Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янындагы чүп яндыру зводы төзелешенә Татарстан бюджетыннан акча бирелмәячәк


Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы митинг. 2017 ел
Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы митинг. 2017 ел

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин элегрәк “Республика үз өстенә алган бурычларның барысы да үтәде”, дип белдергән иде.

Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылындагы чүп яндыру заводы төзелешен Татарстан бюджеты финансламаячак. Бу хакта "Бизнес Online"-га республиканың төзелеш министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Республика чүп яндыру заводына милек һәм табыш салымына ташламалар биргән, бюджет нигезендә төзелеш инфраструктурасы булдырырга, җир сатып алырга мөмкинлек биргән, керү юлын төзегән.

21 апрельдә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин "Республика үз өстенә алган бурычларның барысы да үтәде", дип белдергән иде. Шулай ук ул чүп яндыру заводына чит илдән җиһазлар кайтартуга бәйле авырлыклар булуын таныды. Бу Русиянең Украинада сугыш башлавыннан соң "Ростех" корпорациясенә, шул исәптән, аның структурасына керүче "РТ-Инвест" оешмасына каршы санкцияләр кертелү белән бәйле.

"Инвестор 1 млрд сум тирәсе акча кертте. Февраль аенда Zosen Hitachi технологиясе нигезендә эшләнгән җиһаз китерү турында килеште. Хәзер бу вәзгыятьтән чыгу юлын эзлиләр", диде ул.

2017 елдан алып Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы протестлар барды. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерде. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.

Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

Узган ел Татарстан парламенты чүп яндыру заводына 2,4 миллиард сумлык ташламаны хуплады.

Заводны 2022 елның 1 декабрендә эшләтеп җибәрергә тиешләр иде. Коронавирус чикләүләре аркасында аны кулланылышка 2023 елның декабрендә тапшырачаклар, дип көтелә.

Чүп яндыру заводының бәясе – 26 миллиард сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG