Башкортстан хакимиятләренең француз инвесторларына арендага дистәләгән җир кишәрлекләрен бирү ниятләренә каршы чыгып, умартачылар флешмобында катнашкан Әмир Рәхимов, штат кыскартылуы сәбәпле, эштән җибәрелүе турында хәбәр алган.
Әмир Рәхимов "Башкиравтодор" юл төзелеше оешмасының Ишембайдагы идарәсендә, бүлек остасы вазифасында 12 апрельгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә "Эхо Москвы в Уфе", Рәхимов сүзләренә нигезләнеп.
Апрельдә аңа 60 яшь тула. Пенсия алды яшендә булу сәбәпле, ул әлеге вазифаның бетерелүе нәкъ менә үзенә кагылыр дип уйламаган булган. Кыскартулар оешманың биш идарәсен бер идарәгә берләштерү белән бәйле диелә.
Өч атна чамасы элек Ибрай, Исәкәй һәм Сарыбай авылы умартачылары видеомөрәҗәгать яздырган иде, алар француз инвесторларының "Би Хэппи" ширкәтенә арендага җир кишәрлекләре бирелүгә ризасызлык белдерде.
Активистлар җирне арендага бирү турында аукционнарны уздырмау турында умартачылар исеменнән хакимиятләр белән сөйләшү өчен 12 кешелек төркемгә Рәхимовны да сайлады.
Быел гыйнвар ахырында Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы 5 мартта аукцион уздыру турында фәрман чыгарган, анда Ишембай районындагы Макаровский урманчылыгының 14 кишәрлеген 12 елга бал кортлары үрчетү өчен арендага бирергә ниятлиләр.
Әлеге җир кишәрлекләре Саргай, Исәкәй һәм Кулугнино авыллары янында урнашкан һәм аларның бер өлеше "Ишембай" зоология тыюлыгына керә.
Җирле умартачылар аукционны уздырмауны таләп итә.
Шулай да аукционны уздыру көне турындагы карарны үзгәрттеләр һәм аңа күрә, 5 кишәрлекне бүген, 25 февральдә, калганнарын 5 мартта бүлергә карар иттеләр. Рәхимов сүзләренчә, аның улы да аукционда катнашырга гариза биргән булган, әмма гаризасын кире какканнар.
Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб 20 февральдә Исәкәй һәм Макарова авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше ара калдырып тере чылбыр булып тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.
Җирле җитештерүчеләрне көндәшлек сагайта, ә белгечләр читтән китертелгән бал корты токымнарының, атаклы башкорт бал корты белән кушылуы нәтиҗәсендә җирле кортларга куркыныч янавы турында кисәтә.
Каршылык чарасында катнашкан башка бер умартачы Кәрим Солтанбаевны мәхкәмә "коронавируска каршы кагыйдәләрне үтәмәгәне өчен" бу атнада 10 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.
22 февральдә Башкортстан прокуратурасы кушуы белән, Ишембайның районара прокуратурасы, район җирләрендә чит ил токымлы бал кортлары булган умарталыклар урнаштыруны тикшерә башлавын белдерде.
21 февральдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә Башкортстан умартачыларын яклап ялгыз пикет узды. Европадагы татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы лидеры Гөлнур Даутова "Башкорт алтынын коткарыгыз" дигән татар һәм алман телендәге шигар белән чыкты.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!