Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне узды


Казан ханнары каберлеге янында дога кылу
Казан ханнары каберлеге янында дога кылу

Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы башлангычы белән оештырыла. Хәтер көнен Рамазан аеннан соң уздыру былтыр тәкъдим ителгән иде.

Бүген, шәүвәл аеның 13 көнендә, Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне уздырылды. Казанны яклап шаһит китүчеләр истәлегенә уздырыла торган Хәтер көне беренче тапкыр майда уздырыла. Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы башлангычы белән оештырыла.

Казанда Хәтер көне аеруча зурлап "Кол Шәриф" мәчетендә узды дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте Бирегә Татарстанның барлык мөхтәсибәтләреннән аксакаллар һәм имам-мөхтәсибләр килгән.

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы утырышыннан соң җәмәгать намазы укылган.

Хәтер көненең төп өлеше алга таба Казан ханнары җирләнгән урын янында дәвам иткән. "Каберлек янында "Йәсин" сурәсе укылды, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Казанны яклап һәлак булганнар һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына һәлак булган татар халкының батырлары рухына дога кылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын һәм рәхмәтләр сорады", диелә хәбәрдә.

Былтыр 25 майда Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасының киңәйтелгән чираттагы утырышында шура рәисе Айрат Әюпов Хәтер көнен һиҗри исәп буенча ел саен шәүвәл аеның 13енче көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде.

Әюпов моны "без мөселман календаре нигезендә яшибез һәм эшлибез. Казан ханлыгы мөселман дәүләте булган, өстәвенә 1552 елдагы вакыйгалар изге Рамазан аена туры килгән. Мөселман календаре "күчеп" йөргәнгә киләсе елда бу дата башка көнгә туры киләчәк", дип аңлатты. Бу Хәтер көнендә Казанны яклап һәлак булучылар белән беррәттән Беренче, Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга да дога кылыначак дип әйтелде.

Әлеге тәкъдим җәмәгатьчелек арасында кайбер каршылыклар уятты. Язучы Фәүзия Бәйрәмова "Хәтер көне – ул сәяси чара, дәүләтчелекне югалту белән бәйле чара", дип аның форматын үзгәртмәскә кирәк дип белдерде.

Милли хәрәкәт активисты, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла фикеренчә, сәяси, милли активизмны бастыру, кануннарны кырыслату шартларында руханиларның яңа Хәтер көнен уздыруны тәкъдим итүе – төрле юллар эзләү ысулы.

Кайбер экспертлар икесе дә булсын дигән фикер белдерде

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG