Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге халыклар телләрен бетерүче урыслар урыс теле иң начар хәлдә дип чаң кага


Чаллыда татар активисты Рифат Бәдретдинов татар телен укытуны яклап ялгыз пикетта (архив фотосы)

Тел белгечләре татар теленең интернетта чикләнгән тел булып калуын әйтә. Мари һәм чуаш теле белгечләре мәктәпләрдә туган тел укыту ике тапкырга диярлек кимүен белдерә. Ә урыслар урыс теле иң начар хәлдә дип, урыс теленә игътибарны тагын да арттырырга чакыра.

20-22 июльдә Казанда "Русия һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау чаралары" дип аталган фәнни конференция узды. Җыенга Мәскәүдән, Идел буе республикаларыннан тел белгечләре килде.

Җыенда интернет, мәгълүмат технологияләренә аерым басым ясалды. Шул ук вакытта Мәскәүнең мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруын тәнкыйтьләүчеләр дә, Татар университеты кирәклеген күтәрүчеләр дә булды.

Мәскәүләр урыс теленең иң авыр хәлдә булуын тәкрарлый

Гадәткә кергәнчә, фәнни җыенда Мәскәүдән килгән кунаклар сүзне беренче булып алды. Ачылышта ЮНЕСКО карамагындагы "Һәркем өчен мәгълүмат" програмының Русия комитеты рәисе урынбасары Сергей Бакейкин иң зур басым урыс теленә бара дип белдерде.

Сергей Бакейкин
Сергей Бакейкин

— Юкка чыгып баручы телләрне генә сакларга кирәкми. Бүген урыс теле проблемы да бар. "Урыс дөньясы" фонды рәисе Вячеслав Никонов әйткәнчә, соңгы 10 елда урыс телле кешеләр саны 50 миллионга кимегән. Башка бер тел дә шундый кыска вакыт эчендә зур югалту кичермәде, — диде ул милли телләрнең юкка чыгу куркынычына багышланган җыенда.

Аның фикеренчә, бүген урыс телен инглиз теле фәннән, туризмнан һәм башка тармаклардан кысрыклап чыгара.

Евгений Кузьмин
Евгений Кузьмин

ЮНЕСКОның Русия комитеты вәкиле Евгений Кузьмин кечкенә халыкларның телләре юкка чыгуын әйтте. ЮНЕСКО фаразына күрә, XXI гасыр уртасына телләрнең яртысы, ә гасыр ахырына 10 проценты гына сакланып калачак, диде ул.

"Бүген интернетта татар теле мәгълүмати яктан чикләнгән тел"

Русиядә милли телләр проблемнары, урысча сөйләшүчеләр илдәге башка халыкларның телләрен үтерү хакына арттырылуы турында аерым секцияләрдә генә әйтелде. Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәре Булат Хәкимов сүзләренчә, бүген татар теле интернетта һибрид телгә әверелгән. Татар телен анализлауда алгоритмнар, модульләр эшләнмәгән, шул рәвешле, татарча контекстлы реклам кебек мөмкинлекләр юк.

Кеше үзе теләгән телдә мәгълүмат таба алмаса, аннан баш тартырга мәҗбүр була

— "Бүгенге һава торышы" дип язсагыз, сезгә интернет беренче итеп 50 ел элек басылган берәр мәкалә тәкъдим итәргә мөмкин. Ә кешегә бүгенге һава торышы, көннең болытлы йә болытсыз булуы хакында мәгълүмат кирәк. Аерым мөмкинлекләр дә бар, ләкин хәл ителмәгән техник проблемнар җитәрлек. Кешене гаджеттан аерып булмый. Шуңа да кеше үзе теләгән телдә мәгълүмат таба алмаса, аннан баш тартырга мәҗбүр була. Әлеге телдә мәгълүмат чикләнсә, мәгълүмати технология аз кулланылса, алар эшкәртелми башлый һәм тел цифрлы чынбарлыктан кысрыклап чыгарыла, — диде ул.

Булат Хәкимов (архив фотосы)
Булат Хәкимов (архив фотосы)

Мисал буларак Хәкимов "Яндекс"та татарча эзләүләргә бәйле тикшеренү үткәрүләре турында сөйләде. Татарча иң күп эзләнгән юнәлешләргә концерт, башкаручылар, фильмнар, ТВ, радио, бәйрәм, туган көннәр, котлаулар, уку, мәктәп һәм дин турында сораулар кергән. Икенче урында — төшләр, юрау, йолдызнамә, рецептлар, ризык, ашамлыклар, әдәбият, шигырьләр (мәктәп програмына бәйле). Еш эзләнә торган өлкәләрдә өченче урынны сәламәтлек, табигать, хайваннар, үсемлекләр, социаль челтәрләр, сәяхәтләр, ягъни милли мәсьәләгә кагылышлы булмаган темалар били. "Яндекс"та татарча иң аз эзләнә торган темалар — һава торышы, торак, автомобиль, финанслар, төзекләндерү, йорт җиһазлары.

Икътисадка бәйле мәсьәләләрдә татарча эзләүләр юк дәрәҗәсендә

— Икътисадка бәйле мәсьәләләрдә татарча эзләүләр юк дәрәҗәсендә. Без студентлар белән "Яндекс" эзләү тарихында моны тапмадык. Мәсәлән, "Казанда эш" дигән әйберне көненә йөзләгән мең кеше эзлидер. Димәк, татар телле кешедә бу тармакларны татарча эзләргә кирәкми дигән фикер туган. Моны башка тикшерүләр дә күрсәтә.

"Башым авыртса, нишләргә?" дигән сорауга интернет бу сүзләрне түгел, ә сорауны эшкәртеп аңа җавап табарга тиеш. Татар телле кешеләр моның эшләмәвен аңлады һәм аларда бу кирәкмәс әйбер буларак кабул ителә, — ди ул.

Булат Хәкимов фикеренчә, интернетта татар контенты җитәрлек түгел, фән өчен татарча антиплагиат эшләнмәгән. атарга "Алиса" ясалма интеллектның татарчасын да булдырырга кирәк ди.

Онлайн тәрҗемә, сөйләм технологияләре, эзләү системы, өйрәтүче програмнар, чат-ботлар кирәк

— Ясалма интеллект тел белән бәйле. Тел модельләре булдырылмыйча, берничек тә аны үстереп булмый. Онлайн тәрҗемә, сөйләм технологияләре, эзләү системы, өйрәтүче програмнар, чат-ботлар кирәк. Бүген интернетта татар телен мәгълүмати яктан чикләнгән тел дип әйтергә була. Гәрчә, бу республиканың дәүләт теле, милионнан артык кеше сөйләшә торган тел дип әйтсәк тә, — ди ул.

Гамәли семиотика институты шуның белән шөгыльләнә дип ышандырды галим. Әлеге технологияләр татар телле кулланучылар өчен генә түгел, ә Татарстан депутатлары, түрәләре өчен дә файдалы була алыр иде дигән фикер дә әйтте.

— Хәзер мин урыс телендә сөйлим. Бу аудиториядә иң аңлашыла торган тел. Әгәр дә минем телемне таный алучы модуль эшләнгән булса, сез урыс телендә титрлардан укып кына бара алыр идегез. Бу Татарстан хакимияте өчен бик мөһим. Мәсәлән, парламентта татарча исәнләшәләр дә, урысча чыгыш ясауга күчәләр. Әгәр дә бүген киңәшмәне татар телендә генә алып барсалар, эш алга китмәячәк. Синхрон тәрҗемә бар, ләкин ул чыгымлы бит, — диде Булат Хәкимов.

