Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда медиклар "итальянча эш ташлый". Ә Италиядә ничек?


Италия табиблары
Италия табиблары

Ишембайда медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлады". Итальяннар да эш ташлап, яхшырак шартлар булдыруны, үз хокукларын арттыруны таләп итә. Башкортстанда һәм Италиядә медицина хезмәткәрләре нинди шартларда эшли? "Idel.Реалии" шул мәсьәләне өйрәнгән.

Ишембайда район үзәк хастаханәсендә берничә хезмәткәр эштән куылганнан соң 4 февральдә фельдшерларның "итальянча эш ташлау" игълан итүен язган идек.

"Итальянча эш ташлау" хезмәт кануннары нормаларын мөмкин кадәр бозмауны, шул нормаларда күрсәтелгәннән күбрәк эшләмәүне аңлата. Бу чара белән табиблар пандемия башланганнан соң кертелгән өстәмә түләүләрне кире кайтаруны һәм тиешеннән артыгын эшләгән өчен дә түләүне таләп итә.
Чарада катнашучыларның берничәсе эштән алынса да, Ишембай табиблары үз таләпләреннән чигенми һәм яңа эш ташлаулар әзерли.

Шул вакытта итальяннар да 1-2 мартта эш ташлауларын игълан итте. Ilsole24ore Италия һөнәр берлекләренең һәм Smi, Simet табиблар берлекләренең 2 мартта Римда демонстрация оештыруы турында яза. Шул рәвештә алар эшнең бик авыр булуына, иминлек гарантияләре булмавына һәм хөкүмәтнең COVID-19дан үлгән табиблар гаиләләренә акча түләмәвенә ризасызлык белдерә.

Start magazine язуынча, эш ташлауда дүрт меңләп гомуми дәвалау табибы, 118 поликлиника катнаша. Гаилә табиблары анда катнашмый.

"Idel.Реалии"ның Италиядәге чыганагы эш ташлау бар ил буйлап узса да, күп кенә хастаханәләрнең эшне дәвам итәчәген белдергән.

"Start magazine" язуынча? табиблар үзләренең хокукларын арттыруны һәм конкрет гарантияләр таләп итә: ялга китү, бала ялы, хасталык ялы һәм башка мөмкинлекләр булдыру. "Бар дөньяны биләп алган бу пандемиядән иң зур зыян хатын-кыз табибларга килде. Эш хокукы гаилә һәм шәхси тормыш хокукы белән тиңдәш булырга тиеш", ди протест белдерүчеләр.

Табиблар шулай ук сәламәтлек саклау системы хезмәткәрләре санын даими киметү нәтиҗәсендә андый хезмәткәрләргә бик зур кытлык барлыкка килүен хөкем итә: "Без табиблар җитмәгәнгә протест белдерәбез: хәзер илдә өч миллионнан артык кешенең гаилә табибы юк. 118 ашыгыч ярдәм машинасына табиб җитми", ди алар.

Табиблар яшь медикларны һәм пенсиягә иртә чыгучы өлкәнрәк яшьтәге табибларны да эшкә җәлеп итәргә чакыра.

Һөнәр берлеге президенты Константино Труаз әйтүенчә, 2010-2018 елларда Италия медицинасында хезмәткәрләр саны 42 меңгә кимегән. Шуларның 7 меңе — табиблар. "Пандемия чорында медицинада даими хезмәт килешүләре саны бер меңнән аз гына күбрәккә арттырылды. Әмма бу бик аз", ди ул.
"Start magazine" эш ташлауның тагын бер сәбәбе дип, COVID-19дан үлгән табибларның гаиләләренә өстәмә түләүләр бирүне күздә тоткан гадәттән тыш вазгыять тәртибез озайтылмавын да атый. Сенат ул турыда карарны кире каккан иде.

Avvenire язуынча, Италия хөкүмәте эштә COVID-19 йоктырып үлгән табибларның гаиләләренә ярдәм итү өчен инде 15 млн евро бүлгән. Аның ничә гаиләгә исәпләнүе бик аңлашылмаса да, ковидтан 370 табибның үлүе мәгълүм.
Түләүләр әлегә башланмаган. Табиблар шушы эш ташлау белән хөкүмәтне үз вәгъдәләрен үтәргә мәҗбүр итәргә тели.

"Сүздән эшкә күчәргә вакыт җиткәч, сәясәтчеләр юкка чыга", дигән Start magazine-га Италиядәге табибларның иң зур һөнәр берлеге булган Anaao Assomed башлыгы Карло Палермо. Ул күп гаиләләрнең әти яки әнисез генә түгел, керемсез дә калуын әйтә.

ЭШЛӘРГӘ ДИП КИТКӘН ҺӘМ КАЛГАН

Италиядә табибларның һәм шәфкать туташларының нинди шартларда эшләвен Генуада медик-хирург булып эшләүче Лира "Idel.Реалии"га сөйләгән. Ул үзе Башкортстанда туып үскән, Башкорт дәүләт университеты нигезендәге клиник ординатурада укып, республика терапия табибы булып эшләгән, бүлек җитәкчесе булган. 14 ел элек акча эшләп кайтырга дип Италиягә киткән һәм шунда калган.

Русия эшләү начар түгел иде, әмма акчасы җитәрлек булмады

— Русиядә эшләү начар түгел иде, әмма акчасы җитәрлек булмады, акча эшләргә дип киттем. Русиядә табиб булып бүтән эшлисем килмәде. Эше авыр, акчасы аз. Ә Италиядә сәламәтлек аркасында калдым. Бронхит иде миндә. Безнең Башкортстанда климат шундый бит. Коточкыч. Ә монда Генуада таулар, диңгез. Ул иң яхшы климат санала, - ди Лира.

Аның сүзләренчә, Италия медицинасында шартлар Русиянеке белән чагыштырганда яхшырак. "Монда түләлир, әлбәттә", ди ул. Шул ук вакытта Италия табибларының Европадагы башка илләрдәге белән чагыштырганда азрак алуын да таный.

Италиядә эшне авыру кеше янында аңа ярдәм итүче булудан башлаган. "Яхшы иде, чөнки бер кешене генә караган өчен дә, Русиядә 60 авыруны караучы табибтан 10 мәртәбә күбрәк ала идем", ди Лира.

Аннан ул эшләү белән бергә, белемен дә арттыра һәм тагын да түләүлерәк эшкә урнаша. Италиядә медицина укыганнарның күбесе түләүлерәк эшкә урнашырга дип чит илләргә дә китә.

Италиядә сәламәтлек саклау системы Русиядәгедән аерыла, дип сөйли Лира. Барлык төбәкләр һәм медицина тармаклары өчен дә бер үк булган кагыйдәләр һәм шартлар юк.

Русиядә бер поликлиникага беркетелгән табиб була. Ә Италиядә, мәсәлән, табиб районга беркетелә

— Мин хәзер medica guardia-да эшлим. Анда Италия медицинасының башка тармакларындагыдан бераз башкачарак. Русия белән чагыштырганда ничек аңлатырга инде? Менә Русиядә бер поликлиникага беркетелгән табиб була. Ә Италиядә, мәсәлән, табиб районга беркетелә. Ул сиңа дарулар бирә, гаилә табибы буларак, сәламәтлегеңне күзәтеп бара. Аның эш сәгате 8дән 20гә кадәр. Шуның, мәсәлән, өч сәгатендә ул пациентлар кабул итә, калган вакытында телефон аша эшли. Ә 20 сәгатьтән башлап һәм шимбә, якшәмбе көннәрендә без — medico di guardia — эшлибез. Без дә дәүләт структурасы. Дарулар бирәбез, процедуралар уздырабыз, авыру ялына белешмә язабыз — табиблар эшләгән бөтен эшне 12шәр сәгать эшлибез.

Италия медицина системы иң яхшысы, ул гел ачык. Чөнки ул һәркемгә ярдәм итә. Кеше салым түли, һәм салым күләме кеременә карап билгеләнә.
Лира әйтүенчә, аз керемлеләр дә социаль ярдәм алуга теркәлеп, башка кешеләр белән бер үк дәрәҗәдәге медицина ярдәме хокукы ала.

Эш ташлаучыларның төп таләбе — эштә ковид йоктырып үлгән медицина хезмәткәрләренең гаиләләренә түләү өчен 15 млн евроны алуга ирешү ди ул. Ә ялга китү, авыру яллары алу таләпләренә килгәндә, моны ике төрле систем булу белән аңлата. Табибларның бер өлеше дәүләт сәламәтлек саклау системы хезмәткәре буларак эшли. Һәм аларның әлеге яллар хокукы хезмәт килешүендә язылган, андый шартлар тудырылган. Икенчеләре дә шул ук дәүләт сәламәтлек саклау системында эшли, әмма ирекле табиб буларак. Аларның килешүләре башкача, үзләре теләгәнчә, берничә җирдә, берничә эштә эшли алалар. Шул ук вакытта аларның хезмәт килешүендә ялга китү, бала ялы, хасталык ялы хокуклары турында язылмаган. Алар акчаны күпме эшләвенә карап ала, һәм яллар да үз хисапларына.

Чыгышы белән Башкортстаннан булса да, Лира андагы вакыйгаларны, Ишембайдагы коллегаларының баш күтәрүен күзәтеп бармый. Күзәтсәң, борчыласың гына һәм вакыт та юк, ди ул. Шулай да ул Русиядә эшләгән вакытта бер каршылык чарасында катнашканын исенә төшерде.

— Путин килгән генә чак иде. Табибларга аз түлиләр иде, без дә канәгать түгел идек. Ризасызлык белдереп урамга чыктык. Барыбыз да ак халатларда. Һәм нәрсә булды? Куып тараттылар. Аннары берәм-берәм чакырттылар: эшегезне генә түгел, дипломыгызны да югалтачаксыз диделәр. Шуның белән теманы яптылар, — дип искә ала Лира.

Италиядә мондый хәл мөмкинме дигән сорауга ул "юк" дип җавап бирә.

Монда баш табиб килеп: "Син беркем түгел!" дип әйтә алмый

— Италия ирекле ил. Монда сүз иреге. Ирекле сөйләшеп була. Монда баш табиб килеп: "Син беркем түгел!" дип әйтә алмый. Ә Русиядә моны күп тапкыр ишетергә туры килде, — дип искә ала ул.

Лира сүзләренчә, Италиядә Русиядә шикелле иерархия, буйсыну юк. Һоспиталь мөдире булса да, аңа кереп, теләгәнеңне әйтергә була. Монда тоташ демократия һәм дә баш күтәрүдә катнашучыларны эштән куу була алмый, ди ул.

— Монда баш күтәрү - нормаль күренеш, көн саен булып тора. Без инде күнеккән. Каршылык чарасы үткәрәсең килсә, гариза гына бирергә кирәк. Теләсәң нәрсә эшлә, халыкка гына зыян килмәсен. Бездә Генуеда андый баш күтәрүне 2-3 тапкыр ясадылар. Бердәнбер нәрсә, ашыгыч ярдәмне калдыралар, чөнки сүз кешеләр тормышы турында бара, — ди Лира.

Аның сүзләренчә, Италиядә cәламәтлек саклауны оештыру төбәгенә карап, бераз аерыла. Эш хаклары да. Әлбәттә, табиб шәфкать туташына караганда күбрәк ала.

Ике ел эчендә үземә машина һәм фатир сатып алдым

— Мин ике ел эчендә үземә машина һәм фатир сатып алдым — люкс түгел, гади, зур булмаган, тик барыбер, Русиядә бит аны алып җа булмый. Һәм мин әле ковидта эшләмәдем — анда эшләгән кешеләр күп акча алды. Хирурглар, ортопедлар яхшы акча ала. Һәм пациентлар да бөлгенлеккә төшми. Италиядә, мәсәлән, протез алыштыру бәясе — 10 мең евро. Халыкка ул бушлай эшләнә. Операция генә түгел, ике атна тернәкләнү дә бушлай. Боларның барысын да дәүләт түли — ә бу зур акчалар. Италиядә халык бераз үсендерелгән. Мин аларга, барыгыз, Русиядә яшәп карагыз, дим. Даруларны үз акчагызга сатып алып, пенсиягезне ашаргамы, даругамы тотарга белмичә яшәп карагыз дим.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG