"Мемориал"ның (Русия хакимиятләре ят агент дип таныды) ике офисында тентүләр бар, бу хакта оешманың Telegram-каналында хәбәр ителә.
Бер үк вакытта "Сивил ярдәм" ("Гражданское содействие") офисында да тентү уза – оешма Русиядә качакларга һәм мигрантларга юридик ярдәм күрсәтә, бу хакта "ОВД-Инфо" (Русиядә "ят агент" дип танылды) яза.
Узган ел ахырында Русия мәхкәмәләре "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенең эшен туктату турында карарлар чыгарган иде.
"Мемориал"ны ликвидацияләүгә Совет берлегенең элеккеге президенты Михаил Горбачёв, Нобель Тынычлык премиясе лауреаты Дмитрий Муратов, галимнәр, исемнәре дөньяга билгеле булган язучылар һәм музыкантлар, шулай ук АКШ, Европа берлеге һәм Европа шурасы каршы чыкты.
Быел гыйнвар ахырында "Мемориал" халыкара тарихи-агарту җәмгыяте Русия югары мәхкәмәсенең оешманы ликвидацияләве турындагы карарына апелляция шикаяте бирде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!