Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда янгын куркынычы булган чорда 37 млн сумлык зыян килгән


2021 елда Әлмәт районында чыккан янгын
2021 елда Әлмәт районында чыккан янгын

Быел 25 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычы чоры дип саналачак. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында быел табигатьтә ут ягып ашарга пешерүдән тыелып торырга туры киләчәк дип белдерделәр.

Татарстанда узган ел янгын куркынычы булган чорда: 25 апрельдән 15 майга кадәр 37 млн сум зыян килгән.

Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм ликвидацияләү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде, дип хәбәр итә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Былтыр 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда 1,8 мең янгын чыккан, нәтиҗәдә 34 кеше үлгән, 18 кеше яралану.

54 процент очракта янгынга коры үлән һәм чүпне карап тормый гына яндыру сәбәпче булган.

2021 елда Татарстанда 26 урман һәм табигать янгыны теркәлгән, шул исәптән урман янгыннарының 19ы урман фонды җирләрендә булган, алардан килгән зыян 6,1 млн сум тәшкил иткән.

Шулай ук республикада гомуми мәйданы бер млн дүрткел метр булган ачык урыннарда коры үлән, чүп һәм каты көнкүреш калдыклары януы белән бәйле 2068 янгын теркәлгән.

2022 елда 25 апрельдән 15 майга кадәр аралыкны янгын куркынычы булган чор дип билгеләячәкләр.

Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп яндыру тыелачак. Шулай ук урман янгыннары чыгарга мөмкин булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар аланнарында, мангал, казан һәм башка төрле янмый торган савытларда ризык пешерүне тыячаклар.

Бу тыю рестораннарга, кафеларга, барларга һәм башка төрле гомуми туклану объектларына кагылмый.

1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне урман һәм табигать янгыннары чыгарга мөмкин булган урыннарда куллану тыела.

Бу чорда җирле башкарма комитетлар үз җирләрен коры үлән һәм чүптән чистартырга, янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының тиешенчә эшләвен тикшерергә һәм янгын куркынычы тудыра торган эшләрне башкаруны чикләргә тиеш диелә.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында быел табигатьтә шашлык пешерүдән тыелып торырга туры киләчәк дип белдерделәр.

Узган ел кызу һава торышы аркасында Татарстанда бишенче класслы гадәттән тыш янгын куркынычы туды, янгыннар чыкты.

Башкортстанда да көчле янгыннар булды. Аерым алганда Ирәндек таулары, Йөрәктау шиханы, урманнар янды.

Янгыннар аркасында Башкортстанның урман фондына 2021 елда килгән зыян күләме 21 миллион сумга якын, дип белдерде республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Башкортстан урман хуҗалыгы министры мәгълүматына күрә, узган ел 15 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр 446 урман янгыны теркәлгән, аларның 188-е табигый факторлар (яшен, пыяла аша кояш нурлары үтү) сәбәпле килеп чыккан. Янгыннар 14 мең һектар урман аша узган. Шәрәфетдинов әйтүенчә, 2021 елда янгын куркынычы булган 149 көннең 12се генә янгыннарсыз үткән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG