Ришвәт алган өчен 8 елга колониягә озатылган Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев вакытыннан алда азат ителергә мөмкин. Тверь шәһәре мәхкәмәсе аны колониядән шартлыча иреккә чыгару турында карар кабул иткән, дип яза "Интерфакс" үз чыганагына сылтанып.
"Улюкаевны вакытыннан алда аза итү мәсьәләсе 27 апрельдә хәл ителгән. Ул мәхкәмә карары үз көченә кергәнче колониядә калачак", дип белдергән чыганак.
Прокуратура һәм колония хакимияте Улюкаевның иреккә чыгуына каршы төшмәгән. Аның үзен тәртипле тотуын искәрткәннәр диелә.
Мәхкәмә карары шикаять ителмәгән очракта май урталарында ул иреккә чыга алачак, дип белдергән чыганак.
РБКга әлеге мәгълүматны Тверьнең Мәскәү районы мәхкәмәсендә раслаганнар.
2017 елда Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сигез ел кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Моннан тыш аңа иреккә чыккач дәүләт вазифаларында булу тыелды, 130 миллион сум күләмендә штраф салынды. Улюкаев Башнефтьне Роснефтькә сатканда ришвәт алуда гаепләнде.
Ул Роснефть ширкәтеннән 2 миллион доллар күләмендә ришвәт алуда гаепләнде. Элекке министр гаебен танымады, җинаять эшен Роснефть башлыгы Игорь Сечин һәм ФСБ әзерләгән провокация дип белдерде.
2018 елда мәхкәмә Улюкаевка "ришвәт" өчен кулланылган ике млн долларны ФСБ генералына кайтарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!