— Әлфия ханым, сез Русиядән ни сәбәпле киттегез? Бу адымга сезне нәрсә этәрде?
— Мин хәзерге Русиядәге хәлләр белән килешмим. Дөресен әйткәндә, соңгы 15 ел чамасы депрессиядә идем, аеруча бу Грузиядән соң авырлашты. 2008 елда Русия Грузиягә кереп бәрде, мин ул чакта Мәскәүдә эшли идем. Минем бөтен хезмәттәшләрем, алар арасында үзләрен либерал дип санаучылар да – барысы да шуны хуплады.
Алай гына түгел, алар урыс булмаган өч кешегә (миңа, ингуш егете һәм украин ир-аты) нык ябыштылар. "Грузиннарны бетерергә, татарваны бетерергә" дигән сүзләр булды. Бу безнең Грузияне яклап әйткән сүзләргә җавап иде. Шунда мин аларның фашистлар икәнен аңладым да. Хәтта 90нчы елларда Борис Ельцинны яклап, танклар алдында торган, либерал дип саналган кешеләр дә миңа каршы булып чыкты. "Без бит заманында Казанны да, Грузияне дә яулап алдык бит" дигән аргумент кулландылар.
Шуннан соң минем күзләрем ачыла башлыды, мин "Новая газета"ны укый, Айдар Муждабаевны (кырымтатар блогеры - ред.) тыңлый башладым. Ул чакта Мәскәүдә мин яшәгән урамда Урыс маршлары үтте, анда урыс сәясәтчесе Алексей Навальный да катнашкан иде. Шул вакыйгаларны үз тәрәзәмнән күзәтә идем, чын фашистларны күрдем.
Аннан соң күрше районда бер егетне үтерү вакыйгасын ишеттем. Сәбәбе – ул үзбәккә охшаган булган икән. Чынлыкта ул күпмедер буын Мәскәүдә яшәгән корея гаиләсеннән диделәр. Менә соңгы елларда Мәскәүдә шундый мохит иде, алар бу сугышка әзерләнеп килде. Көн саен диярлек эштә мыскыллау, өстен карау сизелде, күренде. Берәр сәркатиб кереп, "нинди исемнәр сезнең монда, сез урыслар түгелме соң?" дип мыскыллый иде.
2014 елда Украинадагы хәлләр башлангач (Кырым аннексиясе - ред.) мин нәрсә булачагын инде аңлый идем. Ирем миңа ышанмый, "син тилерәсең" дип әйтә иде. Тик мин илдәге атмосфераны бик яхшы сиздем, соңгы эшләгән урыным, зур бер ширкәтнең хисап идарәсендә дә бу нык күренде, кешеләрнең милли мәсьәләләргә мөнәсәбәте бик куркыныч иде.
— Сез Русиядән кая киттегез? Алга таба тормышны кайда һәм ничек күрәсез?
— Хәзер без Төркиядә, Истанбулда. Әлегә белмим, монда калырбызмы, башка урынга китәрбезме. Мөгаен, бу сугыш вакытлы дип уйлыйбыз. Әлегә беренче максат – Русиядән, ул атмосферадан кая да булса качу булды. Анда мин үземне имин хис итми идем.
Соңгы эшемдә әнием белән телефоннан татарча сөйләшә башлаганда, тирә-яктагылар яшен суккандай карый һәм "син нинди телдә сөйләшәсең" дип сорый иделәр. Аларны Русиядә кайдадыр кешеләрнең үз телендә сөйләшүләре, үз милли театрлары булуы шаккатыра иде, хәтта ачуларын да чыгара иде. Тик мин моннан беркайчан да оялмадым, татар булуым белән горурланып яшәдем. Еш кына "әйдә без сине Аля дип йөртик" дигән тәкъдимнән дә гел баш тарта идем. Минем үз татар исемем бар, һәм мин аннан оялмыйм.
— Балаларыгыз сезнең бу фикерләрегезне ничек кабул итте? Хәзер алар нәрсә уйлый, Русиядән күчеп китүне ничек кабул итә?
Әнием, мин Татарстанга бары тик ул бәйсезлек алгач кына кайтырмын, Русиягә кайтасы килми
— Минем кызым Рушания (исеме үзгәртелде) башта Казанда укыды. 7нче сыйныфтан соң яхшырак белем бирү өчен аны Мәскәүгә күчердем, 11нче сыйныфны шунда тәмамлады. Хәзер чит илдә укый. Һәм ул миңа сугыш башлангач: "Әнием, мин Татарстанга бары тик ул бәйсезлек алгач кына кайтырмын, Русиягә кайтасы килми", диде. Безнең хәзер ватаныбыз Татарстан гына, диде ул.
Аның Казаннан ике дус кызы бар, хәзер алар да чит илдә яши. Шул иптәш кызлары да: безнең хәзер башкалабыз Казан, анда гына кайта алырбыз диделәр. Хәзер без урыс халкы, урыс теле кебек төшенчәләрдән арынырга тиеш. Кызлар шулай фикер йөртә хәзер. Сугыш яшьләргә менә шулай тәэсир итә.
Кызым сүзләренчә, аның хәзер Мәскәүдә бернинди дуслары да калмаган. Хәтта заманча, ирекле фикерле, инглиз телен белгән либерал дуслары да Украинадагы атом коралы турында ниндидер уйдырмалар сөйли башлаган. Алдынгы университетларда укыган акыллы кызлар да Русия, урыс дөньясы яссылыгында фикер йөртә. Кызым Мәскәүдә бер кеше белән дә аралаша алмыйм диде.
Шунысы кызык: Рушания белән бергә укыган Русиядән башка кешеләр дә хәзер милли тамырлар эзли. Барысы да берәр "татар булган" бабасын яки әбисен табарга тырыша. Кем фин-угыр, кем яһүд туганнарын табарга тели. Башкача аяк астында нигез сизмибез диләр. Шулай итеп кызым да хәзер АИГЕЛне, Yummy music җырчыларын да тыңлый.
— Ә улыгыз?
— Улым Мәскәүдә яхшы университетта укый иде. Мин аны чит илгә өстерәп алып киттем, ул теләмәде. Хәзер ул депрессиядә, минем белән аз сөйләшә.
Мин аның өчен курыктым. Сугыш башлангач ук, аны гаскәргә алып китәрләр дип борчылдым. Аның университеты хәрбиләр белән якын эш итә, мобилизация булса, аларны беренчеләрдән алырлар иде. Шуңа мин алып киттем аны. Төркиядә аңа ошамый, ул хәзер Европага туганнар янына барырга җыена.
Чит илгә китмәсәк, бәлки, Донбасста мылтык белән йөрергә туры килер иде
Улым үзе татарча сөйләшми, безне кайчак "милләтчелек"тә гаепли. Мин исә аңа милләтчелек белән империалистик шовинизм арасында аерманы аңлатырга тырышам. Озын бәхәсләр алып барабыз. Чит илгә китмәсәк, бәлки, Донбасста мылтык белән йөрергә туры килер иде дип аңлатам, ышанмый, каршы төшә.
Ә болай Истанбулда Казан егетләре бик күп. Алар бер яктан сугышка алмасыннар дип, икенче яктан, илдәге хәзерге режим белән риза булмыйча китә. Күбесе һуманитар юнәлешендә укый, илдәге вазгыятькә бик борчыла. Казанга кайтасылары килә. Борчылмагыз, тиздән кайтырбыз дигәч, бер егет миңа "XX гасыр башында да татарлар тиздән кайтырбыз дип киткән иде, тик кайта алмадылар" дип җавап бирде, "без дә кайта алмабыз" дип елады. Һәм андый балалар күп, мин үзем дә шаккаттым.
— Сез гаиләгез белән сугыш башлангач ук киттегез булып чыгамы?
— Әйе, мин инде күптән китү турында уйлана идем, соңгы вакытта читтән торып, өйдән эшли алдым, шул гына әзме-күпме эшләргә мөмкинлек бирде, чөнки Мәскәү урамнарында йөрергә кирәкми иде, басым алай сизелмәде.
Казанда ул яктан бераз иркенрәк. Миңнеханов Украинадагы сугышны яклый башлаганга кадәр шулай иде. Ул сугышны яклагач, татар театрында Z хәрефе эленгәч, бу инде соңгы тамчы булды, мин китми булдыра алмадым.
— Чит илдә сез нишлисез? Финанс торышыгыз ничек?
— Ирем фрилансер, өйдән эшли, читтә яшәп тә эшләргә мөмкинлеге бар. Күпмедер җыелган акчабыз да бар, әлегә шулайрак. Мин әле бу вакыйгалардан тынычлана гына барам, миңа да берәр эш эзләргә кирәк булыр инде, әлегә эшләрлек хәлдә түгел идем.
— Сугыш алга таба да дәвам итсә, нишләргә җыенасыз? Төркиядә калырга телисезме, әллә барыбер Казанга кайтасызмы?
Ирекле, бәйсез Татарстанга кайтасым килә, андый Татарстанга күп кеше кайтыр иде
— Мин бу хакта гел уйлыйм, минут саен уйлыйм. Кайтабыз дисәк, Татарстан шулай ук Русия эчендә калса, нәрсә үзгәрер соң? Путин түгел, мисал өчен берәр Патрушев яки Кириенко булса, ни үзгәрер? Шундый ук вазгыять булыр, берни үзгәрмәс. Шуңа минем ирекле, бәйсез Татарстанга кайтасым килә, андый Татарстанга күп кеше кайтыр иде.
Бер юлы Казанда таксида барган егет белән сөйләшкән идем. Сәясәт һәм Татарстан турында сөйләшә башлагач, ул шундый сүзләр әйтте: Татарстан хакимияте үз республикасы, бәйсезлеге өчен көрәшергә әзер булуын белсәк, күрсәк, без алар янында булыр идек, бергә көрәшер идек. Шул вакытта да шаккатым.
Мин дә шуны көтәм. Миңтимер Шәймиевнең белдерү ясавын көтәм, нинди дә булса өметле сүзләр әйтүен көтәм. Бәлки, минем романтик хыяллануларым гынадыр, ләкин мин моны телим. Һәм Татарстанны торгызырга әзер булган кешеләр күп, мин моны беләм һәм моңа ышанам.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинның сугыш башлау карарын хуплап чыкты. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде Миңнеханов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!