Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел экология активистларына басым ягыннан Башкортстан беренче бишлеккә кергән


Куштауны яклау вакыйгалары, архив фотосы
Куштауны яклау вакыйгалары, архив фотосы

Экология активистларына басым ясау очраклары ягыннан Мәскәү, Башкортстан, Архангельски, Мәскәү һәм Волгоград өлкәләре алдынгылыкта.

Узган ел Русиянең 44 төбәгендә 181 экоактивистка төрле төрдәге басымнар теркәлгән, шул исәптән, Мәскәүдә активист Заһид Уразбахтин үтерелгән. Бу хакта 17 февральдә Русиянең Иҗтимагый пулатында "Экологик канун бозуларга каршы чыгучы активистларның һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларның хокукларын саклау" исемле түгәрәк өстәл утырышында әйтелгән.

Русиянең социаль-экологик берләшмәсе рәистәше Виталий Серветник 2021 елда табигатьне яклаучыларның хокуклары бозылу һәм аларга басым ясау очраклары турында күзәтү нәтиҗәләрен тәкъдим итте, дип яза "Эхо Москвы".

Экология активистларына басым ясау очраклары ягыннан Мәскәү, Башкортстан, Архангельски, Мәскәү һәм Волгоград өлкәләре алдынгылыкта, дип хәбәр иткән Виталий Серветник.

"Экология проблемы хәл ителгән кебек тоелганнан соң, Шиес булсынмы ул, Куштаумы, без боларның барысыннан соң активистларга басым дәвам итүен күзәтәбез. Күрүегезчә, Архангельски өлкәсе һәм Башкортстан элеккегече алдынгылыкта. Бу – проблем хәл ителгән кебек тоелганнан соң да, басым дәвам итә дигән сүз", дип искәрткән Серветник.

Җәмәгатьче әйтүенчә, узган ел активистларның протест чараларында катнашуы өчен штрафлар күләме дә уртача 1,5 тапкырга арткан.

"Кануннар җыелмасы шуның кадәр кырысландырылган, үз фикереңне белдерү мөмкин түгел диярлек", дигән Виталий Серветник һәм активистлар башка төрле канунлы ысулларга, шул исәптән хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итеп караганнан соң гына протест чаралары уздыра, дип искәрткән.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләренә ярашлы, белгечләр Русиянең иҗтимагый пулатына халык алдындагы чаралар турындагы канунга 2004 елдан соң кертелгән барлык төзәтмәләрне, "кешенең һәм ватандашның хокукларын һәм иреген чикләүче" буларак, гамәлдән чыгаруны киңәш иткән.

2020 елның августында Башкортстандагы "Сода ширкәте" Куштау шиханыннан чимал чыгарырга ниятләгәч, җирле активистлар моңа каршы чыккан иде. Тауда экология активистлары һәм БСК кешеләре арасында бәрелеш булды. Ахырда Башкортстан җитәкчесе Радий Хабиров Куштау эшкәртелмәячәк дип белдерде. Русиянең табигать һәм экология министрлыгы Куштауга төбәк әһмиятендәге аеруча саклана торган табигать җирлеге статусы бирде.

Әмма Куштау вакыйгасы моның белән генә онытылмады.

Былтыр Башкортстан эчке эшләр министрлыгы Куштау шиханындагы вакыйгаларның бер еллыгын уздыру ярамаганын әйтеп, активистларга кисәтүләр таратты.

Шулай ук Ишембай шәһәре мәхкәмәсе активист Григорий Горовойны 40 сәгать мәҗбүри хезмәткә хөкем иткән иде. Ул Куштауда җыелып чәй эчү турында социаль челтәрдә чыккан хәбәр астына, чарага килергә чакырып язма калдырган булган.

Узган елның ноябрендә Башкортстанда иҗтимагый экология хәрәкәтләренең ВКонтактедагы "Яшел калкан – Куштау" ("Зелёный щит – Куштау" һәм "Стәрлетамак, сула!" ("Стерлитамак, дыши!") сәхифәләре томаланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG