Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Миңнеханов урыс телен һәм мәдәниятен яклауга кереште


Рөстәм Миңнеханов Халыкара урыс теле көне уңаеннан чыгыш ясый, 6 июнь 2022
Рөстәм Миңнеханов Халыкара урыс теле көне уңаеннан чыгыш ясый, 6 июнь 2022

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Бу турыда ул 6 июньдә, Халыкара урыс теле көне уңаеннан котлау сүзендә әйтте. Узган атна урыс халкының милли бәйрәме – Каравонга килгәч Миңнеханов "урыс мәдәнияте – илебезнең нигезе" дип белдергән иде. Ни өчен мондый белдерүләр нәкъ менә хәзер ясала?

Милли мәсьәләләрдә юл куюларга бәйле яңалыкларны даими ишетеп торган татар җәмгыятен мондый сүзләр аптырашта калдырды. Берничә атна элек кенә Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясе төзеләчәге билгеле булды, ә шундый ук татар теле комиссиясе "татар теле һәм туган телләр комиссиясе" итеп үзгәртеләчәк. 2023 елның 1 гыйнварыннан "Татарстан президенты" атамасы да бетерелә, моңа әзерләнү өчен ярты ел вакыт бирелә.

Ни өчен Рөстәм Миңнеханов хәзер мондый белдерүләр ясый, гәрчә элек халык алдында мондый сүзләр әйткәне юк иде. Моңарчы башка республикаларның милли элитасы Татарстанга һәм татарларга гел ак көнләшү белән карады, башка бер генә республиканың беренче заты да халык алдында чыгыш ясаганда туган телендә сөйләргә батырчылык итми һәм моны башкалардан да таләп итми.

Урыс мәдәниятен ниндидер өстенлекле, илдәге төп мәдәният итеп күрсәтү федераль дәрәҗәдә башланды. Татарстанда урыс мәдәниятенә хөрмәт һәрвакыт булса да, мондый сүзләр моңарчы ишетелми иде. Урыс мәдәнияте һәм урыс теле – илебезнең нигезе дигән сүзләр милли республика җитәкчеләре тарафыннан мөгаен беренче мәртәбә әйтеләдер, һәм дә бу — ике ел элек федераль конституцияне үзгәртү нәтиҗәсе.

2020 елда конституцияне үзгәрткәндә, анда 68нче маддә барлыкка килде, бу маддәдә "Русиянең барлык җирләрендә дәүләт теле – дәүләт коручы халык теле буларак, урыс теле" диелә. Ягъни, урыс мәдәнияте дә, урыс халкы да – илнең нигезе дигән фикерләр шушы үзгәрешләр белән бәйле барлыкка килде.

Татарстанга килгәндә, республиканың хакимият элитасы хәзер тозакта утыра, бу тозакны үзе кормаса да, аңа керергә ул җиңел ризалашты. Бу тозак – икътисади мөмкинлекләр хакына Татарстан һәм татар халкының сәяси хокуклары өчен көрәшүдән тулысынча баш тарту. Моны 2005 елда Казанның мең еллыгын бәйрәм итү белән бәйлиләр. "Татарстанның сәяси лояльлегенә алмашка инфраструктур ресурслар өчен ярышта катнашу мөмкинлеге бирү" дигән шартлы модель нәкъ шул чорда гамәлгә ашырылды.

Татарстанга сәяси амбицияләрегезне калдырыгыз, икътисадыгызны үстерегез диелде

Башкача әйткәндә, Татарстанга суверенитет, федерализмга кагылышлы сәяси амбицияләрегезне калдырыгыз һәм моңа бөтенләй кысылмагыз, сәясәтне үз өстебезгә алабыз, диделәр. Моңа алмашка – икътисадыгызны үстерегез, төзегез, көчегезне шунда юнәлтегез, шул рәвешле бер үк вакытта федераль финанс ярдәме яки инфраструктур кредитлар рәвешендә салымнарның бер өлешен кире кайтарырсыз, янәсе.

Татарстан элитасы моңа килеп капты, чөнки бу вакытка ул, шул исәптән республика эчендә икътисади активларны куллану һәм хосусыйлаштыру хисабына да, илнең сәяси системына берләшкән иде.

Шуңа күрә Татарстан системында идеологияне, сәясәтне чын-чынлап аңлаучы кешеләр калмады. Аларга алмашка "хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр", "завхозлар" килде.

Республикада сәясәт үлде, андый белгечләрнең кирәге дә калмады. Шуңа күрә хәзер шул ук Рөстәм Миңнехановка кайда, ничек, нәрсәне сәяси яктан дөрес итеп әйтергә киңәш бирерлек кеше дә юк, сәяси стратегия турында сүз дә була алмый, ул юк.

Бу 24 февраль башланган "махсус операция" вакытында да күренде. Миңнеханов очрагында азмы-күпме аңлашыла әле – монда систем маневр өчен урын калдырмый, ә менә Мәскәү сәясәтен берсүзсез хуплаган һәм үз белдерүендә рәсми пропаганда сүзләрен кулланган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның җавабы бик сәер булды. Югыйсә дини дәрәҗә аңа почмакларны урап, чама белеп сөйләргә мөмкинлек бирә бит.

Татарстан диния нәзарәтенең республика президенты аппараты тарафыннан идарә ителүе аңлашыла, димәк идеологик белдерүләрне дә, гомуми эшчәнлек юнәлешен дә бер үк кешеләр тормышка ашыра.

Асылда, хәзер Татарстан элитасы инерция белән бара. Аның, Русия хакимиятендәге барлык элитаныкы кебек үк, киләчәкне күзаллавы, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрдә мөстәкыйльлеге юк.

Сүз уңаеннан, Татарстан элитасы бу мөнәсәбәтләрне "Ростех" башлыгы Сергей Чемезовка таянып кормакчы иде. Чүп яндыру заводлары төзегәндә Татарстанны пилот төбәкләр арасына кертү тырышлыгы да шуннан килә, бу заводларны төзү – нәкъ менә "Ростех" проекты. "Ростех"ның КамАЗга зур игътибар бирүе, Миңнехановны "Туполев" корпорациясе башлыгы итеп сайлап кую да шуннан килә.

Кайбер сәясәт белгечләре Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан арасындагы бәйләнешләрне искә алып шартлы рәвештә "татар фиркасе" турында сөйли. Әмма бу шартлы "татар фиркасе" бернинди идеологик фикер дә тудырмый, аның үз субъектлыгы да, Татарстан яки татар халкы мәнфәгатьләрен якларга әзерлеге дә юк.

"Сәясәтне икътисадка алмаштыру" тозагы акрынлап кысыла бара

Ә "сәясәтне икътисадка алмаштыру" тозагы акрынлап кысыла бара, ул нинди дә булса маневрга урын калдырмый. Үз идеологияң, теләгән образың булмаганда берни дә килеп чыкмаячак. Ә идеология юк — аны хуплардай, кирәк булганда әйтеп җибәрердәй, төзәтердәй кешеләр юк. Бу урыс телен һәм мәдәниятен якларга кирәк дигән сәер белдерүләр дә шуннан килә. Татарстан каршында килеп туган проблемнарны берничек тә хәл итмәү дә шуның аркасында. Домино принцибы шикелле: берсе аркасында икенчесе, аннан өченчесе килеп чыга.

Бүгенге көндә Татарстан хакимияте элитасында милли юнәлеш өчен җавап бирердәй һәм шул ук вакытта сәяси мәсьәләләрдә идеологик яктан нык әзерлекле кеше юк.

Татарстан президенты каршында туган телләр комиссиясе бар, аны Марат Әхмәтов җитәкли. Бу комиссияне төзегән вакытта аңа республика эчендәге татар милли мәсьәләләрен хәл итү хокукы бирелде. Милли шураны һәм Дөнья татар конгрессын җитәкләүче вице-премьер Васил Шәйхразиевка Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән бәйләнештә булу йөкләнде. Әмма бу затларның һөнәри эшчәнлекләре һәм белемнәре аркасында кирәкле идеологик "багажы" юк. Гади генә итеп әйткәндә, бу кешеләр беркайчан да сәяси яки идеологик мәсьәләләр белән шөгыльләнмәгән, ә югары дәрәҗәле түрәләр булган. Шуңа күрә алар милли проблемнарны да хәл итә алмый, идеологик фикерләр тудырып, аларны дәүләт дәрәҗәсендә тормышка да ашыра алмый.

Татарстанда милли юнәлеш өчен җавап бирердәй идеологик яктан әзерлекле кеше юк

Чынлыкта бу татарга кагылышлы бар мәсьәләләр өчен җавап бирә торган, формаль яки формаль булмаган вәкаләтләргә ия бер кеше булырга тиеш. Бу кеше татар зыялылары яки белгечләр арасыннан чыккан, милли мәсьәләләрне аңлаган һәм аларның ничек хәл ителүен белгән кеше булырга тиеш.

Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадрановны мисалга китереп була, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аны милли мәсьәләләр өчен җавап лыитеп билгеләде. Аны төрле яклап тәнкыйтьлиләр, әмма идеология өчен бер кешене билгеләп, аңа вәкаләтләр бирү – дөрес әйбер.

Татарстанда исә рәсми затларга идеологиягә, милли мәсьәләләргә кагылышлы дөрес киңәшләр бирердәй кеше яки тармак юк. Миңнехановның урынсыз белдерүләре шуннан килә. Идеологик үзәкнең булмавы татар милләте мәнфәгатьләренә генә түгел, инде күренгәнчә, Татарстан хакимияте элитасы мәнфәгатьләренә дә бәрә.

Айрат Арсланов

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG