Путин оешма башлыкларыннан ФСБ хезмәткәрләренә аларның челтәрләренә керү мөмкинлеген бирүне таләп итә
Русия президенты Владимир Путин Русия хакимияте органнарына һәм дәүләт ширкәтләренә 2025 елның 1 гыйнварыннан мәгълүматны яклау чараларының дустанә булмаган илләрдә эшләнгәннәрен куллануны тыйды. Мондый тәртип Русия президентының якшәмбе имзалаган "Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итнең өстәмә чаралары турында" фәрманында бар.
Документта шулай ук мәгълүмат куркынычсызлыгы өчен җаваплы җитәкчеләрнең урынбасарлары һәм хакер һөҗүмнәреннән яклау өчен җаваплы структур бүлекчәләр төзү турындагы норма бар.
Фәрман шулай ук оешма җитәкчеләреннән ФСБ хезмәткәрләре мәгълүмати куркынычсызлык саклау торышын күзәтә алсын өчен үзләренең мәгълүмати ресурсларына каршылыксыз кертүне таләп итә. Әлеге таләпнең үтәлүе тәэмин ителерлек күчеш чорының вакытын федераль куркынычсызлык хезмәте үз күрсәтмәсе белән билгеләргә тиеш.
"Слуга народа" фракциясе башлыгы Давид Арахамия һәм вице-премьер Ирина Верещук "Азовсталь"дан йөзгә якын тыныч халыкның чыгарылуы турында сөйләделәр. Верещук әйтүенчә, Украина, Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) һәм Халыкара Кызыл Хач Комитеты бергәләшеп "сугыш башланганнан бирле иң авыр чара" үткәрде.
Украинадагы сугышта Чаллыдан Наил Хәлиуллин һәлак булган
Украинадагы сугышта Чаллы шәһәреннән 49 яшьлек Наил Хәлиуллин һәлак булган. Ул, үз теләге белән, 8 апрельдә сугышка чыгып киткән булган. Хәлиуллинның хатыны, өч баласы калган.
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җирләү чыгымнарын үз өстенә алачак. Бу хакта "Казанский репортер"га Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Украинадагы сугышка теләктәшлек билгесе булган Z тамгасы Казан урамындагы рекламнарда да еш кулланыла.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
Харьковның төньяк һәм көнчыгыш районнарында яшәүчеләрне көне буе качып утырган урыннарыннан чыкмаска өндиләр. Бу турыда төбәк дәүләт идарәсе башлыгы Олег Синегубов игълан итте. Мондый белдерү Харьковны утка тоту белән бәйле.
"Һава тревогасы булмаган очракта да уяу булыгыз, беренче чиратта - иминлек", ди Синегубов.
Харьков мэры Игорь Терехов шәһәрдә торакның 25% яраксыз булуын, мәктәпләрнең 50% җимерелүен әйтте. 1 май иртәсендә Украина хәрби көчләренең баш штабы хәбәр иткәнчә, Русия төркемнәре Харьковка һөҗүмнәрен дәвам итә.
Уфадан Донбасска чираттагы һуманитар ярдәм поезды китте
"Подслушано в Уфе" телеграм каналы язуынча, бу юлы 60 тонна төзелеш материаллары җибәрелгән. Элегрәк биш машинада 570 тонна әйбер җибәрелгән иде.
Идел буе төбәкләре арасында Татарстан һәм Башкортстан иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар.
Британия тышкы эшләр министрлыгы Русияне "трольләр фабрикасын" куллануда гаепләде
Британия тышкы эшләр министрлыгы Русияне Украинада сугыш турында ялган мәгълүмат тарату һәм социаль челтәрләрдә төрле ил сәясәтчеләренә һөҗүм итү өчен "трольләр фабрикасын" куллануда гаепләде.
Британия бу мәгълүмат тикшерүләр нәтиҗәсендә алынды, дип белдерә, әмма тикшерү нәтиҗәләре бастырылмаган. Форин-офис мәгълүматларына караганда, "трольләр фабрикасы" Telegram, Twitter, Facebook һәм TikTok ны чит ил сәясәтчеләре аккаунтларында Русия яклы шәрехләр бастыру өчен куллана.
Daily Mail хәбәр иткәнчә, мондый һөҗүмгә, аерым алганда, Британия премьер-министры Борис Джонсон, Германия канцлеры Олаф Шольц, Европа берлегенең тышкы сәясәт идарәсе башлыгы Жозеп Боррель дучар булган.
"Трольләр фабрикасы"н кайбер басмалар Cyber Front Z дип атыйлар. Оешма шулай ук яңа тарафдарлар җәлеп итү һәм аларны координацияләү өчен Telegram платформасын куллана. Telegram'да шундый ук исемдәге канал бар, аңа 94 меңнән артык кеше язылган. Анда Русиянең Украинага берәп керүен хуплаучы пропаганда хәбәрләре бастырыла.
"Без Кремльгә һәм аның күләгәсендәге “троль фермалары”на аларның Путин сугышы турындагы ялганнары белән үзебезнең онлайн мохитебезне басып алуларын рөхсәт итә алмыйбыз", дип белдерде Британия тышкы эшләр министры Лиз Трасс.
Кытай көйләгечләре банклар белән чит илдәге активларны Америка кертергә мөмкин санкцияләрдән яклау ысуллары турында фикер алышты, дип яза Financial Times. Газета чыганаклары мәгълүматына караганда, Пекин, илдә хәрби низаг яки башка кризис була калса, Русиягә каршы кулланылган кебек чикләүләр кертүдән курка.
Эчке киңәшмә 22 апрельдә уза, анда Үзәк банк, Кытайның финанс министрлыгы, эре чит ил һәм Кытай банклары вәкилләре катнаша.
Киңәшмәдә Кытайга каршы санкцияләр кертергә мөмкин булган сценарийлар телгә алынмый. FT мәгълүматынча, ихтимал сәбәп Кытайның Тайваньга басып керүе булырга мөмкин.
Британия газеты чыганакларының берсе белдерүенчә, Кытай банк системы долларлы активларны туңыруга яки SWIFTтан аеруга әзер түгел.