"Дом" һәм UA телеканаллары журналисты Александр Махов Изюм шәһәре тирәсендәге атышлар вакытында һәлак булды, дип хәбәр итә "Радiо Свобода" журналисты Марьян Кушнир.
Махов Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге сугыш зонасында эшләгән, шулай ук "Военкор" подкастын алып барган. Ул Русия бәреп керү белән фронтка киткән.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларына караганда, Украинада барган сугыш Русия халкын берләштергән. Сораштыруда катнашкан 61 процент халык шулай дип җавап биргән. Бары тик 20 процент кына моңа капма-каршы фикер белдергән.
Шулай ук 61 процент халык Русия җәмгыяте көнбатышныкыннан гаделрәк дип белдергән, 17 процент моның белән килешмәгән.
Тулырак монда укый аласыз.
Мариуполь: сугышка кадәр һәм хәзер
Украинаның Мариуполь шәһәре Русия һөҗүменә кадәр чәчәк аткан сәнәгать шәһәре иде. Элек аның нинди булганын һәм хәзер нинди хәлдә калганын безнең галереяда чагыштырып карый аласыз.
Татарстанның Яңа Чишмә район үзәге егете Владислав Курбатов Украинага каршы сугышта һәлак булган. 23 яшьлек Курбатов сугышта кече сержант вазифасында катнашкан. Аның нинди шартларда һәлак булуы хәбәр ителми.
Европа берлеге русияләргә күчемсез милек сатуны тыярга тәкъдим итә
Европа берлеге Мәскәүгә каршы яңа чикләүләр пакеты кысаларында Русия ватандашларына берлек илләрендә күчемсез милек сатуны тыярга тәкъдим итә. Мондый чикләү юридик затларга да кагылырга мөмкин. Bloomberg-тагы документ текстына караганда, Европа берлеге илләре һәм Швейцария ватандашлыгына ия булган яки ул илләрдә яшәү хокукы булган русияләргә бу чикләүләр кагылмаячак.
Тынычлык яклылар Русиядә үз карашын нинди ысуллар белән белдерә
Украинага каршы сугышның 70нче көне бара. Мәскәүнең бу агрессиясе Русия халкының тормышын нык начарайтса, илгә фронттан табутлар агылса да, 29 апрельдә Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) 24 февральдә сугыш башларга фәрман биргән президент Владимир Путин гамәлләрен хуплаучылар 80ләп процент булуын белдерде. Әмма сугышның беренче көненнән үк тынычлыкны яклап Русиядә күптөрле протест чаралары да уза тора. Сугышка каршыларны җәзалау өчен Русия думасы тагын да кырысрак канун чыгарды. Ул арада тынычлык тарафдарлары да яңадан-яңа көрәш ысуллары уйлап чыгара. Азатлык русияләрнең тынычлык өчен ничек көрәшүе турында күзәтү әзерләде. Аны монда укый аласыз.
Путинның Украинага каршы сугыш башлау мөрәҗәгате төшерелгәннән соң аның шәхси операторы эштән киткән
Русия президенты Владимир Путинның шәхси операторы сәясәтченең Украинага каршы сугыш башлау турындагы мөрәҗәгатен видеога төшергәннән соң эштән киткән. Бу хакта ул "Проект" басмасына сөйләгән. Президентның өч операторының берсе булган Илья Филатов эштән китүенең сугыш белән ничек тә булса бәйле булуын кире каккан.
"Һөнәремдә иң биек югарылыкка җиттем. Шуңа өстәп, күп айлар карантинда утырудан ардым", дип аңлаткан ул үз карарын.
Аның танышлары исә президент белән эшләү даими изоляциядә булуны таләп итә дип сөйләгән, изоляциядәгеләрнең күбесе артык күп хәмер куллана башлый дигәннәр.
Тулырак монда укый аласыз.
Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Z һәм V тамгаларын кулланмаска киңәш итә
Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Z һәм V тамгаларын кулланмаска киңәш итә. Бу тамгалар миллатара нәфрәт уятуга китерергә мөмкин диелә.
Кыргызтанда Z һәм V тамгалары рәсми рәвештә тыелмаган. Ләкин аларны кулландырмау өчен кайбер кисәтү эшләре алып барыла дип яза ТАСС.
Z хәрефе ябыштырлган машина хуҗаларына "транспорт чарасында оператив хезмәтләрнең махсус графикалы схемаларын канунсыз ябыштыру" маддәсе нигезендә штраф салына.