимнны да җырлау күп вакыт алмаячак – Русия гимнының бер строфасын, соңыннан Татарстан гимнын. Яки киресенчә. Якында безнең сессия булачак, бу мәсьәлә турында Дәүләт шурасында фикер алышырбыз", дигән Ркаил Зәйдулла.

12:33 21.4.2022

12:30га төп хәбәрләр кыскача:

  • Дума рәисе Вячеслав Володин Русиянең хәзерге сугышта үзенә җирләрне "кайтаруын" белдерде. "Бездән күп нәрсә тартып алдылар. Хәзер ил үзенә бу активларны да, җирләрне дә кайтара", диде ул.
  • Украина вице-премьеры Ирина Верещук Мариупольдәге "Азовсталь"дан кичекмәстән һуманитар коридор ачарга таләп итте. Аның сүзләренчә, анда меңгә якын сивил халык һәм 500 яраланган хәрби бар.
  • Русия мәхкәмәсе Google ширкәтенә 11 миллион сумлык штраф салган. Штраф Украинадагы сугыш турында "фейкларны" (Русия рәсмиләре үз белдерүләренә туры килмәгән хәбәрләрне шулай атый) бетермәү өчен салынды.
  • Forbes Русиянең иң бай 200 эшкуары исемлеген чыгаруны көзгә кадәр кичектерде. Бу "базарларда тотрыксыз вазгыять" белән аңлатыла.
  • Австрия Русиядән нефть импорты һәм эшкәртүен туктата, дип хәбәр итте OMV ширкәте.
11:03 21.4.2022

Казанда узарга тиешле ЮНЕСКО комитеты сессиясе билгесез вакытка күчерелгән.

10:31 21.4.2022

Сугыш йогынтысы. Мәктәпләрдә милитаризм рухы көчәя

Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр.

"Мин әле ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен яңа чаралар кертелер дип көтәм. Аның нигезендә милитаризм булыр дип уйлыйм, чөнки ватанпәрвәрлек турында сөйли башласаң, анда Бөек Ватан сугышы, башка сугышлар күрсәтелә. Ватанпәрвәрлек – ул сугышып йөрү генә түгел. Урамнарның чиста булуы, тырышып эшләү, тәртип саклау, белем алу – алар барысы да ватанпәрвәрлек", дип саный "Мәгариф" берләшмәсе башлыгы Марат Лотфуллин.

Язманы тулысынча биредә укый аласыз.

10:24 21.4.2022

Шойгу Русия хәрбиләренең Мариупольне тулысынча диярлек контрольгә алуын белдерде

Русия саклану министры Сергей Шойгу Владимир Путин белән очрашуда Мариуполь шәһәренең тулысынча диярлек Русия контролендә булуын хәбәр итте (министр "азат итте" дигән сүзне кулланды). Шәһәрдә "Азовсталь" корылмасында гына "2 меңнән артык хәрби" калган, диде министр.

Шойгу "Азовсталь"ны яулап алу өчен өч-дүрт көн кирәклеген белдерде. Үз чиратында Путин Мариупольдәге промзонаны яулауны кирәк дип санамаганын әйтте һәм операцияне үткәрмәскә кушты.

10:05 21.4.2022

Binance криптобиржасы Русия мөштәриләрен чикләргә карар кылган

Дөньяда иң зур саналган Binance криптобиржасы хисапларында €10 меңнән күбрәк активлары булган Русия мөштәриләрен сату-алуда катнашудан вакытлыча читләштерергә булды. Бу мөштәриләр акчаларын бары тик башка криптоянчыкларга чыгара алачак.

Шул ук вакытта, Русиядән читтә яшәүче русияләр аккаунтлары актив калачак, дип хәбәр ителә.

10:01 21.4.2022

Татарстаннан чираттагы үлем турында хәбәр

Кайбыч районыннан Артем Нагоркин Олы Подберезье авылыннан булган. 2017 елда ул хәрби хезмәткә киткән, шуннан соң контракт нигезендә Ростов өлкәсендә хезмәт итүен дәвам иткән, танк командиры булган.

Русия Украинада башлаган сугышта Артем 17 апрель көнне һәлак булган.

09:15 21.4.2022

21 апрель иртәсенең төп хәбәрләре:

  • Мариупольдагы "Азовсталь" корылмасыннан һуманитар коридорны беркем дә кулланмады. Рамзан Кадыйров бүген "төшкә кадәр" яки "төштән соң" "Азовсталь" Русия хәрбиләре кулына күчәчәк дип белдерде.
  • АКШ Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте. Чикләүләргә Транскапиталбанк, Русия үзәк банкы җитәкчесе урынбасары Ксения Юдаева, "Открытие" банкына бәйле русияләр өстәлгән.
  • Германия Русия нефтеннән 2022 елның азагына кадәр баш тартачак, дип белдерде Германиянең чит эшләре министры Анналена Бербок.
  • Украина һәм Русия арасында килешү процессы торгызылырга мөмкин. Украина Русиядән килешү тәкъдимнәрен алуын раслады, хәзерге вакытта алар өйрәнелә.
  • Тәмәкеләр җитештерүче Imperial Brands ширкәте Русиядәге бизнесны инвесторларга тапшыра. Мондый карар Русиянең Украинага һөҗүме аркасында кабул ителгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG