Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш чорында Русия дәүләт мәгълүмат чараларын финанслауны өч тапкыр арттырган


Быел өч айда мәгълүмат чараларына дәүләт бюджетыннан 17,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 12 млрд сумга якыны март аенда бүленгән.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең дәүләт мәгълүмат чараларын финаслауга чыгымнары кинәт арткан. Бу хакта финанс министрлыгына сылтама белән The Moscow Times яза.

Статистикага күрә, бу елның беренче өч аенда мәгълүмат чараларына 17,5 млрд сумлап акча бүлеп бирелгән. Бу былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда, өч тапкырга артык. Әлеге сумманың 12 млрд сумга якыны март аенда бүленгән.

Шул ук вакытта бу чорда гаскәргә чыгымнар да 11 процентка арткан.

The Moscow Times язуынча, 2022 елда мәгълүмат чараларын финанслауга 115 млрд сум акча бүленергә тиеш. Аның 29 миллиардка якыны RT дәүләт каналы белән идарә итүче "ТВ-Новости" автоном, сәүдәгә корылмаган оешмасына, 25 млрд сумнан артыгы – ВГТРКга.

24 февральдә Русия Украинага бәреп кергәннән соң, илдә цензура да шактый көчәйде. Сугышның беренче көннәреннән Роскомнадзор мәгълүмат чараларына Русия хәрбиләренең Украинадагы гамәлләре турындагы язмаларны сөртергә кирәк дип белдерүләр җибәрә башлады, күп кенә бәйсез Русия һәм чит ил басмаларының сайтларын томалады, алар арасында Азатлык радиосы һәм аның проектлары, ВВС, "Медуза" да бар. "Дождь" эшчәнлеген туктатып торырга булды. "Эхо Москвы" радиосы ябылды.

28 мартта "Новая газета" "Украина җирләрендә махсус операция тәмамланганчы" интернетта һәм кәгазьдә чыгуын туктатып торуын игълан итте.

Берничә журналистка каршы Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат тарату" дигән яңа канун нигезендә җинаять эшләре ачылды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG