Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:10 1.5.2022

Русия оккупациясе вакытында ач калган 84 яшьлек Украина рәссамы вафат

Киев өлкәсендә Украина рәссамы, алтмышынчылар хәрәкәте активисты Любовь Панченко вафат булган. 84 яшьлек хатын-кыз Русия оккупациясе вакытында ач кала. Бу хакта Буча башлыгы Анатолий Федорук хәбәр итте.

"Безнең җәмәгатьчелек зур югалтуларга дучар булды – Буча һәм бөтен Украина тагын бер юмарт, кабатланмас талантын югалтты. Ул – патриотлар мохитеннән, Кремльнең басымына карамастан, совет цензурасы чорында Украина мәдәниятен үстергән алтмышынчылар арасыннан", - дип язган Федорук.

Федорук белдерүенчә, Панченконы КГБ да сындыра алмаган, әмма рәссам яңа Русия һөҗүме вакытында бик нык зыян күргән.

Элегрәк "Україна молода" газеты Панченконың Русия оккупациясе дәвамында Урман Бучасындагы үз йортында ялгызы калуын, ач яшәвен хәбәр итте. Рәссам ятак хастасы була һәм даими тәрбиягә мохтаҗ була. Икенче апрельдә, Бучаны азат иткәч, Панченконы башкала хастаханәсенә китерәләр.

09:43 1.5.2022

1нче майга иртәнге хәбәрләр:

  • Украина инфраструктура министрлыгы Бердянски, Мариуполь, Скадовски һәм Херсон диңгез портларын вакытлыча ябарга булды.
  • Финляндия хакимияте Русиянең газ белән тәэмин ителешен туктатырга әзерләнә. Финляндиянең Gasum ширкәте 20 майга кадәр Русиягә газ түләүләрен рубльгә күчерү шартларын кабул итү-итмәвен хәбәр итәргә тиеш, диде Helsingin Sanomat.
  • Украина вице-премьеры Ирина Верещук чираттагы тапкыр тоткын алмашу турында сөйләде: 14 украин өйгә кайта, аларның җидесе хәрби һәм җидесе тыныч халык.
  • Украина хәрби көчләре дүрт берәмлек зенит коралы, шулай ук Змеиный утравында 40тан артык Русия гаскәрен юк иткән. Бу хакта Facebookта "Көньяк" хәрби идарәсе хәбәрендә әйтелә. Сугыш шартларында низаг тарафлары мәгълүматларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.
18:03 30.4.2022

Кырымда Русия контролендәге хакимият "Бөтенрусия кырымтатарлар җыены" уздырган.

Кырымда Русия контролендәге хакимият "Бөтенрусия кырымтатарлар җыены" уздырган. Хакимият басмалары язуынча, җыенның төп максаты - Русия президентының Украинадагы гамәлләрен хуплап мөрәҗәгать чыгару. Мөрәҗәгать кабул ителгән.

Җыенда төбәк кырымтатар милли-мәдәни мохтарияте башлы Эйваз Умеров кырымтатарларны Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе лидерары белән тәңгәлләштереп карамаска чакырган. "Без аларга кырымтатарлар исеменнән сөйләүне тыябыз", дигән Умеров.

Мәҗлес башлыгы Рефат Чубаров әлеге җыенны "кырымтатарлардан "Путин сәясәтен хуплату" имитациясе" дип атады. "Бүгеге җыен белән Русия ФСБсы тагын бер кат кырымтаталар оккупант илне һәм аның президенты Путинны яклый дип алдарга тырыша. Бу янә уңышсыз чара", дип язды Чубаров.

Чарада 300ләп кеше катнашкан диелә. Башлыча депутатлар, түрәләр, бюджет хезмәткәрләре.

17:40 30.4.2022

Буча янында тагын бер каберлек табылган

"Газапланганнар һәм атылганнар" дип белдерде Киев өлкәсе полициясе Буча районы Мироцкое авылында табылган өч ирнең мәете турында. Алар бер каберлеккә күмелгән булган.

Полиция бу кешеләрне үтерер алдыннан кыйнаганнар һәм газаплаганнар дип саный. Аларның куллары һәм күзләре бәйле булган. Тәннәрендә пуля эзләре дә бар. "Ахырда һәр ирнең колагына атканнар", дип белдерде өлкә полициясе җитәкчесе Андрей Небитов.

Полиция мәгълүматынча, Киев өлкәсендә барлыгы 1202 сивил кешенең җәсәде табылган. Аларны Русия хәрбиләре үтергән дип фаразлана.

Сугыш шартларында низаг тарафлары мәгълүматларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

Русия Украинага басып кергәннән соң Буча һәм Киевның башка шәһәрләре Русия гаскәрләре контроленә күчте. Алар төбәктән киткәннән соң тыныч халык мәетләре табыла башлады. Буча хакимияте хәбәренчә, шәһәрдә 23 апрельгә 412 кешенең җәсәде табылган. Ләкн бу ахыргы саннар түгел. Украина әлеге гамәлләрне кылуда Русия хәрбиләрен гаепли. Русия моңа катышын кире кага.

17:13 30.4.2022

Екатеринбурда Урал федераль университеты студентлар лекциядән чыгып киткән. Анда НАТО һәм Украинаның зыяны турында сөйләгән булганнар. Видеоны сәясәтче Любовь Соболь чыгарды.

16:10 30.4.2022

Украина Киевщинада "адашкан" Татарстан хәрбие турында хәбәр итте

Украина президенты Офисы башлыгы киңәшчесе, сәясәтче Алексей Арестович Киевщинада "адашкан" Татарстан хәрбиен табулары турында сөйләде.

21 яшьлек пулеметчы адашкан, Русия армиясе аны ташлап киткән дип хәбәр итә Украина полициясе. Егет Гостролучье авылында табылган. Оккупант Украина иминлек хезмәтенең төбәк идарәсенә тапшырылган диелә. Егетнең исеме әйтелми.

15:01 30.4.2022

Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Камышеваха авылына һөҗүм иткән

30 апрель көндез Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Камышеваха авылына һөҗүм иткән. Бер снаряд мәктәпкә эләккән.

Өлкә хакимияте башлыгы Сергей Гайдау сүзләренчә, авыл советы бинасы да җимерелгән. Моннан тыш, ике катлы йортка зыян килгән. Һөҗүм вакытында йортта ике кеше булган. Корбаннар турында мәгълүмат соңрак ачыкланачак диелә.

13:51 30.4.2022

Донецки өлкәсендә атышларда дүрт гади кеше, шул исәптәп бер бала үлгән

Донецки өлкәсе полициясе Русия гаскәре атышлары нәтиҗәсендә тәүлек эчендә дүрт кешенең һәлак булуын белдерә. Алар арасында бер бала да бар диелә. Полиция шулай ук сигез кешенең яралануын да хәбәр итте. Алар арасында да балалар бар. Һөҗүмгә 12 авыл һәм шәһәр эләккән, барлыгы 36 объект, шул исәптән мәктәп, хастаханә һәм торак йортларга зыян килгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG