Accessibility links

Татарстанда татар теле комиссиясен "татар теле һәм туган телләр комиссиясе" итеп үзгәртмәкчеләр


Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов

Карар өлгесе Татарстан хөкүмәте порталында урнаштырылган. Шул ук вакытта урыс теленә аерым комиссия оештырыла.

Татарстан президенты каршындагы "татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен" "Татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыклар туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе" итеп үзгәртергә җыеналар. Бу хакта карар өлгесе Татарстан хөкүмәте порталында урнаштырылган.

Карарга ярашлы, яңа оешачак комиссия максатларына татар телен дәүләт теле буларак үстерүдән тыш республикада яшәүче халыклар туган телләрен саклау һәм үстерү да өстәлә.

Комиссия әгъзаларына килгәндә, анда төрле милли оешмалар вәкилләре кертелгән, элек татар теле комиссиясендә булган кайбер татар активистлары төшереп калдырылган. Комиссияне Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк, диелә документта. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аның урынбасары булачак.

11-18 май көннәрендә карар өлгесенә коррупциягә каршы экспертиза узачак диелә, шуннан соң ул кабул ителергә мөмкин.

Моның белән беррәттән, Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясе төзелергә мөмкин. Комиссия даими төстә эшләячәк диелә. Ул урыс телен куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бару өчен булдырыла, дип әйтелә документта.

Татарстанда "Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе" 2020 елның 7 июлендә оешты. Аңа соңгы елларда даими һөҗүмнәргә дучар булган татар телен һәрьяклап үстерү максаты куелды.

Татарстан хакимияте шул вакыттан бирле бу оешманы республикада татар телен үстерү эше бара дип күрсәтү өчен актив кулланды. Азатлык сорашкан белгечләр аның чыннан да кайбер чаралар үткәрүен, ләкин җитәрлек эшләмәвен, билгеләнгән күп максатларга ирешмәвен сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG