Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Урыс теле көнен ял көне итәргә тәкъдим ителде


Казанда элек урыс телен яклап узган пикет. 2012 ел.
Казанда элек урыс телен яклап узган пикет. 2012 ел.

Бүген урыс теленә “тәре явы” игълан ителгән дип саный депутат.

Русиядә 6 июнь – урыс теле көнен бәйрәм һәм ял көне итеп игълан итәргә тәкъдим ителде. Әлеге фикер белән 19 апрельдә Русия Дәүләт думасының "Гадел Русия" фиркасе башлыгы Сергей Миронов чыкты.

Аның сүзләренчә, фракция әзерләгән канун өлгесе хөкүмәткә бәяләмә алыр өчен җибәрелгән.

"Бүген күп кенә көнбатыш сәясәтчеләре урыс теленә "тәре явы" игълан итте. Бу проблемга игътибарны җәлеп итәр, илдә һәм чит илләрдә телнең статусын күтәрер өчен без Русиядә ял көне дип саналучы дәүләт бәйрәме булдырырга тәкъдим итәбез", дигән ул.

Русия Украинага сугыш башлаганнан соң урыс теленә һөҗүм башланды, дип саный Миронов.

"Гадел Русия" фиркасе башлыгы сүзләренчә, бәйрәм көне 6 июньдә Александр Пушкин туган көнендә билгеләнергә тиеш.

Миронов урыс теле көнен бәйрәм итү концепциясен булдырырга тәкъдим итә. Анда телнең әһәмияте языла. Аерым алганда, урыс теле дөнья мәдәниятендә үзеңнең урыныңны аңлау һәм ныгыту чарасы, милләтара аралашу теле дип язылган. Шулай ук урыс теле социаль, сәясәт һәм икътисад үсеше буларак та бәяләнергә тиеш, диелгән.

Урыс теле көне ел саен 6 июньдә билгеләп үтелә. Аңа багышланган чаралар Казанда Татарстан президенты югарылыгында уза. Владимир Путинның "урыс теле Русия халыкларын берләштерә, милли үзбилгеләнүнең нигезе булып тора" дигән сүзләренә карата белгечләр тәнкыйть белән чыга.

2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Белгечләр моны урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү, азчылык халыкларны кимсетү дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?
Безнең кулланма.

XS
SM
MD
LG