Accessibility links

Радий Хәбиров: "Тугандаш Татарстаннан башка без бөтенләй алга китә алмыйбыз"


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров, архив фотосы
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров, архив фотосы

Русиянең Инвестицион климат һәм төбәкләр потенциалы рейтингында Татарстан белән Башкортстан беренче бишлеккә кергән.

Татарстан – икенче урында, Башкортстан – бишенче. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу ике төбәк бер-береннән башка алга китә алмый дип искәрткән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Петербурдагы халыкара икътисади форумда Русиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов Башкортстанның беренче бишлеккә беренче тапкыр гына кермәвен искәрткән. Инвесторлар белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга икәнен Башкортстан җитәкчелегеннән өйрәнергә кирәк, дигән Белоусов.

Рейтинг нәтиҗәләренә фикер белдереп Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Эшебезне бәяләүләре өчен без рәхмәтле. Узган юлы да рейтингта бишенче идек. Менә хәзер өйгә кайтырмын да, тагын бишле алдык, ә тугандаш Татарстан тагын икеле алды дип әйтермен. Тугандаш Татарстаннан башка без бөтенләй алга китә алмыйбыз, ә алар – бездән башка", дип искәрткән.

Узган елның октябрендә Татарстан президенты эш сәфәре белән Башкортстанга килгән иде.

"ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе"ндә булганнан соң Рөстәм Миңнеханов "Әгәр нәрсә дә булса эшлисең икән, менә шулай эшләргә кирәк! Мин бик тәэсирләндем", диде һәм Татарстанның да моңа охшаш проектны гамәлгә ашыру ниятләре булуын белдерде.

Радий Хәбиров исә Татарстанда эшкәртү сәнәгате, машина төзелеше көчле булуын таныды. "Ләкин шул ук вакытта Татарстанның да бездә җитештерелгән әйберләргә ихтыяҗы бар. Ә безнең – Татарстанда җитештерелгәннәргә", дигән иде Хәбиров.

Җанисәп алдыннан Башкортстан белән Татарстан җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр арасында бәхәсләр туып торса да, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Медиаклуб" утырышында "башкортлар белән талашмаячакбыз" дип белдергән иде.

Ике республиканың инвестицион климаты макталса да, чынлыкта, президент Владимир Путин 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Көнбатыш чикләүләре нәтиҗәсендә Русиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да икътисади вазгыять шактый начарайды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG