Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның беренче президенты Леонид Кравчук вафат


Леонид Кравчук
Леонид Кравчук

Аңа 88 яшь булган.

Украинаның беренче президенты Леонид Кравчук вафат булган. Бу хакта Українські Новини басмасына мәрүмнең туганнары арасындагы чыганак хәбәр иткән.

Кравчук озак дәвам иткән авырудан соң вафат булган диелә.

Леонид Кравчук 1934 елның 10 гыйнварында Украинаның Великий Житин авылында (1921-1939 елларда Польша) дөньяга килә.

1991-1994 елларда – Украинаның беренче президенты.

1991 елның 8 декабрендә Леонид Кравчук Русия президенты Борис Ельцин һәм Беларус президенты Станислав Шушкевич белән СССРны юкка чыгарган "Беловеж килешүенә" кул куя.

2017 елда Кравчук кырымтатар автономиясе милли булырга тиеш дип белдерде.

"Мин, кырымтатар автономиясенең милли булуын хуплыйм. Анда асаба халык – кырымтатарлар бар. Аларның үзләренең милли автономияләре булырга тиеш", ди Кравчук.

Шул ук елны ул Киевта кырымтатар халкы корылтаеның 100 еллыгына багышланган чараларда катнашты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG