Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар радиолары: җырлата, юата, сәясәттән читләшә


7 май – Русиядә радио көнен билгелиләр. Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан медиасы, шул исәптән татар радиолары да цензура шартларында эшли башлады. Моңарчы да сәясәттән читтә торган радиолар вакыйгаларны пропаганда кушканча - халыкны тынычландыру юлы белән җиткерергә тырыша.

Азатлык "Болгар", "Татар", "Тәртип", "Татарстан" радиоларының кайбер мәгълүмати тапшыруларына күзәтү ясады һәм танылган диктор Тәлгат Хәмәтшин белән аралашты.

"Болгар" радиосы: халыкны тынычландырырга тырыша

Дәүләт хисабына эшләүче "Болгар" радиосында һәр сәгать саен эфирга чыгучы "Яңалыклар" чыгарылышы Украинадагы сугыш турында сөйләүне кирәк дип тапмый, күбрәк Татарстандагы рәсми хәбәрләрне һәм "уңай" яңалыкларны җиткерергә тырыша.

6 май көнне эфирда "күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә", "Русиягә кертелгән чикләүләр төбәкләргә зыян салырга мөмкин", "Мөхәммәтшин студентлар белән очрашты", "Бөек Ватан сугышына бәйле чаралар узды" дип сөйләделәр. 5 майда чыккан яңалыкларда кайбер тауарларга бәяләр төшүен, аеруча, смартфоннарның арзанайганын хәбәр иттеләр.

Соңгы вакытта "Авыл сулышы" тапшыруы да сугыш йогынтысында халыкны тынычландыру юлы белән эш итүе күренә. 9 апрельдә эфирга чыккан сәхифәдә Русиягә кертелгән санкцияләр, бәяләрнең үсүе турында сөйлиләр.

"Татарстанда аграр хуҗалыкларның күпчелеге арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерләргә күнеккән. Шуңа да Көнбатыш илләре керткән санкцияләр язгы кыр эшләренә әзерлеккә әллә ни тискәре йогынты ясый алмады", дип сөйли алып баручы.

Тапшыруда авыл хуҗалыгы техникасы эшләнмәләренә бәяләрнең 30-40 процентка артуы, ләкин Татарстанда "күп кенә импорт эшләнмәләре булдырылуы" турында сөйлиләр. Ягъни, зур проблемнар булмавын әйтергә тырышалар.

Азык-төлеккә булган зур ихтыяҗның кимүе дә әйтелә. "Дөрес, бәясе генә ничек күтәрелсә, шулай калды", дип өсти кыю рәвештә алып баручы. Журналист базарда халыкның моң зарларын да ишеттерә. Шулай да, мисал итеп, кәбестәгә бәяләрнең үсүен ул узган елда уңыш булмавы, кәбестә үстерү белән шөгыльләнүчеләр кимүенә бәйләп аңлата. Тапшыру азагында алып баручы фермер Миңталип Миңнехановның сүзләрен китереп: "бәя артуда халык үзе дә гаепле, ялкауланып әзерне биргәнне көтеп утыралар, күпме бакча буш ята", дигән фикер белдерә.

2 апрельдә чыккан тапшыруда да халыкны тынычландырырга тырышалар. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рушан Хәбиповның азык-төлек тауарлары җитәрлек, борчылырга урын юк дигән сүзләренә басым ясала. Санкцияләр вакытында Кытай техникасына ихтыяҗ артуы әйтелә.

"Болгар" радиосы эфирында чыгучы "Актуаль тема" тапшыруы да тыңлаучыларга әлеге ысул белән эшли.

22 апрельдә чыккан эфир "Бәяләр тотрыклана, ажиотаж сүзе онытыла бара, киштәләрдә тауарлар җитәрлек. Бу юнәлештә хөкүмәттән бик зур эш эшләнде" дип башлана. Казанда чыгыш ясаган Русия президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның "чит ил ширкәтләренең Русиядән китүе безнең ширкәтләргә яңа мөмкинлекләр ача" дигән сүзләрен китерә.

25 мартта чыккан "Актуаль тема"да алып баручы даруханәләрдә даруларның юкка чыгуын "имеш-мимеш"ләр дип атый һәм аерым мисаллар да китерә.

"Татар радиосы" һәм "Тәртип" радиосында Украина темасы юк

Хосусый музыкаль радио буларак эшләүче "Татар радиосы", гадәттәгечә, көн дәвамында эфирны җырларга, күңел ачуга кора. "Яңалыклар" вакытында кыскача гына 3-4 хәбәр җиткерәләр.

6 майда әлеге радио өчен көн вакыйгасы итеп 10 сумлык акча тәңкәсендә "Казан" язуы төшерелүен хәбәр иттеләр. Шулай ук Татарстанда хаталы элмә такталар бәйгесе турында сөйләнде, каратэ ярышында республика вәкилләре җиңү яулавы әйтелде. 5 майда кичке эфирда "Сәләт" аланы турында сөйләштеләр.

"Татар радиосы"ннан аермалы, "Тәртип" радиосында мәгълүмати-публицистик тапшырулар шактый. Шулай да сугыш, аның йогынтысы, Украина мәсьәләсе телгә алынмый. Тапшырулар нигездә мәдәнияткә, телгә, дингә кагыла.

"Тәртип" радиосының "Хәбәрләр" чыгарылышы, гомумән, сәяси яңалыкларны читләтеп уза. Аерым алганда, 6 май көнне мәктәп укучалыры өчен каникулның кайчан башлануын, "Зәкәт" фондының һәйрия эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясавын, Тинчурин театрында "Кара пулат" спектакле күрсәтеләчәген хәбәр иттеләр.

