Сугыш башлангач Русиянең Европага энергия чыганаклары сатудан керемнәре ике тапкыр арткан
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Европа берлеге илләренә энергия чыганаклары сатудан керемнәрен ике тапкырга диярлек арттырган. Сату күләме кимесә дә, эмбарго кертү турындагы сөйләшүләр вазгыятендә энергия чыганакларына бәяләрнең артуы экспорттан Мәскәүгә 63ләп млрд евро китергән. Шул акчаның 71 проценты (44 млрд евро) Европа берлегеннән килгән. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.
Тулырак монда укый аласыз.
Германия парламенты Украинага авыр кораллар бирүне хуплады
Германия парламенты Бундестаг Украинага авыр хәрби техника җибәрүне хуплап тавыш бирде. Депутатлар Украинага хәрби ярдәмне мөмкин булган барлык юллар белән дәвам итәргә кирәк дип карар итте. Бу турыда хәбәр иткән DW моны “тарихи” карар дип атый. Германия, хәрби низаглар барган төбәкләргә корал җибәрү сугышны көчәйтә генә дип, элек мондый адымнардан гел тыелып килә иде. Бу юлы исә корал җибәрүгә бары “Сул фирка” һәм бу адым “сугыш игълан итүгә якын” дип белдергән популист “Германия өчен альтернатив” фиркасе депутатлары гына каршы тавыш бирде.
Тулырак монда укый аласыз.
"КАМАЗ" Мьянмада машиналар җитештерә башлау мөмкинлеген өйрәнә
2022 елның маенда "КАМАЗ" ширкәте Мьянманың җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен бу илгә үз белгечләрен җибәрергә ниятли. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер Мьянмада эш сәфәрендә. "КАМАЗ" машиналар җитештерү, хезмәткәрләрне укыту, сервис челтәрен үстерү мөмкинлекләрен карый. Тәкъдимне июньгә кадәр оештырып бетерергә һәм имзалауга тәкъдим итәргә ниятлиләр.
Тулырак монда укый аласыз.
Украина Русия һөҗүмнәренең артуын белдерде
Русия Украинада һөҗүм темпларын арттыра. Украина саклану министрлыгы вәкиле Александр Мотузяник сүзләренчә, Русия гаскәрләре барлык юнәлешләрдә дә диярлек интенсив атышлар алып бара. Аеруча Харьков һәм Донецки өлкәләрендә актив хәрби һөҗүмнәр бара. Министрлык мәгълүматынча, Русия гаскәрләренең төп максаты – фетнәчел Донецки һәм Луһански өлкәләрендә тулысынча контроль урнаштыру һәм аннексияләнгән Кырым ярымутравына җирдән коридор ачу.
Русия гаскәрләре Азов диңгезе яр буен контрольгә алды, әмма чынлыкта коридор әлегә юк, чөнки булган юллар Мариуполь аша уза, ә бу шәһәрнең бер өлеше элеккегечә украин гаскәрләре контролендә.
Тулырак монда укый аласыз.
АКШның Вәкилләр пулаты Русия белән бәйле активларны Украинага ярдәм итү өчен куллану мөмкинлеге бирүче канун өлгесен хуплы. Сүз 2 млн сумнан зуррак активлар турында бара. Шул исәптән Русия энергия ширкәтләрен милке дә кулланылачак. Моннан тыш Русия хакимиятләре белән хезмәттәшлек ярдәмендә алынган активлар да кулланылачак.
Европа берлеге Украинага пошлина түләмәү мөмкинлеге бирергә ниятли
Европа комиссиясе Европа берлегенә кертелгән украин продукциясенә барлык пошлиналарны һәм квоталарны вакытлыча гамәлдән чыгаруны хуплады. "Бу чаралар сәүдәгә этәргеч булачак һәм Украина икътисадына яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу сугышта җиңү һәм сугыштан соң тернәкләнү өчен бик мөһим. Бу – Европа берлегенең авыр вакытта Украинага ярдәм итәргә ниятләвен күрсәтә", дип язды Европа комиссиясе башлыгы урынбасары Валдис Домбровскис.
Тулырак монда укый аласыз.
Швейцария Русиягә һәм Беларуска каршы яңа санкцияләр кертте
Яңа чаралар күмер, агач, цемент, диңгез азык-төлеге, уылдыкны импортлауга кагыла. Шулай ук санкцияләр "Русиянең сәнәгать мөмкинлеген ныгытуга ярдәм итәргә мөмкин" дип саналган тауарларны (сәнәгать роботлары яки химик эшләнмәләр) экспортлауны тыюны үз эченә ала.
"Швейцариядә Русия ватандашларына яки Русиядә яшәүче физик, юридик затлар өчен трастларны теркәргә ярамый. Мондый трастлар өчен каралган төрле хезмәтләр күрсәтү дә тыелачак", диелә Конфедерация хөкүмәте сайтындагы хәбәрдә.
Уфада ялгыз пикетка чыккан Айсылу Галина 15 мең сум штрафка тартылган
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 31 яшьлек Айсылу Галинага 15 мең сум штраф түләтү карарын чыгарган. Бу хакта Уфа against хәбәр итә.
18 апрельдә Галина Уфаның үзәк базары янына "Нет войне" (“Бетсен сугыш”) дигән шигарь тотып ялгыз пикетка чыккан иде.
Дискредитация маддәсе нигезендә минималь штраф 30 мең сум, әмма ниндидер “гадәттән тыш хәлләр” очрагында аны киметү мөмкин һәм хөкемдар Галинаның кечкенә баласы барлыгын исәпкә алып, аңа штрафны киметкән.