Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮне ябу турындагы прокуратура дәгъвасын июньдә каравын дәвам итәчәк


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Узган елның июлендә мәхкәмә экспертизалар уздыру өчен процессны кичектереп торган иде.

Республика прокуратурасының Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремист дип табу һәм аны ябу турындагы дәгъвасын, Татарстан Югары мәхкәмәсе 10 июньдә каравын дәвам итәчәк.

Узган елның 7 июлендә Татарстанның Югары мәхкәмәсе ике экспертиза уздырырга кушты.

Беренче экспертизаны үткәрү КФУга йөкләнде. 2020 елның 20 февралендә язучы Фәүзия Бәйрәмова конференциядә ясаган чыгышның татарчадан русчага тәрҗемәсе төгәл ясалганмы – белгечләр моны тикшерергә тиеш диелде. Поркуратура фикеренчә, бу чыгыш - ТИҮ эшчәнлегенең экстремистик характерда булуын дәлилли.

Икенчесен исә Русия федераль мәхкәмә экспертизасы үзәге ясарга тиеш иде. Аның белгечләре ТИҮнең низманамәсендә төгәл нинди сүзләр Русиянең бөтенлегенә янавын, нинди субъект, кешеләр турында сүз баруын, көч куллануга чакыру бармы һәм бу да төгәл кайсы җөмләләрдә телгә алынуын ачыкларга тиеш.

Югары мәхкәмәнең матбугат хезмәте белдерүенчә, "эш экспертизадан кайтты" дигәннәр. Нәтиҗәләре турында әйтелми.

Күптән түгел Төркиягә күченеп киткән ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәдә оешманың мәнфәгатьләрен урынбасары Галишан Нуриәхмәт һәм юрист Алексей Златкин яклаячагын хәбәр итте.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Татарстан прокуратурасы ТИҮ эшчәнлегендә экстремизм билгеләрен 2019 елда үткән Хәтер көненнән соң тапты. Шулай ук оешма фикеренчә, "ТИҮнең низамнамәсе хәрәкәтнең экстремист характердагы эшчәнлек алып баруы турында сөйли", анда "Татарстан республикасының мөстәкыйльлек алуы өчен мотивлар" табылган.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG