Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:50 30.4.2022

Җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Элмира Кәлимуллина Казанда "Za Россию" концертында катнашачак

1 майда Җиңү паркында "Za Россию" дип аталган марафон кысаларында "патриотик концерт" узачак. Анда җырчылар Фирдүс Тямаев белән Элмира Кәлимуллина да катнашачак.

Украинага каршы сугыш башлаган Русия хакимиятенә теләктәшлек белдерүче татар артистларының саны арта.

10:19 30.4.2022

Русия Украинаның гади кешеләрен Русия хәрби әсирләренә алыштырырга омтылган. Бу Женева конвенциясенә каршы килә

Украина вице-премьеры "Би-Би-Си"га белдергәнчә, әлеге украиннар Русиягә көчләп чыгарылган, һәм Русия ягы аларны алмашу өчен тотык итеп кулланырга теләгән. Ләкин Украина баш тарткан һәм Русиядән Украинаның сивил затларын кайтаруны таләп иткән.

"Анда меңнән артык тотык, шул исәптән 500ләп хатын-кыз барлыгын беләбез. Алар Курски, Брянски, Рязань һәм Ростов төрмәләрендә һәм тикшерү изоляторларында икәнен беләбез", ди Верещук.

10:11 30.4.2022

АКШ Русия белгечләренә Америка эш визасы бирүне гадиләштермәкче

АКШ Русия белгечләренә Америка эш визасы бирүне гадиләштермәкче дип яза Bloomberg.

Шулай итеп Ак йорт Русияне фән, технологияләр, инженерия һәм математика өлкәсендә яхшы белгечләрсез калдырырга тели.

09:09 30.4.2022

Украинадагы сугышның 66нчы көне, 30 апрельгә иртәнге хәбәрләр:

  • БМО мәгълүматыча, Украинадагы сугышта 2899 гади кеше һәлак булган, 3235 кеше яраланган.
  • Американың нефть-газ җиһазлары җитештерүче NOV ширкәте Русиягә инвестицияләрне туктаткан.
  • Владимир Зеленский сүзләренчә, Русия белән тыныч килешүләр туктарга мөмкин. Моның куркынычы зур дип белдергән Украина президенты Польша матбугат чараларына.
  • Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия һәм Украина арасында килешү проекты турында сөйләшүләре видеоэлемтә аша көн саен диярлек бара дигән. "Сөйләшүләр көн тәртибендә шулай ук денафикация, яңа геосәясәт чынбарлыгын тану, санкцияләрне бетерү, урыс теле статусы һәм башкалар", дип белдергән Лавров Кытайның "Синьхуа" басмасына.
  • ОВД-Инфо мәгълүматынча, Русия армиясен дискредитацияләү турында полиция барыгы 1500дән артык беркетмә төзегән.
19:36 29.4.2022

Башкортстаннан тагын бер ир Украинадагы сугышта һәлак булган

Башкортстаннан Айнур Раянов Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу хакта Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев хәбәр итте.

Раянов Яңа Бирде авылында туган, Башкорт аграр университетын тәмамлаган. 2014 елның сентябреннән Пензадагы хәрби бүлектә контракт нигезендә хезмәт иткән. Хатыны һәм ике баласы калган.

19:07 29.4.2022

Польша Украинага 200дән артык Т-72 танкы биргән

Польша Украинага 200дән артык Т-72 танкы һәм берничә дистә хәрби машина җибәргән. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Польша Киевка бер ярым млрд евролык хәрби техника һәм җиһазлар биргән.

Тулырак монда укый аласыз.

17:27 29.4.2022

Украинага каршы сугыш башлаган Русия хакимиятенә теләктәшлек белдерүче татар артистлары халыктан акча да җыя башлады. Алар бу сугышны аңлап бетермәүләрен, ярдәм итәргә теләп кенә җырлауларын әйтә.
Тулырак монда укый аласыз.

16:42 29.4.2022

Яшел Үзәндә автобус тукталышында Татарстаннан Украинада һәлак булучылар исемлеген элгәннәр.

Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

дәвам

XS
SM
MD
LG