Уфалар хәерчелекнең яңа дәрәҗәсен күзәтә: хәзер хәтта арзанлы сырны да урлаудан саклый башлаганнар. Элек мондый чаралар кыйммәтле хәмергә һәм кызыл уылдыкка карата күрелә иде.
"Азык-төлек кибетләрендә урлаудан саклый торган тауарлар исемлеге арта башлады. Хәзер сак астына 309 сумлык сыр да эләгә ", – дип язган бер Уфа кешесе һәм кибеттәге сырның фотографиясе белән уртаклашкан.
"Сыр өчен космик бәя ясадылар. Бәләбәй сыр заводын штрафка тартырга кирәк, монополиягә каршы инспекциягә дә язарга кирәк. Нинди шатлыктан бәяне күтәрделәр ", - дип язалар комментарларда.
"Кибетләрдә еш кына сыр һәм казылыкны, әйтик, яңадан сату өчен урлыйлар", - дип өстәгән Светлана Р. исемле интернет кулланучы. Бу турыда NewsBash.ru порталы яза.
Мәскәүдә һөнәри уңыш казанып, Казанга күченгән финанс белгече, юрист Ленар Рахманов март башында гаиләсе белән Төркиягә күченүен хәбәр итте. Азатлык аның белән башка илгә күченү сәбәпләре, халыкның финанс белеме дәрәҗәсе турында сөйләште. Ленар кайчандыр кулак дип сөрелгән мулла бабасын да, мөһаҗирлекне сайлаган татар шәхесләрен дә бу көннәрдә бик еш искә алуын сөйләде.
"Выход" исемле ЛГБТ төркеме Русиядән китәргә мәҗбүр булды
Инициаторлар бүтән үз такымына куркынычсызлык гарантияли алмавын, шуңа күрә күченү турында карар кабул итүен хәбәр итте. "Выход" психологик һәм юридик ярдәм күрсәтүне чит илдән дәвам итәчәк, оешма халыкара хәрәкәт булырга планлаштыра.
"Без кайчан да булса яңадан Русиягә кайта алачагыбызга, ишекләребезне ачып, безнең өчен кадерле булган барлык кешеләр белән очраша алуыбызга ышанабыз. Ә әлегә без бу көнне якынайту өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез, - дип хәбәр итте "Выход" башкарма мөдире Александр Воронов.
"Выход" ЛГБТ- төркеме – ЛГБТ*, гендер-билгесез һәм интерсекс кешеләргә ярдәм оешма. Алар ярдәм төркемнәре җыялар, ата-аналар клубы һәм бер җенесле гаиләләр өчен очрашулар, транс-кешеләр өчен консультацияләр уздыралар, шулай ук ЛГБТ кешеләргә эшкә урнашырга ярдәм итәләр.
"Выход" үз эшчәнлеген 2008 елда Петербурда башлап җибәрә, җәмгыятьнең төрле өлешләре арасында диалог өчен мәйданчыклар булдыра. Аларның ярдәме белән 2009 елдан бирлде Петербурда "КвирФест" Халыкара фестивале уза.
КФУ хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын Украина качакларына бирергә тәкъдим ителгән
Казан федераль университеты хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын Украина качакларына бирергә тәкъдим ителгән. Бу хакта уку йортының ректор вазифаларын башкаручы Дмитрий Таюрский имзалаган документта әйтелә.
"КФУ хезмәткәрләре профкомы Украинадан килгән качакларга КФУның һәрбер хезмәткәреннән бер көнлек хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыкты", диелә анда.
Документта КФУның һәр бүлегендә җыелыш җыярга һәм карар кабул итәргә кирәк диелгән. Җыелышларның нәтиҗәсе 22 апрельгә кадәр җиткерелергә тиеш.
Тулырак монда.
Украинада сугыш башланганнан соң илдән киткән Тимур Бикмәмбәтов һәм Чулпан Хаматова "Алтын битлек" тантанасында катнаша алмадылар
Русиянең төп театр бүләгенә быел Илгиз Зәйниев пьесасына куелган "Хуҗа Насретдин" спектакле лаек дип табылды. Әсәрне Мәскәүдәге "Милләтләр театры" сәхнәсендә билгеле режиссер Тимур Бикмәмбәтов куйган.
Шушы театрның "Горбачев" спектакле дә быел "Алтын битлек"кә ия булды. Анда төп рольне Чулпан Хаматова башкара.
Русиянең төп театр бүләгенә быел Татарстаннан биш театр 20 номинациядә катнашты, әмма берсе дә җиңә алмады.
Кемнәр җиңгәне һәм кемнәр җиңмәгәне турында тулырак монда.
21 апрель иртәсенең төп хәбәрләре:
- Мариупольдагы "Азовсталь" корылмасыннан һуманитар коридорны беркем дә кулланмады. Рамзан Кадыйров бүген "төшкә кадәр" яки "төштән соң" "Азовсталь" Русия хәрбиләре кулына күчәчәк дип белдерде.
- АКШ Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте. Чикләүләргә Транскапиталбанк, Русия үзәк банкы җитәкчесе урынбасары Ксения Юдаева, "Открытие" банкына бәйле русияләр өстәлгән.
- Германия Русия нефтеннән 2022 елның азагына кадәр баш тартачак, дип белдерде Германиянең чит эшләре министры Анналена Бербок.
- Украина һәм Русия арасында килешү процессы торгызылырга мөмкин. Украина Русиядән килешү тәкъдимнәрен алуын раслады, хәзерге вакытта алар өйрәнелә.
- Тәмәкеләр җитештерүче Imperial Brands ширкәте Русиядәге бизнесны инвесторларга тапшыра. Мондый карар Русиянең Украинага һөҗүме аркасында кабул ителгән.
Татарстаннан чираттагы үлем турында хәбәр
Кайбыч районыннан Артем Нагоркин Олы Подберезье авылыннан булган. 2017 елда ул хәрби хезмәткә киткән, шуннан соң контракт нигезендә Ростов өлкәсендә хезмәт итүен дәвам иткән, танк командиры булган.
Русия Украинада башлаган сугышта Артем 17 апрель көнне һәлак булган.
Binance криптобиржасы Русия мөштәриләрен чикләргә карар кылган
Дөньяда иң зур саналган Binance криптобиржасы хисапларында €10 меңнән күбрәк активлары булган Русия мөштәриләрен сату-алуда катнашудан вакытлыча читләштерергә булды. Бу мөштәриләр акчаларын бары тик башка криптоянчыкларга чыгара алачак.
Шул ук вакытта, Русиядән читтә яшәүче русияләр аккаунтлары актив калачак, дип хәбәр ителә.