Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда экология активистлары  Русия думасының яңа канунына төзәтмәләр белән килешмәүчеләрдән ярдәм сорый


“Стәрлетамак, сула” хәрәкәте активистлары фикеренчә, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү һәм экологик экспертиза уздыруны камилләштерүгә кагылышлы канун өлгесен хәзерге хәлендә кабул итсәләр, бу кешеләрнең мөһим экологик карарлар кабул итүдә катнашуына комачаулаячак.

"Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активистлары Русия думасының яңа канунына төзәтмәләр белән килешмәүчеләрдән ярдәм сорый.

Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү һәм экологик экспертиза уздыруны камилләштерүгә кагылышлы, аерым федераль канун чыгару актларына кертеләсе төзәтүләр турында сүз бара.

Активистлар фикеренчә, канун өлгесен хәзерге хәлендә кабул итсәләр, бу кешеләрнең экологик мөһим карарлар кабул итүдә катнашуына комачаулаячак.

"Хокукларны болай кырыс чикләүләре, һичшиксез, Русиянең экологик иминлегенә куркыныч тудырачак. Канун өлгесенә ярашлы, иҗтимагый оешмалар иҗтимагый экологик экспертиза уздыру тәкъдимен ясый, аны оештыра һәм уздыра алмаячак" диелә хәрәкәтнең ВКонтактедагы сәхифәсендә.

Бу фикер белән риза булучыларга Русия Думасының экология комитеты рәисе Дмитрий Кобылкин исеменә мөрәҗәгать язарга тәкъдим иткәннәр, моның өчен бер көн генә калды диелә.

Башкортстанда экология активистлары даими актив эшчәнлек алып бара. Әмма шул ук вакытта узган ел экология активистларына басым ягыннан Башкортстан беренче бишлеккә кергән дип хәбәр ителгән иде.

Узган елның ноябрендә Башкортстанда иҗтимагый экология хәрәкәтләренең ВКонтактедагы "Яшел калкан – Куштау" ("Зелёный щит – Куштау" һәм "Стәрлетамак, сула!" ("Стерлитамак, дыши!") сәхифәләрен томаладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG