Accessibility links

Тукай бүләге Ләбиб Лерон һәм Анатолий Егоровка бирелде


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүләк "Җил көймәсе", "Әкиятче малай" китаплары өчен Ләбиб Леронга һәм "Казан күгендә ай" гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоровка бирелде.

26 апрель – Туган тел көнендә Татарстанның иң югары дәүләт бүләге саналучы Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.

Бүләккә "Җил көймәсе" (2009), "Әкиятче малай" (2016) китаплары өчен Ләбиб Лерон, "Казан күгендә ай" гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров лаек дип табылган.

Быел Тукай бүләгенә 19 шәхес һәм иҗади берләшмә дәгъва итте. Ел саен бу бүләк тирәсендә шау-шулар килеп чыга иде. Быел исә намзәтләр арасында бу яки теге кеше лаек түгел, ник бу яки икенче шәхес исемлектә тора дигән дәгъвалар ишетелмәде. Киресенчә, исемлеккә күрә, соңгы елларда намзәтләр арасына яшь буын вәкилләрен кертмәү кебек тәнкыйть исәпкә алынган, дәгъвачылар арасында яшь иҗатчылар бар иде.

Былтыр Тукай бүләге "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен – Факил Сафинга; "Гөргери кияүләре"ндә – Гөрпинә, "Миркәй һәм Айсылу"да – Айсылу, "Зәңгәр шәл"дә Мәрфуга һәм башка хатын-кыз образлары тудырган өчен актриса Дания Нуруллинага; "Нефть һәм заман", "Казан альбомы", "Татар әкиятләре дөньясы", "Казан серләре" графикасы һәм "Татар дөньясы" китабын бизәгән өчен Григорий Эйдиновка тапшырылган иде.

Тукай бүләге

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. 2014 елдан акчалата күләме 500 мең сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

тавыш бирү

2022 елда Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG