Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акчамны югалтасым килми". Сугыш башланган көнне русияләр банклардан 111 млрд сум алган


Казанда банкоматка чират, 24 февраль
Казанда банкоматка чират, 24 февраль

Русиядә кәгазь акчага ихтыяҗ 2020 елның мартыннан бирле рекорд дәрәҗәгә җиткән, ләкин пандемия башында булган ажиотажны әле куып җитмәгән. Банкоматларга чиратлар, акча бетү очраклары Казанда да күзәтелде.

24 февраль Русия Украинага сугыш башлаган көнне Русия банкларыннан 111,3 миллиард сум күләмендә кәгазь акчаны кулга алганнар. Бу хакта Русия Үзәк банкы хәбәр итте. Бу санга 23 февраль, ял көнне алынган акчалар да керә диелә.

Бу 2020 елның 27 мартыннан бирле рекорд күрсәткеч. Ул чакта коронавирус пандемиясе башлануы фонында һәм Русия президенты Путинның зур банк кертемнәренә өстәмә салым кертү тәкъдименнән соң халык һәм бизнес бер көндә 174,9 млрд сум күләмендә кәгазь акчаны кулга алган.

21 февраль кичендә Путин Донецки һәм Луһански фетнәчеләр "республикаларын" тану турында игълан итте. 22 февральдә, Үзәк банк мәгълүматынча, кәгазь акчага ихтыяҗ күпкә артмаган, ул 1,9 млрд сумга гына арткан.

Ә 24 февраль иртәсендә, Путин Украинага һөҗүм турында игълан иткәч (ул аны "махсус хәрби операция" дип атады), финанс өлкәдә борчылулар кинәт артты. Русия финанс базарында Русия акцияләре бәяләре ишелде, Русия рубле башка акча берәмлекләренә карата арзанайды. Мәскәү биржасы индексы 33,3%-ка кимеде, бу аның тарихында иң зур ишелүе. Бу хәбәрләр уңаеннан Үзәк банк валюта интервенциясен башлаган, базарда чит ил акчасын сата башлаган, бу чара рубльгә басымны киметергә тиеш дип санала.

Әлеге вакыйгалар сурәтендә Русия банклары мөштәриләре көннең беренче яртысында ук банкоматларга чират һәм кәгазь акча җитмәү проблемына юлыга башлады. Банк вәкилләре акча җитмәү системлы түгел, банкоматларга акча вакытында килеп тутырыла дип әйткән.

"Эксперт РА" валидация бүлеге мөдире Юрий Беликов фикеренчә, 24 февраль көнне кәгазь акчага иң зур ихтыяҗ булган. Шул ук вакытта, "мәгълүмати фон" аркасында якын көннәрдә дә кәгазь акчага зур ихтыяҗ күзәтелергә мөмкин.

"Машинага акча җыйдым, югалтасы килми"

Банкоматлар янында чиратлар Казанда да күпләп барлыкка килде. Кайбер банкоматларда вакытлыча акча җитмәү проблемнары да булды. Мәсәлән, "Проспект" сәүдә үзәгенең Сбер банкоматы ватылгач, аны рәтләргә килгән ир-ат Азатлык хәбәрчесенә "банкомат ватылган, ләкин анда акча юк. 5 мең генә калды" диде.

Сбер банкоматында башка клиентлар акча калмавы турында белдерүләр калдыра, 24 февраль
Сбер банкоматында башка клиентлар акча калмавы турында белдерүләр калдыра, 24 февраль

Ажиотаж Тинькофф банкоматларында да күзәтелде. Яшьләр арасында шактый популяр булган бу банкның Казанда кәгазь акча бирү җиһазлары күп түгел. Азатлык хәбәрчесе алдында үз исемен атарга теләмәгән егет банкоматтан 700 мең сум алды, моны ул акча югалтырга теләмәве белән аңлатты.

— Мин бар булган акчамны, 700 мең сумны алам. Бу акчаны машинага җыеп бардым, бөтен җыелган акчамны югалтасы килми, — дип аңлатты ул безгә.

Казандагы Сбербанк бүлекчәсе, 24 февраль. 6 банкоматның берсендә генә акча калган.
Казандагы Сбербанк бүлекчәсе, 24 февраль. 6 банкоматның берсендә генә акча калган.

Иң зур ихтыяҗ Сбер банкларында күзәтелде. Гадәттә, һәр банк бүлекчәсендә берничә банкомат торган почмак бар. Фучик урамында урнашкан банкның мондый почмагында 6 банкомат тора, тик акча бары тик бер банкоматта гына калган булган. Аңа чират зур, өлкән буын шактый. Янында торган банк хезмәткәре арыган кыяфәт белән кешеләргә аңлатма бирә: "акча бер банкоматта гына калды, кайчан киләсен белмибез, инкассациянең үз графигы".

Акчаны Сберның кассасында да алып була, тик аңа да зур чират җыелган. Зур суммалар алу очрагында банклар алдан заказ ясарга сорый, бу очракта кирәк булган сумманы гарантия белән алып була, ди алар.

Шул ук вакытта, кечкенәрәк кибетләрдә торган банкоматларда хәлләр төрлечә. Кайберләрендә 1 мең сум, 200 сум гына бирде, кайбер банкоматлар бөтенләй эштән чыккан иде. Шулай да, Азатлык хәбәрчесе "Пятерочка" кибете керешендә ике кеше генә торган банкоматны таба алды. Алар янына килгән әби "бу банкоматта лимит күпме, беләсезме, 40 меңне алып булырмы", дип сорый. Банкомат каршында торган егет лимитның 150 мең сум чамасы булуын әйтте.

Азатлык Украинадагы хәлләр турында Җанлы блог алып бара, соңгы тәрәккыятьне шунда күзәтеп барыгыз.

Казаннар сугыш башлану турында ни уйлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG