Австрия канцлеры Карл Нехаммер Мәскәүгә Путин белән сөйләшергә килә.
Kronen Zeitung газеты язуынча, очрашу 11 апрельдә булырга мөмкин. Сәфәрнең максаты дип "күперләр торгызу" атала.
Әгәр Нехаммер чынлап та килсә, бу сугыш башланганнан бирле Европадан Мәскәүгә килүче беренче дәүләт башлыгы булачак. Элегрәк Нехаммер Владимир Зеленский белән Киевта очрашты һәм Бучага барды.
Украина баш хәрби идарәсе Русия Украинаның көнчыгышында һөҗүмгә көч туплый дип белдерде. “Якын көннәрдә һөҗүмне яңартырга тырышып карарлар кебек”, диелә. Украина президенты Владимир Зеленский узган төндәге мөрәҗәгатендә Русия гаскәрләре илнең көнчыгышында “киңкүләмлерәк гамәлләр” башлаячак дип әйтте. “Безгә каршы тагын да күбрәк ракеталар, авиабомбалар кулланылырга мөмкин, әмма без аларның гамәлләренә әзерләнеп торабыз, җавап бирәчәкбез”, диде Украина президенты.
"Таймс": Финляндия һәм Швеция җәен НАТО кушылырга мөмкин
“Таймс” британ басмасы АКШтагы чыганакларына таянып, бу елның җәендә үк Финляндия белән Швеция НАТОга кушылырга мөмкин дип белдерә. Бу Русиянең Украинага сугыш алып баруы нәтиҗәсе, Русиянең “зур стратегик хатасы” дип яза чыганак. Финляндия һәм Швециянең альянска кушылу мәсьәләсе узган атнада НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуына каралган. Финляндия НАТОга гаризасын июнь аенда тапшырачак дип көтелә. Шуннан соң аңа Швеция дә кушылачак, дип яза “Таймс”.
Узган кичтә Рамзан Кадыйров чираттагы видео мөрәҗәгать белән чыкты. Чечня башлыгы беренче чиратта Луһански һәм Донецкины “азат” итәчәкләрен әйтә. Һөҗүм Мариуполь белән генә тукталмаячак. Алга таба Киевны һәм башка шәһәрләрне дә басып алачакларын сөйли Кадыйров. Ул хәрби җитәкчеләрдән хисап һәм сугыш булачак урыннар билгеләнгән харита алуын белдерә.
Русиянең электрон җиһазлар сатуга махсуслашкан сәүдә челтәрләре, кытлык вазгыятендә, кулланылышта булган смартфоннарны сатып алу һәм аларны кабат сатуга чыгару програмнары булдырган, дип яза "Коммерсантъ". Аерым алганда мондый програмнар "Связной" һәм "Ситилинк"та бар диелә. Дефицит һәм бәяләр үсү сәбәпле, тотылган телефоннарны алып сату програмнары барлык сәүдә челтәрләрендә дә барлыкка киләчәк, дип саный газет сораштырган белгечләр.
Башкортстаннан тагын бер егет Украинадагы сугышта һәлак булган
Денис Ярославцев – Дуван районының Ярославка авылы егете. Аның үлеме турында Дуван районы башлыгы Фаил Мөхәммәдиев ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итте.
Ярославцев 2003 елның 25 октябрендә туган. 2019 елда Ярославка авылының тугыз еллык мәктәбен тәмамлаган. Дуван күп профильле көллиятендә белем алган. Узган ел тракторчылык белгеченә укырга күчерелгән.
2021 елның ноябрендә үз теләге белән гаскәргә киткән диелә. Хәрби хезмәтне Белгород өлкәсенең Валуйки шәһәрендәге 34670 хәрби бүлектә үтәгән.
АКШ белән Һиндстан Украинадагы сугыш һәм Русиядән нефть сатып алуны киметү турында сөйләшәчәк
Бүген АКШ президенты Джо Байден Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән видео элемтә аша сөйләшү үткәрәчәк. Ак йорт белдерүенчә, көн тәртибендә Русиянең Украинага карата алып барган сугышы, азык-төлек һәм чимал (нефть) базары темалары булачак.
“Рейтер” агентлыгы белдерүенчә, АКШ Һиндстанның Русиядән нефть сатып алуны арттыруына каршы булуын җиткерәчәк.
Украинада сугыш башланганнан соң, Һиндстан Русиядән 13 млн мичкә нефть сатып алган. Көнбатыш санкцияләре кертелгәннән соң, Русия нефтьне зур ташламалар белән саткан. “Рейтер” хәбәр иткәнчә, 2021 елда Һиндстан Русиядән барлыгы 16 млн мичкә нефть сатып алган булган.
Мәскәү биржасы ачылганда доллар курсы 6 сумга (7,9 процентка) артып, 82,095 сумга җитте. Соңрак АКШ акчасы үсеше кимеде, ул 79 сумга төште. Евро – 6,1 сумга күтәрелде һәм 88,75 сумга җитте. Юань – 63 тиенгә арткан. Рубльнең төшүе Русия Үзәк банкының чит ил акчасын сатып алуга кертелгән 12 процентлык комиссиясе бетерелүе белән бәйле. Русия банкының әлеге карары 11 апрельдән гамәлгә керде.
Әмма биржадагы доллар курсы рубльнең чын бәясен чагылдырмый - рублнең соңгы көннәрдәге үсешенә нигездә Русия Үзәк банкының көчле интервенцияләре нәтиҗәсендә генә ирешелде. Моның өчен банк үзендәге валюта резерваларын куллана һәм доллар сатып алуга төрле чикләүләр кулланып килә. Кара базарда бер доллар 99-115 сум арасында бәяләнә.