Башкортстанның хисап пулаты ачыклавынча, 2019-2022 елларда, бюджеттан финанс ярдәме кысаларында медицина оешмаларына табибларның һәм урта медицина песоналларының хезмәтен түләүгә 589,3 миллион сум бирелгән булган, әмма акчаларның 79 проценты хезмәткәрләргә барып җитмәгән. Бу хакта Башкортстанның Күзәтү-хисап пулаты чыгышына сылтама белән "УфаТайм" хәбәр итә.
Чыгыштан күренгәнчә, 298 торак пунктта яшәүчеләр беренчел медицина-санитар ярдәмен кирәкле күләмдә алмый, ә медицина хезмәтләрен ала алу һәм аларның сыйфаты ягыннан үтәлмәгән критерийларның өлеше ике ел эчендә 19,4 проценттан 23,8 процентка кадәр үскән.
Моннан тыш, республикада 721 медицина бинасы капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. 2021 елда төзекләндерүгә 66,14 миллион сум тотарга һәм 40 объектны яңартырга исәпләгәннәр, әмма нәтиҗәдә бер сум да тотмаганнар. Чыгышка күрә, республикадагы 422 берәмлек медицина җиһазы 100 процентка искергән.
Республикада сәламәтлек саклау объектлары төзү яки аларны реконструкцияләүгә килгәндә, узган ел башында 2,3 миллиард сумга 65 объект төзергә яки реконструкцияләргә ниятләгәннәр, әмма моның өчен 199,2 милион сум гына (8,6 проценты) тотылган һәм 3 объект кына төзелгән.
Күзәтү-хисап пулаты аудиторы Владимир Малков фикеренчә, чыгымнарны федераль дәрәҗәдә җайга салуда җитешсезлекләр булу һәм төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгының методик эше җитәрлек күләмдә булмау сәбәпле, оешмалар медицина хезмәткәрләренә акчаларны түләми.
Шулай ук аудиторлар ачыклавынча, табиб урыннары- 89 процентка, урта медицина хезмәткәрләре урыннары 92,2 процентка гына тулы. Соңгы елларда бер участок терапевты һәм педиатрына йөкләмә күләме 10 процентка арткан.
Февраль башында Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде. Шуннан соң ашыгыч ярдәм бүлегендәге берничә медицина хезмәткәрен эштән җибәрделәр.
"Итальянча эш ташлау" хезмәт кануннары нормаларын мөмкин кадәр бозмауны, шул нормаларда күрсәтелгәннән күбрәк эшләмәүне аңлата. Бу чара белән Башкортстан табиблары пандемия башланганнан соң кертелгән өстәмә түләүләрне кире кайтаруны һәм тиешеннән артыгын эшләгән өчен дә түләүне таләп итте.
Кичә медицина хезмәткәрләренең, шул исәптән Украинадагы сугыш аркасында, забастовканы туктатырга булуы хәбәр ителде.
9 февральдә ашыгыч ярдәмне Ишембай хастаханәсе составыннан чыгарулары билгеле булды.
Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләр дә, киләчәктә Стәрлетамак шәһәренең ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм станциясе базасында районара ашыгыч ярдәм бүлекчәсе булдыру белән бәйле рәвештә, штат кыскартылуы турында кисәтүләр алган иде.
Ишембай район хастаханәсе ашыгыч ярдәм күрсәтүне 2022 елның 16 маена туктатырга тиеш.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!