Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:08 11.5.2022

Русия Украина аша газ җибәрүен дәвам итә

Русиянең "Газпром" ширкәте Украинаның газ-транспорт системы белән Украина аша 72 миллион кубометр газ җибәрү турында килешкән. Әлеге газ "Суджа" станциясе аша куылачак, бу станция Украина контролендә.

Русия тарафлы фетнәчеләр яулап алган "Сохрановка" станциясе аша газ җибәрү туктатылган дип хәбәр ителә.

16:42 11.5.2022

Сугыш йогынтысы. Рубль озакка чыдармы?

Русия хакимияте рубльнең АКШ долларына һәм еврога карата көчәя баруын белдерде. Үзәк банк исәпләвенчә, узган атна ахырында 1 доллар 66 сум торган. Ә Русия Украинага бәреп кергән атнада рубль ул бәядән ике мәртәбә арзанрак иде.

"Idel.Реалии" Лондондагы "Капитал экономикс" (Capital Economics Ltd) ширкәтенең рубль курсы нигә шулай булуны һәм мондый курсның икътисадка файдалы булу-булмавын аңлатучы хисабын өйрәнгән.

Белгечләр фикере белән монда таныша аласыз.

17:27 11.5.2022

Британия һәм Швеция иминлек гарантияләре турында килешү имзалады

Әлеге килешү нигезендә ике илнең күзләү хезмәтләре арасында тыгыз хезмәттәшлеге, өстәмә уртак күнегүләр уздыру күздә тотыла, ә Швециягә һөҗүм булган очракта, Британия хәрби ярдәм күрсәтергә тиеш булачак.

Якын арада нәкъ шундый ук килешү Финляндия белән дә имзаланачак.

Элегрәк Швеция һәм Финляндия НАТОга кушылу теләген белдергән иде.

18:21 11.5.2022

"Za Россию" концертлары 100 миллион сумга төшкән

Апрель-май башында Русия төбәкләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда узган "Za Россию" концерт програмы Русия бюджетына 100 миллион сумга төшкән. Бу - Русиядә музыкаль чыгышларга түләү өчен иң кыйммәтле дәүләт килешүе, дип яза ВВСның урыс хезмәте.

  • Русия хакимиятен хуплаган концертлардан тыш, әйтик Татарстанда Донбасска һәм Донбасс качакларына акча һәм һуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концертлары да уздырыла башлады.
  • Татарстанның Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йортында шундый хәйрия концерты оештырылды. Донбасс кешеләренә ярдәм итү өчен "Мәрхәмәтле йөрәк" дигән бу чараны оештыруны авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев тәкъдим иткән.
  • Халыктан җыелган акчалар һәм әйберләр Чаллыдагы "Жемчужина" шифаханәсендә урнаштырылган "качакларга биреләчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.
  • Элегрәк Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышлана, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәреләчәк, диелде.
18:37 11.5.2022

❗️ Чехия парламенты Русиянең Украинага каршы агрессиясен геноцид дип таныды

Элеграк нәкъ шундый карарны Литва парламенты кабул иткән иде.

20:05 11.5.2022

Украина тагын бер торак пунктын азат иткән

Украина хәрбиләре Харьков өлкәсендә тагын бер торак пунктын азат иткән. Бу — Украина хәрбиләренең берничә көн элек башлаган һөҗүме нәтиҗәсе. Бу көннәр эчендә инде 10 торак пункты азат ителгән. Украина баш хәрби штабы белдерүенчә, Мариупольнең “Азовсталь” заводындагы сугышны исәпкә алмаганда, башка юнәлешләрдә интенсив атышлар булмаган.

21:03 11.5.2022

Яшин Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнә

Русиядә сәяси оппозиция вәкиле Илья Яшин үзенә карата Русия административ хокук бозу кодексының 20.3.3 маддәсе ("Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү") нигезендә дүрт беркетмә төзүләре турында белдерде. Бу хакта ул үзенең фейсбугында хәбәр итә.

"Минем позициям гади. Беркемнән качарга җыенмыйм, үз сүземнән кире кайтмыйм. Мин сугышка каршы, чөнки Русия патриоты. Ә армияне, минем карашымча, бу җинаятьчел сугышны башлап җибәргән кешеләр дискредитацияли", дип яза Яшин.

Әлеге маддә буенча максималь җәза - 50 мең сумга кадәр штраф. Әмма ел дәвамында кылынган кабат хокук бозу очрагында җинаять эше кузгатылырга мөмкин, инде аның нигезендә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

09:29 12.5.2022

12 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:

Белгород өлкәсе Солохи авылына Украина ягыннан ату вакытында бер кеше үлде, алты кеше яраланды. Бу турыда Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Украинада сугыш башланганнан бирле бу Русиянең тыныч халкы арасыннан беренче корбан булды.

Al Jazeera журналисты Ширин Абу Акле Палестина качаклар аланында Израиль хәрбиләре һөҗүмен яктыртканда башына пуля тиеп һәлак булды.

Украина Европага газ җибәрү өчен бер генә юл калдырды, дип белдерде "Газпром" вәкиле Сергей Куприянов. Шуның аркасында Европага газ күчерү 34%ка кимегән

Финляндиядә мәхкәмә приставлары “Московский Комсомолец” газетасының баш мөхәррире Павел Гусевның дачасы һәм җиренә арест салганнар . Бу турыда YLE һәм Helsingin Sanomat хәбәр итә. Европа берлеге мәгълүматларынча, “Московский Комсомолец” Кремль риторикасын һәм гамәлләрен хуплый, ә Гусев Русия президенты Владимир Путинның ышанычлы вәкиле булып санала.

Март һәм апрель айларында телевидениене иң ышанычлы мәгълүмат чыганагы дип саный торган русияләр өлеше кимегән. Социаль челтәрләр һәм Телеграмга ышаныч, киресенчә, арткан. Бу хакта GroupM реклама төркеме тикшерүендә әйтелә дип яза Коммерсант.

дәвам

XS
SM
MD
LG