Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Белорет районы Тирлән авылыннан 39 яшьлек Альберт Кәримов Баш күзләү идарәсе махсус хезмәте подполковнигы булган. Аның белән хушлашу бүген булачак, дип яза mkset. Хушлашудан соң матәм митингы узачак.
Азатлык Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан һәлак булган кешеләрнең исемлеген туплап бара.
Финляндия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Һельсинки һәм Стокһольм инде киләсе атнада ук НАТОга керүгә гариза тапшыра ала. Җәмәгать фикерен белешү сораштыруларына күрә, Украинада сугыш башлангач, Швециядә бу карарны яклаучылар саны 57%ка, Финляндиядә - 76% ка арткан.
Украина командиры Илон Масктан ярдәм сорый
Мариупольдәге “Азовсталь” заводы җирлеген саклаучы Украина кораллы көчләре хәрби-диңгез флоты бригадасы командиры Серхий Волынский (Волына) планетаның иң бай кешесе, югары технологияләр инициаторы Илон Маскка мөрәҗәгать итте. Командир Русия агрессиясенә каршы көрәштә Украинаны яклавы белән билгеле булган Масктан Азовсталь заводы территориясендә калган солдатларны һәм яралыларны эвакуацияләүдә ярдәм сорый.
Украина ягы “Азовсталь”не саклаучыларны, беренче чиратта, яралыларны Русия әсирләренә алыштырырга тәкъдим итә. Украин сугышчыларын өченче ил территориясенә күчерү тәкъдим ителә, алар анда сугыш беткәнче калачак, диелә. Әлегә бу сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде.
Украинадагы сугыш аркасында даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык күзәтелә
Украинадагы сугыш аркасында даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык күзәтелә. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Росздравнадзор даруларга бернинди кытлык булмавы турында сөйләгәндә, фармацевтлар эпилепсия, яман шешкә каршы препаратлар, калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәкле дарулар җитмәвен әйтә.
Азатлык бу хакта даруханә хезмәткәләрере, авырулар белән сөйләште.
КФУ профессоры Наил Фаткуллин сугышка каршы ачык хат тараткан
КФУ профессоры, физика-математика фәннәре докторы Наил Фаткуллин "Русия ватандашлары һәм хөкүмәтенә ачык хат" тараткан, бу хатында ул "Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны һәм Украинаның халыкара танылган чикләреннән Русия гаскәрләрен чыгаруны" таләп итә.
"Путинизмга 20 елдан артык... Хәзер 2000нче еллар башындагы һәм 2022 елгы Русияне чагыштырыйк. Нык алга киткән, социаль әһәмияткә ия бер генә өлкәне булса да атардай кеше бармы? Минемчә, бөтен җирдә торгынлык яки деградация", диелгән ачык хатта.
КФУ профессоры фикеренчә, Русия читкә тибәрелгән илгә әйләнде:
"Дөньядагы икътисади яктан үскән илләрнең күпчелеге безгә каршы. Путинизм сәясәте безне кешелек цивилизациясенең дошманнарына әверелдерде. Безгә һәм балаларыбызга Украинадагы хәлләр өчен озак вакыт кызарырга һәм акланырга туры киләчәк" дип яза ул.
Казанда 9 майда "Сугыш бетсен" плакаты белән ялгыз пикетка чыккан активистка 30 мең сум штраф салганнар
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 9 майда Бауман урамында "Сугыш бетсен! Stop war" плакаты белән ялгыз пикет үткәргән Искәндәр Габдрахмановка 30 мең сум штраф җәзасы биргән.
Габрахмановны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар. Активист пикетта берничә минут кына торган, аның янына полиция хезмәткәрләре килгән һәм ул тоткарланган.
Искәндәр мәхкәмә карарын шикаять итәргә ниятли.
CNN телеканалы урыс хәрбиләренең сивил кешеләрне үтерү кадрларын күрсәтте
Киев тирәсендә ике сивил кешене үтерү кадрларын 16 мартта күзәтү камерасы яздырып алган. Язмадан күренгәнчә, машиналар белән сәүдә итүче җирле ширкәт хуҗасын һәм ширкәтнең сакчысын – 68 яшьлек Леонид Пляцны Русия солдатлары туктатып тенти.
Тентегәч русияләр ширкәт хуҗасын һәм сакчыны аркаларына атып үтерә. Леонид Пляц шундук үлми, кадрлардан аның торып басарга һәм сакчы өенә барып җитәргә тырышуы күренә, әмма ул сакчы өе янында егыла. Пляц күп кан югалтудан үлгән диелә.
Хәзерге вакытта бу язма Русия хәрбиләренең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен халыкара тикшерү материалларына теркәп куелган.
Русия җитәчеләре Украинадагы "хәрби операция" барышында бары тик хәрби объектлар гына утка тотыла дип тәкрарлый.
Русия Украинадан ашлык урлый дигән хәбәрләр сурәтендә Путин быел илдә уңышның яхшы булачагына фаразлады
Русия президенты Владимир Путин, быел Русиядә "яхшы уңыш" көтелә, дип белдерде. "Белгечләрнең беренчел бәяләмәләренә күрә, 130 миллион тонна ашлык җыелырга мөмкин, шул исәптән 87 миллион тоннасы - бодай. Әгәр шулай булса, ә без моңа исәп тотабыз, бу – Русия тарихында (бодай җыюда – ред.) рекорд булырга мөмкин" диде Путин хөкүмәт киңәшмәсендә, бу хакта "Интерфакс" яза.
23 апрельдә Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Людмила Денисова, Русия гаскәрләре Херсон өлкәсеннән аннексияләнгән Кырымга ашлык чыгара дип хәбәр иткән иде.
Соңрак Акъяр (Севастополь) янындагы Авлита ашлык терминалында дүрт йөк ташучы көймә күренгән.
Русия башлаган сугыш сәбәпле диңгез юллары ябылды, май башында БМО Украина портларында чит илләргә чыгарыла алмыйча миллионлаган тонна ашлык кала бирә дип хәбәр иткән иде.
10 майда Украина күзләве, Русия Украинадан урланган ашлыкны үз җирләренә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгаруын дәвам итә, дип белдерде.