Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:03 23.4.2022

Бучада 412 һәлак булучының шәхесе расланган

Буча мэры Анатолий Федорук Русия гаскәрләре шәһәрне оккупацияләгән вакытта һәлак булганнарның гәүдәләрен ачыклауның тәмамлануы турында хәбәр итте. Әлегә 412 һәлак булучының шәхесе расланган, тик бу ахыргы мәгълүматлар түгел. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат җыю һаман да дәвам итә.

Федорук шулай ук Бучада Андрей Первозванный чиркәве янындагы туганнар каберлегеннән 117 һәлак булучының, шул исәптән 30 хатын-кыз һәм 2 бала гәүдәсе чыгарылды, дип сөйләде. Бу туганнар каберендә, берничә украин хәрбие һәм җирле хастаханәдә ятучылар күмелгән булган, чөнки мэр сүзләренчә, "24 февральдән соң аларны җирли алмадылар, русияләр ритуаль хезмәтләрне зиратка кертмәделәр".

11:48 23.4.2022

Тарафлар юк ителгән хәрби техника турында:

Русия саклану министрлыгы армия узган тәүлек эчендә Украинаның 66 хәрби объектын юкка чыгарды, дип белдерә. Харьков өлкәсендә Украинаның Су-25 ВВС истребителе һәм 15 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, дип хәбәр ителә.

Украина хәрби көчләренең баш штабы үз чиратында соңгы тәүлек эчендә аеруча каты сугышлар барган Донецки һәм Луһански өлкәләрендә генә дә Русиянең 9 танкын, 18 берәмлек башка бронетехникасын, 13 автомобилен һәм өч артиллерия системын юк итү турында хәбәр итә.

11:41 23.4.2022

Рамзан Кадыров Украина сугышына Чечнядан бер төркем ихтыярилар китүен әйтте

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинага "хәрби операциядә" катнашу өчен тагын бер ихтыярилар төркемен җибәрү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар Гудерместагы Русия махсус көчләре университетында укыту курсын тәмамлаган.

11:24 23.4.2022

Киевта Рамазан аенда кырымтатарлар мөселманнарга күчтәнәчләр тараткан

Киевта кырымтатарлар мөселманнарга ифтарга күчтәнәчләр тараткан. Бу хакта тумышы белән Татарстаннан булган һәм инде 46 ел Украинада яшәгән Зөлфирә Бойко хәбәр итте.

"Кырымтатарлар бик ярдәмчел, бик актив", ди Зөлфирә ханым.

09:56 23.4.2022

23 апрель иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • Сугыш башланганнан бирле Украинада 208 бала һәлак булган, 387 яраланган - Украина баш прокуратурасы.
  • Украина ягы хәбәр итүенчә, Луһански, Харьков һәм Донецки өлкәләрендә каты сугышлар бара. Украина хәрби көчләренең баш штабы әйтүенчә, Русия гаскәрләре Славянски юнәлешендә алга барырга тырыша.
  • АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Украинадагы сугыш вакытында Владимир Путин "куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин төрле төрдәге коралларны", шул исәптән атом коралын куллануга боерык бирә ала, диде. Нуланд моны Украинаның "Европейская правда" басмасына биргән интервьюсында әйтте.
  • 23 апрельдә Мариупольдән һуманитар коридор ачылырга мөмкин. Бу хакта үз Facebook битендә Украина вице-премьеры Ирина Верещук язды.
  • Молдова Русиянең Украинадагы сугышы максатының икенче этабы булып Украина көньягында тулы контроль булдыру һәм Молдова чикләренә чыгу турындагы мәгълүматка тирән борчылу белдерде.
20:20 22.4.2022

Элек һәм хәзер. Рәссам Зоя Черкасская

Рәссам Зоя Черкасская 1976 елда Киевта туган, шунда сәнгать мәктәбендә укыган, 1991 елда, 15 яшендә, Совет берлеге җимерелүгә ике атна кала Израилгә күченгән, Тель-Авивта сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

Гротеск һәм кара юмор белән мавыгучы авангард рәссам санала. Аның стилен соцреализмның яңа төре дип атыйлар.

Бу галереяда бер якта рәссамның совет чорындагы балачак хатирәләре, икенче якта - хәзерге чынбарлык күренешләре.

19:28 22.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер корбан — Бишбүләк районы Тулбай авылы егете Фәдис Аллаяров. Контракт нигезенедә ефрейтор дәрәҗәсендә хезмәт иткән. Үлеме турында район башлыгы Артур Зарипов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Фәдис 13 апрельдә һәлак булган, үлем хәбәре кичә генә килгән. Мәрхүм белән хушлашу шимбә көнне Бишбүләк мәдәният сарае каршында узачак.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

18:51 22.4.2022

Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Артем Мамыкин, 1983 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Белорет шәһәрендә туган, сигез балалы гаиләдә үскән. 17нче гимназиядә укыган, 9нчы сыйныфтан соң 25нче һөнәри лицейга кергән.

2001 елның июнендә хәрби хезмәткә алынган. 2003 елның 12 гыйнварыннан 5 апреленә кадәр Чечняда хәрби операциядә катнаша, "Норд-Ост" вакыйгасында тотакларны азат итүдә катнаша.

Хәрби хезмәттән соң 2003 елдан 2013 елга кадәр Белорет металлургия комбинатында эшли. 2013 елда контракт төзеп янә хәрби хезмәткә китә, Кабарда-Балкар республикасының Прохладный шәһәрендә хезмәт итә.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

дәвам

XS
SM
MD
LG