Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиягә хәрбиләрнең җәсәдләрен тапшырырга әзер булуын белдерде


Украина, Ирпен, апрель.
Украина, Ирпен, апрель.

Сүз Киев һәм Чернигов өлкәсендә үлгән Русия солдатлары турында бара. Аларны рефрижератор вагоннарына урнаштырганнар дип хәбәр ителә.

Украина Русия гаскәре солдатлары җәсәдләрен тапшырырга әзер. Бу хакта Украина хәрби-гражданлык хезмәттәшлеге рәисе Владимир Лямзин Reuters агентлыгына белдергән. Украина халыкара һумманитар тәртибен катгый рәвештә башкара дип әйткән ул.

9 майда "Әл-Җазира" телеканалы Киев өлкәсеннән репортаж күрсәтте. Анда Русия хәрбиләренең үле гәүдәләре белән тулган рефрижератор вагоны күрсәтелде.

Украина хәрби көчләре хәбәр итүенчә, сугышта Русиядән 27 200 хәрби һәлак булган. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

Узган атнада Путинның Украинага каршы сугышында Татарстаннан 62 кеше һәлак булуы турында Рөстәм Миңнеханов белдергән иде.

Азатлык Башкортстан һәм Татарстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемлеген барлый, алар турында мәгълүмат туплый.

Сугыш барганда югалтулар турында дөрсе мәгълүмат алу мөмкин түгел.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты.

21 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплады. Русия президенты исеменә юлланган мөрәҗәгатьне 73 депутат хуплап тавыш бирде, бер депутат тотылып калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG