Мәхкәмә Башкортстан активистына 45 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды
Бүген Башкортстан югары мәхкәмәсе сугышка каршы стикерлар ябыштырган активист Олег Мамедовка 45 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта “Уфа аgainst” телеграм каналы хәбәр итә.
— Әгәр ялгыз пикетка чыккан өчен тоткарлыйлар икән, ә митинглар җыеп булмый икән, димәк башка нәрсә сынап карарга кирәк дип уйладым, — дип аңлатты Мамедов стикерлар ябыштыруын. Бу интервьюны Азатлык сайтында укый аласыз. Төп бит ачылмаса, көзге-сайт.
Русия "Азовсталь"дән сивил кешеләр чыга алсын өчен һуманитар коридор ачарга ышандырды
Русия саклану министрлыгы бүген, 25 апрель, "Азовсталь"дән сивил кешеләр чыга алсын өчен һуманитар коридор ачарга вәгъдә итте.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, коридор җирле вакыт белән 14:00 дән ачылачак. Элегрәк Украина ягы "Азовсталь"дә якынча мең кеше яшеренүен хәбәр иткән иде.
Русия думасы, чит илдән финанслау булмаса да, ят агент дип танырга тәкъдим итә
Бүген, 25 апрельдә Русия думасына "ят агентлар" турында яңа канун өлгесе кертелергә мөмкин, документка ярашлы, әгәр эшчәнлекләре сәяси дип табылса, чит илдән финанслау алмасалар да, затларны һәм сәүдәгә корылган оешмаларны ят агент дип танырга тәкъдим ителә.
Бу хакта "Чит ил йогынтысы астындагы затларны күзәтү турындагы" канун өлгесенә сылтама белән РБК хәбәр итә.
Документта "ят агент" һәм "чит ил йогынтысы" дигән төшенчәләр бар. Чит ил йогынтысы – чит дәүләтнең, аның хакимият оешмаларының яки халыкара оешмаларның затка ярдәм итүе, аңа йогынты ясавы, шул исәптән мәҗбүриләп һәм ышандырып та диелә.
Авторлар "ярдәм алган һәм (яки) башка рәвештә чит ил йогынтысы астында булган" һәм сәяси эшчәнлек алып баручы затларны "ят агент" дип танырга тәкъдим итә.
Канун өлгесе текстына күрә, чит илдән финанслау алмасаң да, чит ил чыганагы "йогынтысы" нәтиҗәсендә дә бу исемлеккә кертергә мөмкиннәр.
Хәзерге вакытта канунда мондый норма бар инде, ул физик затларга карата гына кулланыла. Яңа документта исә аны ят агентларның барлык категорияләренә җәелдерергә тәкъдим ителә.
Бөтен Луһански өлкәсе утсыз калган
Русия хәрбиләре Кременская станциясен сүндерү сәбәпле, Бөтен Луһански өлкәсе утсыз калган, дип белдерде өлкә идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.
Аның сүзләренчә, бу өлкәдә бердәнбер электр чыганагы булып калган иде. Элегрәк Русия хәрбиләре Луһански җылылык электростанциясенең трансформаторларын да юкка чыгарган иде.
Гайдай белдергәнчә, Кременская станциясенең электр тоташтыру чыбыкларына хәрби вазгыять аркасында барып җитеп булмый. Шул ук вакытта энергетиклар альтернатив тоташтыру юлларын тапкан, ди ул.
"Внуково" һава аланы эшчеләренә хезмәт хакын кыскарта
Мәскәүнең "Внуково" һава аланы хезмәткәрләре өчен "эшләми тору" режимын керткән. Аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәтенә сылтанып "Интерфакс" хәбәр итә.
"Внуково" һава аланы чыгымнарны кыскартырга мәҗбүр. Эшкә яңа хезмәткәрләрне алу ябылган, "эшләми тору" режимы ("простой") кертелгән, хезмәткәрләргә тулы булмаган эш көне режимы тәкъдим ителгән", диде һава аланы вәкиле.
Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, АКШ, Канада, Британия, Европа берлеге һәм башка илләр һаваны Русия очкычлары өчен япты. Үз чиратында Росавиация дә бу илләргә Русия һавасында очуны тыйды. Әлеге вазгыять Русиянең һава бизнесына зур зыян салачак ди белгечләр.
25 апрель иртәсендә Львов өлкәсенә һөҗүм ясалган
Иртәнге 8:30да Львов өлкәсенең "Красное" тимер юл станциясендә шартлау булган. Ул Русия хәрбиләренең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә булган, дип белдерде өлкә хәрби идарәсе башлыгы Максим Козицкий.
Беренчел мәгълүматларга күрә, әлегә зыян күрүчеләр юк. Бер ракет Украина хәрби көчләренең зенит бүлекчәсе тарафыннан юк ителгән.
АКШ дипломатлары Киевка инде бу атна кайтачак
Украинага АКШ Дәүләт департаменты һәм саклану министрлыгы вәкилләренең сәфәре барышында АКШ дипломатларының инде бу атнада Киевка кайтачаклары әйтелде, ди CNN.
Дипломатлар АКШның Украинадагы илчелеге эшен торгызуга әзерлек башлаячак дип көтелә.
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен сүзләренчә, хезмәткәрләр иминлегенә куркыныч булмаса, илчелек эшне "берничә атнадан соң" торгызачак.
Казан мәктәпләрендә уку көне ил һәм республика гимннарын җырлау, байраклар күтәрелү белән башланды
Татарстан фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин байрак күтәрү мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисе уятырга ярдәм итәчәк, дигән иде.
Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр. Түрәләр мәктәпләргә әледән-әле яңа таләпләр куя.
Тулырак монда укыгыз.