Башка радиолардан аермалы, "Тәртип"тә туры эфирда эшләүче тапшырулар да бар. Азатлыкның үз чыганаклары мәгълүматына күрә, чакырылган кунакны алдан ук Украина, сугыш темасына сөйләмәскә сорыйлар.

"Хокук һәм хаклык" тапшыруында исә сугыш башланганнан бирле салым, пенсия түләүләре, телефон аша алдаучылар турында сөйләшкәннәр. Сугыш шартларында кеше хокуклары бозылу очраклары турында махсус чыгарылышны монда ишетеп булмый.

"Татарстан" радиосы Мәскәү кушканча эшли

Мәскәү карамагында эшләүче "Татарстан" радиосының үз FM ешлыгы булмаса да, ул Украинага бәйле яңалыкларны җиткереп тора. 6 майда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның фетнәчел Луһански "халык республикасы"на сәфәре турында хәбәр иттеләр.

"Җиде көн" тапшыруында Татарстан Дәүләт шурасының Путинның Украинага каршы сугышын хуплавына да зур урын бирелде.

"Яңалыклар"да Бөек Ватан сугышы темасына еш тукталалар. Аерым алганда, Җиңү көне алдыннан Мәскәү Кремлендә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы узуы, 2022 елда Татарстанда алты сугыш ветеранының торак шартлары яхшыртылачагы әйтелә.

***

"Татарстан" радиосында 32 ел эшләгән диктор Тәлгат Хәмәтшин бүгенге татар телле радиоларга үз бәясен бирде.

Тәлгат Хәмәтшин
Тәлгат Хәмәтшин

"Бу радиолар барысы да яшәргә хаклы. Алар бит аерым бер максат куеп эшлиләр. Минем аңлавымча, аларның беренче максаты – халыкны агарту, җентекле мәгълүмат җиткерү, телне үстерү. "Татарстан" радиосы гомер буе яшәеш проблемнарын күтәреп эшләде һәм киләчәктә дә шулай эшләр. Беренче планда милләт язмышы торды. Телебезне югалтмау, аның сафлыгы өчен көрәш, әдәбият үсешен күрсәтү.

20-30 ел элек динне телгә дә алырга ярамый иде. Җомга көн "Татарстан" радиосында азан белән башланып китә.

Башка радиоларның эшләре ничек башкача корылган? Үзләре җавап бирсен. Мәсәлән, "Болгар" радиосын ишетеп беләм. Анда "Хак дин" тапшыруы бар, 5-10 минут булса да авыл хуҗалыгы, тел язмышы турында сөйлиләр. Ә менә "Татар радиосы" күбрәк музыкага, күңел ачуга, шаяруга кайтып кала дип беләм. "Китап" радиосын тыңлаган юк. Бер ачыла, бер ябыла торган "Тәртип" радиосы бар. Иртән туры эфирда эшлиләр. Халык сорауларына җавап бирәләр", диде ул.

Украинадагы сугыш турында сүз барганда радиолар Русия сәясәтен яклый. Башка юнәлештә эшләсәләр, кулына тиз сугачаклар, дип саный диктор.

"Әгәр журналист эчтәлекле, тирәнтен анализ үткәрә икән, мәсәлән, Украинадагы хәлләр турында тапшыру эшләсә, беркем дә аның авызына сукмый. Кире якка сукалый икән, кулына тиз сугачаклар. Ниндидер бер урталыкны табып, тапшыру эшли икән, эшләсеннәр.

Мин радиолар өчен җавап бирә алмыйм. Ни өчен алар сәясәт белән шөгыльләнмәскә тиеш икәнлеген әйтергә хакым юк. Әгәр дөреслекне, хаклыкны алгы планга куеп, "Татар радиосы", йә "Болгар" радиосы "Украина турында сез нәрсә уйлыйсыз, дип махсус сәхифә ачып җибәрсә, минемчә, аны эшләтерләр иде. "Татарстан" радиосында реклам рәвешендә ветераннарның Украинадагы хәлләргә мөнәсәбәтен белдерәләр. Алар барысы да Украина ягындагыларга каршы инде. Аларны "нацист", "милләтче"ләр дип атыйлар", ди ул.

Ни өчен 30 ел буена татарда сәяси, икътисади темаларга эшли торган радио барлыкка килмәде, дигән сорауга ул:

"Татмедиа"дан сорарга кирәк. Өстән планны алар төшерә. Мин алар өчен җавап бирә алмыйм. Мәсәлән, "Татарстан" радиосында 90нчы елларда "Суверенитет и пути его реализации" тапшыруы барды. Ул Рафаил Хәкимов җитәкчелегендә атнасына бер тапкыр 45 минут чыга иде. Атнаның һәр дүшәмбе көнендә 10-15 минут Мидхәт Миншин "Татарстан – мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш" дигән темага әңгәмәләр, публицистик чыгышлар алып барды. "Татарстан" радиосында бүген дә әлеге мәсьәлә күтәрелеп китә, ныклап булмаса да. Радио читтән күзәтүче булып кына кала алмый. Ни өчен 30 ел буена шундый радио барлыкка килмәвен өстәге җитәкчеләрдән сорарга кирәк", дип сөйләде Тәлгать Хәмәтшин Азатлыкка.

Кадерле укучылар! Белүегезчә, Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "ят агент" дип тамгалады һәм аның сайтларын даими томалап тора. Әмма без эшебезне дәвам итәбез. Безне хәзер дә укып та, карап та була. Моның өчен VPN йә көзге сайтларны кулланырга, шулай ук безнең социаль челтәрләргә, Telegram каналына язылырга кирәк. Файдалы киңәшләрне монда таба аласыз.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG