Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит һәм Юлия. "Сугыш вакытында мәхәббәткә дә урын бар" 


Юлия Фәйзрахманова һәм Фәрит Зәкиев
Юлия Фәйзрахманова һәм Фәрит Зәкиев

Казан урманнарын, яр буйларын, елгаларын яклаучы эколог-активист, журналист Юлия Фәйзрахманова белән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев Русиядән качар алдыннан никах укыттылар һәм бүгенге көндә Төркиянең Анталья шәһәрендә тормыш корырга тырышалар. Юлия соңгы елларда ТИҮ уздырган барлык чараларда да катнашты, оешмага карата барган барлык мәхкәмәләргә йөрде. Ике активист арасындагы дуслыкның мәхәббәткә ничек әверелүе турында Юлия Азатлыкка сөйләде.

Юлия Фәйзрахманова – Казанда билгеле активист. Ул көрәштәшләре белән Займище бистәсендә Иделне, шәһәрдәге Казансу ярын ком белән күмүдән саклап калды, су буйларындагы төзелешләргә каршы чыкты, Гаврилов урамындагы әрәмәлекне, Әмәт бистәсендәге урманны да кисүгә каршы чыгыш ясады, чүп яндыру заводы төзүгә каршы булучылар сафында да булды. Соңгы бер елда ул Татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларда да еш күренде. Хәтер көне, аерым пикетлар, татар милли хәрәкәтен бастыру өчен ачылган җинаять эшләре нигезендә оештырылган мәхкәмәләргә дә Юлия активист буларак та, журналист буларак та килә иде. Ул татар активистлары, аларның эшчәнлеге хакында "Activatica" интернет проектына яза иде. Аны Роскомнадзор томалады.

Юлия Татар иҗтимагый үзәге белән бәйләнешен гади аңлата. Фәрит Зәкиев экоактивистларга теләктәшлек күрсәтеп аларның чараларына килгәч, ул да җавап итеп аларның чараларына йөри башлаган. Ул Фәрит Зәкиевне тәҗрибәле һәм принципиаль сәясәтче дип атый. Өйләнешсәләр дә Юлия иренә Фәрит Вәсимович дип эндәшә. Ихтирамның күрсәткече дип аңлата моны.

— Мин журналист буларак Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге турында ишетеп белә идем, әмма даими күзәтмәдем. Артык кызыксынмадым. Балаларым тугач, миңа экология темасы якын була башлады. Балаларыма Казанда нәрсә кала, чиста һава, су, урман булачакмы дигән сораулар бимазалады. Мин аларны тирәнтен өйрәнә башладым, үзем кебек уйлаучы кешеләрне таптым. Әле бер чарага, әле икенчесенә чыга башладым. Шул рәвешле экоактивистка әйләндем. Әмма журналист буларак язуымны дәвам итә идем. Каядыр активизм уңышлы булды, каядыр – юк. Безне шулай ук хакимият яратмый, полиция гел куып тарата, — дип сөйли Юлия. — Кайбер чараларга Фәрит әфәнде килә башлады. Һәрвакыт түгел, әмма мөмкинлеге булганда килде. 2019 елда Яшел Үзәндәге аварийщиклар мәсьәләсен күтәрер өчен депутатлыкка барырга карар иттем. Активистлардан күзәтүчеләр була аламы, ярдәм итү мөмкинлеге бармы дип сорадым. Фәрит әфәнде уңай җавап бирде. Ул бу эштә тәҗрибәле кеше, иртәнгә кадәр эшләде, җитди эш итте. Депутатлыкка үтмәдем, әмма Фәрит әфәнде белән аралашып киттек. Журналист буларак аларның чараларын яктырта башладым. Күзәткән саен аңа карата ихтирамым артты, ул кыю һәм принципиаль кеше. Минем өчен бу ачыш булды. Республика өчен, аның демократик үсеше өчен үзен фида итәрлек кешеләрне бүген күргәнем юк.

Юлия Фәйзрахманова һәм Фәрит Зәкиев бүген Антальяда
Юлия Фәйзрахманова һәм Фәрит Зәкиев бүген Антальяда

Юлия сүзләренчә, Фәрит Зәкиевка карата мөнәсәбәт аның ТИҮгә карата ачкан җинаять эшләренә протест йөзеннән ачлык игълан итү вакытында тирәнәйгән. Аның ачлык игълан итү адымы аңа тагын да тирәнрәк карарга этәрде, дип аңлата ул дуслыкларның үсешен.

— Ачлык тотуның дүртенче көнне мин аның янына бардым, максат – репортаж ясау. Карыйм – көче киткән, йөзе югалган, менә-менә аңын югалтырлык иде, әмма күзләре яна. Ул нәрсә өчен көрәшкәнен, ни өчен мондый чиккә кадәр баруын белә. Сөйләштек, хәле китә башлагач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Аны алып киттеләр. Менә бу мизгелдә мин аның өчен куркуымны, аның өчен күңелем әрнүен аңладым. Бу хәлләрне үз йөрәгем аша уздыргач, тагын да кыен булды, — дип искә төшерә Юлия. — Татар иҗтимагый үзәгенә карата мәхкәмәләр башланды, Фәрит әфәнденең техникасы тартып алынды, мин аңа яңадан эшне оештырыр өчен ярдәм итә башладым. Ничектер якыннан дуслашып, аралашып киттек. Аннары мин дә, балаларым да чирләдек. Коронавирус. Ул беренче булып "Нинди ярдәм кирәк?" дип сорамыйча да ризыклар, дарулар алып килде. Чирләрмен дип тә, ерак барырга дип тә тормады. Гаҗәпләндем. Минем өчен бу чын ир адымы иде.

Тоткарлаулар, мәхкәмәләр аңа да, миңа карата да дәвам итте. Ул мине яклады, полиция алып китмәсен өчен дип мине саклап йөрде. Мин – аны. Бер-беребезне яклау гына түгел, дуслык кына түгел, тирәнрәк хисләр бар икәнен аңладык. Бергә булыйк дидек. Ул шундый табигый килеп чыкты. Камал театрына бергә йөрдек, бөтен репертуарны карап бетердек. Фәрит әфәнде тырышлыгы белән минем татар телем яхшырды. Үзара татарча сөйләшә башладык.

Юлия белән Фәрит арасында 25 ел аерма. Юлия әйтүенчә, бу бернинди дә каршылык тудырмаган. Үзен җәмгыять тудырган стереотиплардан ерак торган кеше дип аңлата. Бүген бар без, иртәгә – юк, мәхкәмәләр, тоткарлаулар, тикшерү изоляторларын узган, бөтен яшәеше көрәшкә корылган кешеләрне яшь аермасы куркыта алмый, ди ул. "Кешеләр бер-берсен ошата икән, нәрсәгә куркырга, бер тапкыр яшибез! Сугыш вакытында мәхәббәткә дә урын бар", ди Юлия.

Шулай да Юлия гаиләдә ике лидер булуы авыр икәнен таный.

— Бер гаиләдә ике лидер булу җиңел түгел, әмма кызык. Каядыр мин аны тыңлыйм, күнәм, каядыр ул минем киңәшләргә колак сала. Бер кеше арыды икән, икенчең күтәреп ала, аннары иптәшең сине канат астына ала. Шулай булганда рәхәт. Икебез дә көчле кешебез, ләкин Фәрит әфәнде янында мин нечкә күңелле гүзәл зат, елап та җибәрә алам. Ул терәк була алырдай ир, сәясәттә каты, принципиаль, әмма гаиләдә бик йомшак кеше, — ди ул.

Юлия Фәйзрахманова белән Фәрит Зәкиев бүген Антальяда. Тормыш корырга тырышалар. Аларга Казаннан Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында ашык-пошык диярлек чыгып китәргә туры килә. Матур итеп, кунаклар чакырып туй итәргә хыяллары да сугыш аркасында чәлпәрәмә килә. "Бик тәмләп күлмәкләр сайлап, кафеларны белешеп, кунакларны чакыру мәшәкатьләре белән йөрисем килгән иде, әмма вазгыять кинәт кенә үзгәрде дә куйды", ди ул.

Юлия Фәйзрахманова һәм Фәрит Зәкиев, никах көне
Юлия Фәйзрахманова һәм Фәрит Зәкиев, никах көне

— Без никах турында күптән уйлый идек. Фәрит әфәнде никахны Казанның Мәрҗани мәчетендә укытырга хыялланды. Шулай итәрбез дидек, әмма башта балам авырып китте, аннары сугыш башланды. Вазгыять кинәт үзгәрде, калу куркыныч, эшебезне дәвам итсәк, мине дә, Фәрит әфәндене дә төрмә көтә иде, — дип искә ала активист. — Бер атандан китәргә кирәк дип ачыклангач, Казанның Мәрҗани мәчетендә никахлаша алуыбызның соңгы мөмкинлеге калды. Шалтыраттык, вакыт бар икәнен белдек тә күлмәк, яулык алдык та тиз генә бардык. Иң якын кешеләребезне генә иярттек. Кафены да аермадык. Чыккач кайда урын булды, шунда бәйрәм иттек.

Минем дә тормышым Казан белән бәйле. Фәрит әфәнденең тормышы, яшәеше татар дөньясы, Казандагы яшәеш белән бәйле, әмма соңгы елларда басым нык булды. Аңа карата басым даими барды, куркыту, өркетү туктамады, әмма китү карарының сәбәбе Украинадагы сугыш булды. Ни ул, ни мин эшчәнлегебезне дәвам итә алмый идек. Соңгы минутларга кадәр безне чиктән чыгармаслар, кемнедер тоткарларлар дип уйлый идек. Әмма, Аллаһыга шөкер, без ике балам, песием белән Антальяга килеп җиттек.

Мин дә, Фәрит әфәнде дә монда да эшебезне дәвам итәбез. Төркиядә Украинадан качаклар күп, алар турында язам, видеолар төшерәм. Харкивтан качак белән интервьюның карау саны ярты миллионга җитте. Мин монда күбрәк файда китерәм. Журналист буларак та, активист буларак та, Бауманга чыксам, мине алып китәрләр иде. Яза алмау, сөйли алмау – иң куркынычы. Фәрит әфәнде дә биредә оештырылган пикет, митингларда катнаша. Ул халыкара дәрәҗәдә эшли ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG