Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларга татарча мохит кирәк". Әни кеше татарча балалар радиосы оештырган


Балалар өчен татарча сыйфатлы һәм заманча контент барлыкка килә башлады, ләкин ул әле җитәрлек түгел, дип саный "САФ" балалар радиосын оештырган Алсу Галимова. Ул үзе ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен балаларга радио оештырырга булган. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Гаиләдә татар телен саклау, балаларны татар телле итеп тәрбияләү мәсьәләләре соңгы вакытларда тагын да актуальләште. Милли мәгариф тулысы белән диярлек көчсезләндерелгән хәлдә татар телен, балалар милли тәрбиясен татар гаиләләренә үзләренә генә кайгыртырга кала.

Күптән түген интернетта татар телендә "САФ" балалар радиосы эшли башлады. Даими эшләгән бу радиода балалар өчен татарча төрле җырлар, көйләр, классик композиторлар әсәрләре, әкиятләр һәм аудиоспектакльләр, подкастлар, радионың үз тапшырулары чыгып бара. Радионың үз сайты да бар, телеграмда каналы да эшләп килә.

"САФ" радиосын филология фәннәре кандидаты Алсу Галимова оештырган, аның өчен ул кирәкле такымны туплаган. Ул үзе дә әни кеше, мондый радио ихтыяҗын үз кызы тугач сизә башлаган. Ире Марат белән алар Арзубикә исемле кыз үстерә.

Азатлык Алсу ханым белән беренче татарча балалар радиосы турында сөйләште.

— Балалар өчен татарча радионы нигә оештырырга булдыгыз? Бу эшкә сезне ниләр этәрде?

Алсу Галимова
Алсу Галимова

— Бу фикер миндә кызым Арзу тугач ныклап барлыкка килгәндер. Беләсездер, еш кына сабыйларга Вивальди, Моцарт кебек дөньякүләм билгеле классик композиторларның әсәрләрен тыңлатырга киңәш итәләр бит, ул балаларга яхшы тәэсир итә диләр. Минем исә алар белән беррәттән кызыма Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев кебек яраткан иҗатчыларның әсәрләрен дә тыңлатасым килде. Шул рәвешле кызыма тыңлату өчен аерым көйләр һәм әсәрләр туплый башладым.

Моны белгәч, төрле дусларым һәм танышларым шул "җыелма папка" белән уртаклашуны сорый башлады. Димәк, бу төр контентка ихтыяҗ зур икәненә төшендем. Ирем Маратка шуны сөйләгәч, "эшлик" дигән хуплау сүзен ишеттем. Радионың шактый зур эше нәкъ менә аның җилкәсендә, ансыз эшли алмас идем дип уйлыйм.

— Радионы нинди такым белән алып барасыз? Бу эштә кемнәр катнаша?

— Идея тугач, шунда ук фикердәшләремә берләшеп эшләргә тәкъдим иттем. Бер яктан, радио җәдвәлен төзүче – Гөлназ Гарипова-Дениз, ул танылган шагыйрә, "Чулпы чыңы" һәм "Бер толым яктылык" шигъри җыентыклар авторы. Ул радиобызның әдәби мөхәррире.

Радионың музыкаль ягын исә Чулпан Яркәева карый, ул музыка теориясе hәм тарихы белгече. Радиода яңгыраган һәр музыкаль композиция аның "иләге" аша уза.

Әлбәттә, мондый күләмле эштә такым зурая барырга тиеш. Бу көннәрдә генә социаль челтәрләрдә актив эшләр өчен SMM белгечен дә җәлеп иттек, ул да татар даирәләрендә билгеле булган язучы Айгөл Хамматова (Абдрахманова).

Техник яктан да ярдәм итүчеләр бар. Тапшырулар әзерләүдә безгә "Риф рекордс" белән "Yummy music" тавыш яздыру студияләре бик булыша, бушлай эшләү мөмкинлеге бирә. Сайтыбызны да безгә дизайн остасы Назыйм Исмәгыйлев заманча, зәвыклы стильдә эшләп бирде.

— Бу радионы алып баруга ниндидер финанс бармы?

— "САФ" радиосы тулысынча мин әйтеп үткән такымның энтузиазм көче белән генә эшли. Радио эшчәнлеген яхшырту өчен тәүлек буе эшлибез дисәм дә ялгышмам. Бүгенге көндә бернинди матди ярдәм күрсәтелми, әмма, сер түгел, ул бик кирәк.

— Балалар радиосының эчтәлеге нинди? Материаллар, җырларны кайдан аласыз?

Туган телебездә фәнни фикерләү мөмкинлеген, үзләренең сорауларына җавап таба алуларын тәрбияләү мөһим

— Хәзерге вакытта радио интернет киңлекләрендә генә эшли. Ул балаларыбыз өчен туган телебездә затлы әдәби, музыкаль һәм тәрбияви, белем бирүгә юнәлгән. Шуңа бәйле биредә яңгырый торган музыкаль әсәрләр кечкенәдән балаларда халык һәм классик музыка әсәрләренә, ә аудиоспектакльләр татар әдәбияты һәм театры сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләсен дигән максат куйдык.

Балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыру өчен тел төзәткечләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һәм әкиятләрне куябыз. Алар шулай ук сүз байлыгын арттыра, сөйләмнәрен камилләштерүгә уңай йогынты ясый.

Моннан тыш, билгеле, балаларның белемнәрен арттыру, эрудицияләрен үстерү дә мөһим, моның өчен махсус кызыклы тапшырулар әзерлибез. Туган телебездә фәнни фикерләү мөмкинлеген, үзләренең сорауларына җавап таба алуларын тәрбияләү мөһим.

Радио җәдвәлен төзегәндә безнең төп максат – балаларда туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, ана телебезнең матурлыгын һәм камиллеген күрсәтү.

— Тапшыруларыгыз ничә яшьтәге балаларга юнәлгән?

— Башта 12 яшькә кадәр булган балалар өчен эшләрбез дигән максат куйган идек. Хәзер исә яшүсмерләр өчен дә аерым тапшырулар һәм вакыт билгеләргә дип уйлыйбыз, шундый ният бар.

— Аерым тапшырулар дигәндә, алар нинди? Ул тапшыруларны кемнәр әзерли?

— Хәзерге вакытта радиода дистәләп тапшыру бара. Аларның берничәсен әйтеп уза алам. Мәсәлән, биология галиме Гөлнур Фәхруллина "Табигать балалары" тапшыруын алып бара, ул балаларны әйләнә-тирә дөнья белән татарча таныштыра. Логопед Динара Фәйрушинаның "Авазлар илендә" тапшыруы бар, ул авазларның һәм сүзләрнең дөрес әйтелешенә юнәлгән. Тапшыруларның алып баручылары радиода бирелми торган кызыклы өстәмә мәгълүматны Telegram каналда биреп бара.

Якын арада радиода "Китап киштәсе", "Гөлбакча" тапшырулары, татар сәнгатенә, мантыйкка багышланган тапшырулар яңгыраячак дип планлаштырабыз.

Әти-әниләр өчен дә тапшырулар бар, мәсәлән "Кара-каршы" дип аталган тапшыруда балалар психологиясе һәм тәрбиянең мөһим аспектлары турында белгечләр, психологлар фикер алыша.

Моннан тыш моңарчы инде чыккан кайбер проектларны да кулланабыз. Әйтик, "Сәфәри" исемле балалар подкастын бик ошаткан идек, аны да радиода биреп барабыз. "Үчтеки" проекты җитәкчесе Айгөл Әюпова һәм укытучы, сәяхәтче Эльза Нәбиуллина балаларга анда сәяхәтләр, төрле илләр турында сөйли.

Әлбәттә, яңа тапшырулар идеяләре дә бар. Бу көннәрдә балалар арасында "Саф сөйләм" бәйгесен игълан иттек, алар арасында телебезне камил белгән, авазлары матур булган балалар белән төрле кызыклы тапшырулар, әдәби әсәрләр яздыруны башкарып чыгасыбыз килә.

— Үз тапшыруларыгызны аерым чыгару нияте бармы? Кызыклы гына архив җыела бара бит. Хәзер аудиоларны подкаст форматында тарату да популяр.

—​ Әйе, ул теләк күптәннән бар бездә. Иң баштан ук аерым да чыгарып барырга кирәк дип уйладык. Тик әле програмны төзү, алып баручылар белән сөйләшү эше бара, шуңа моның өчен вакыт кирәк. Тәгаен нинди платформаларда урнаштыруны әлегә төгәл әйтә алмыйм, ләкин ниятебез бар.

— Хәзергә тыңлаучылар статистикасы бармы? Сезне күпме кеше, күпме бала тыңлый?

— 1 июньнән радио сынау рәвешендә эшли башлады, радио эшчәнлеге турында әлегә зурдан кубып хәбәр иткәнебез булмады. Ләкин ниндидер реклам булмауга карамастан, бүгенге көндә дөнья буйлап инде 1600дан артык уникаль тыңлаучы бар, бу шатландыра. Билгеле, потенциал бик зур, әле тыңлаучылар ягыннан үсәсе бар.

— Еш кына балалар өчен татарча контент аз дигән зарлануны ишетеп була, җырлар, мультфильмнар җитәрлек түгел диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? Радио җәдвәлен төзегәндә кытлык сизеләме?

Ихтыяҗ булгач, татар телендә китаплар, мультфильмнар, җырлар саны артачак

— Әйе, бер яктан чыннан да балалар өчен татарча сыйфатлы һәм заманча контент аз, әлегә бөтен ихтыяҗны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. Аларның күбрәк, сыйфатлырак, эчтәлеге ягыннан кызыграк булуы бүгенге көндә бик мөһим.

Тик икенче яктан, хәзер балаларыбызга татар телендә продукция һәм контентның артуы сизелә. Заманча технологияләр үсеше чорында бу продукция төрләренә карата таләпләр дә арта бит. Бу мәсьәләдә иң сөендергәне – ихтыяҗ бар! Ихтыяҗ булгач, татар телендә китаплар, мультфильмнар, җырлар саны артачак, мин моңа ышанам. Татарда сәләтле, акыллы, затлы һәм тәвәккәл кешеләр күп, шуңа бар да булыр дип уйлыйм.

— Бүгенге көндә балаларны татар рухында тәрбияләү, татар телендә сөйләштерү мәсьәләләрен ничек хәл итәргә кирәк дип саныйсыз? Ата-аналарга моның өчен нәрсәләр җитми, нәрсәләр кирәк?

— Татарча тәрбия бирү өчен әти-әниләрдә телебезгә карата мәхәббәт хисе булса, ул, һичшиксез, балаларыбызга да күчәчәк.

Әлбәттә, мохит булырга тиеш. Шунысы мәгълүм, билгеле бер чорда бала өчен мохит-тирәлек, дуслар авторитетка әйләнә. Монда исә бала күңеленә кечкенә чакта телебезгә карата салынган ярату орлыклары, шул ук рухта тәрбияләнгән дуслары нигез булып торачак дип уйлыйм. Шуңа бердәм һәм тату булып яшәвебез, балаларыбызга үрнәк була белүебез бик мөһим.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG