4 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Узган төндә Украинаның берничә төбәгендә авыллар утка тотылды. Украина кораллы көчләре мәгълүматынча, сишәмбе кич "18ләп канатлы ракет җибәрелгән, алар кимендә алты тимер юл станциясенә эләккән.
- Львов шәһәренең яртысында электр тәэминәте өзелгән, поездлар тоткарлана. Сишәмбе төнгә каршы шәһәргә һөҗүмнәр булды. Нәтиҗәдә өч электр подстанциясенә зыян килгән.
- Владимир Зеленский Украинаны торгызуда Русия һәм Европа илләре катнашырга тиеш дип саный.
- Европа берлеге Русиядән нефть импортлауны ярты ел эчендә туктатырга телим дип яза медиа.
- Төнья Кореяның Япон диңгезенә таба баллистик ракета җибәрүе турында хәбәр ителә.
АКШ президенты Джо Байден "Джавелин" ракетлары заводында булды
600ләп эшчесе булган завод соңгы 20 елда 50 меңнән артык Javelin ракеты эшләр чыгарган.
Байден сүзләренчә, шул исәптән Америка ярдәме белән урыс гаскәрләре Украинада күп очракта куелган максатларга ирешә алмыйча "җүләр булып кала". Хәбәрне тулысынча монда укып була.
Башкортстанда ике айда Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 20 административ эш ачылган
20 эшнең 19ы каралган, 18 эштә 15 меңнән 45 мең сумга кадәр штрафлар салынган, аларның гомуми күләме 505 мең сум булган. Бер эшне яңадан караячаклар.
Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.
Башкортстанда Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен 40 мең сумлык беренче штраф 9 мартта, Уфада яшәүче иргә бирелгән.
Ул Русия кораллы көчләрен ил мәнфәгатьләрен яклау максатында куллануга комачауларга чакырган диелә. Эш материалларына күрә, канун бозучы шәһәр шурасы бинасы каршындагы мәйданда плакат тотып торган. Мартта Башкортстанда бу маддә нигезендә 370 мең сумлык 12 штраф салганнар.
Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
"Агора" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, Русиядә сугышка каршы сүзләр һәм чыгышларга бәйле кимендә 40 эш ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
Сугыш башыннан бирле 15 меңнән артык кеше тоткарланган, дистәләгән җинаять эше ачылган. Илдә хәрби цензура бар, ул мәгълүмат чараларына сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктыртырга рөхсәт итә
Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Русия каршы яңа санкцияләр исемлеген тиште
- Русиядән нефть импортлауны тыю.
- "Сбер"ны һәм тагын ике банкны SWIFT-тан аеру. Фон дер Ляйен калган ике банкның исемен атамады, Politico мәгълүматынча, бу Россельхозбанк һәм Московский кредитный банк.
- Европа берлегендә Русиянең өч эре телеканаллары тапшыруларын туктату. Каналлар исемнәре аталмый.
- Бучада тыныч халыкны үтерүгә катышы булган дип фаразланган офицерларга шәхси чикләүләр.
- AFP шулай ук патриарх Кириллга да чикләүләр кертеләчәк дип яза.
Украина рәсмие: Соңгы тәүлектә Киев өлкәсендә тагын 20 сивил кеше мәете табылды
Киев өлкәсе полициясе башлыгы Андрей Небытов соңгы бер тәүлектә Киев өлкәсендә Русия хәрбиләре үтергән тагын 20 сивил кешенең мәете табылуын белдерде. Аның сүзләренчә, 4 майга өлкәдә барлыгы 1235 тыныч кешенең мәете табылган. Шуларның 282сенең кемнәр булуы әлегә ачыкланмаган.
Небытов Русия хәрбиләренең күп кенә кешене Русиягә алып китүен дә әйтте һәм туганнарның, якыннарның югалуы турында кичекмичә полициягә хәбәр итәргә кирәклеген белдерде.
Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Z һәм V тамгаларын кулланмаска киңәш итә
Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Z һәм V тамгаларын кулланмаска киңәш итә. Бу тамгалар миллатара нәфрәт уятуга китерергә мөмкин диелә.
Кыргызтанда Z һәм V тамгалары рәсми рәвештә тыелмаган. Ләкин аларны кулландырмау өчен кайбер кисәтү эшләре алып барыла дип яза ТАСС.
Z хәрефе ябыштырлган машина хуҗаларына "транспорт чарасында оператив хезмәтләрнең махсус графикалы схемаларын канунсыз ябыштыру" маддәсе нигезендә штраф салына.
Путинның Украинага каршы сугыш башлау мөрәҗәгате төшерелгәннән соң аның шәхси операторы эштән киткән
Русия президенты Владимир Путинның шәхси операторы сәясәтченең Украинага каршы сугыш башлау турындагы мөрәҗәгатен видеога төшергәннән соң эштән киткән. Бу хакта ул "Проект" басмасына сөйләгән. Президентның өч операторының берсе булган Илья Филатов эштән китүенең сугыш белән ничек тә булса бәйле булуын кире каккан.
"Һөнәремдә иң биек югарылыкка җиттем. Шуңа өстәп, күп айлар карантинда утырудан ардым", дип аңлаткан ул үз карарын.
Аның танышлары исә президент белән эшләү даими изоляциядә булуны таләп итә дип сөйләгән, изоляциядәгеләрнең күбесе артык күп хәмер куллана башлый дигәннәр.
Тулырак монда укый аласыз.
Тынычлык яклылар Русиядә үз карашын нинди ысуллар белән белдерә
Украинага каршы сугышның 70нче көне бара. Мәскәүнең бу агрессиясе Русия халкының тормышын нык начарайтса, илгә фронттан табутлар агылса да, 29 апрельдә Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) 24 февральдә сугыш башларга фәрман биргән президент Владимир Путин гамәлләрен хуплаучылар 80ләп процент булуын белдерде. Әмма сугышның беренче көненнән үк тынычлыкны яклап Русиядә күптөрле протест чаралары да уза тора. Сугышка каршыларны җәзалау өчен Русия думасы тагын да кырысрак канун чыгарды. Ул арада тынычлык тарафдарлары да яңадан-яңа көрәш ысуллары уйлап чыгара. Азатлык русияләрнең тынычлык өчен ничек көрәшүе турында күзәтү әзерләде. Аны монда укый аласыз.