Интернетта татар контентын нигездә тел активистлары тутырып бара. Шуларның берсе — Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. Ул соңгы 6-7 елда дәүләттән ярдәм алмыйча милли проектлар эшләү активлашты дип саный. Бу нигездә татар волонтерлары хисабына алып барыла.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

Мисал өчен, популяр фильмнарны, сериалларны тәрҗемә итүче "Безнең тәҗрибә" проекты, Һарри Поттер әсәрен тәрҗемә итүне, "Татар электрон китабы" проектын атады. Моңа дәүләт акча бирә алмый, чөнки бу пиратлык санала. Әмма тел активлыгы өчен мөһим эш ди ул.

— "Гыйлем" проекты бик күп волонтерларны берләштерә, беркайчан да дәүләттән ярдәм алмады. Ул меценатлар, галимнәр хисабына яши, — ди Шәйхин.

"Бүген университетта татарча укытырга белгечләр бар, ләкин төркемнәр юк"

Фәнни җыенда татар теленең фәнни тел буларак юкка чыга баруы турында да әйтелде. Бүген татарча фәнни мәкаләләр язучыларга кытлык, ди Тарих институтының фәнни хезмәткәре Шамил Садыйков.

Күп кенә журнал мөхәррирләре татарча яза алган кешеләр таба алмауга зарлана

— Күп кенә журнал мөхәррирләре татарча яза алган кешеләр таба алмауга зарлана. Хәзер бер тармакка багышланган журналга мәкаләләр әзерләү мөмкин түгел. Шуңа журналлар дисциплинаара юнәлешендә басыла, — ди ул.

Садыйков Милли университет кирәклеге һәм әлегә моның өчен белгечләр булуын әйтте.

— 90нчы елларда аерым татар институты булдырылмаса да, төрле институтларда татар төркемнәре ачылды. Аграр институтта, төзелеш университетында татарча да укыттылар. Безнең дәреслекләр җитәрлек, — ди ул. — Моңа кадәр Татарстан уку йортлары ректорлары белән татар төркемнәрен булдыру турында сөйләшү үткәрелгән иде. Мәгариф министрлыгыннан татар теленнән имтихан бирүче укучыларга югары уку йортына кергәндә өстәмә балл бирү тәкъдиме дә булды. Татар теленнән дәүләт имтиханы тапшыру каралмаган. Бүген дөньяда төп компетенция булып кешенең үз ана телен белүе саналса, Русиядә үз телен белмәгән укучы да рәхәтләнеп аттестат ала. Мин үз вакытында бердәм республика имтиханында (ЕРЭ) эшләдем. Әйе, анда татар телен белмәгән балалар да бар иде. Соңгы елларда бу мәсьәлә сүрелде. Әмма әлегә белгечләр, ресурслар бар, ләкин төркемнәр туплый алмыйлар.

Садыйков сүзләренчә, киләчәктә укытучылар җитмәскә мөмкин. Дәүләттән зур ярдәм булмаса, тел сүреләчәк дип саный ул.

— Дәүләт програмы бар, ул яхшы язылган. Кызганыч, бүген анда язылган әйберләрне тулысынча тормышка ашыру мөмкин түгел. Тел үсеш алсын өчен хәзер дәүләттән зур ярдәм кирәк. Без һәрвакытта да гаиләгә игътибар итәргә кирәк дибез. Балаларга тамырларыбыз турында сөйлибез. Әмма дәүләттән ярдәм һәм кызыксыну булмаса, тел акрынлап сүреләчәк, — диде Шамил Садыйков.

Мари Иле һәм Чуашстанда хәл тагын да мөшкел

Татар теле проблемнары янында мари һәм чуаш телләренеке тагын да катлаулырак күренә. Бу процесс аеруча 2017 елда Путин туган телләрне мотлак укытуны тыйганнан соң көчәйгән.

Бөтенмари шурасы президиумы әгъзасы Галина Ширяева Мари Илендәге вазгыятькә анализ ясады. "Хәтта авыл җирлекләрендә дә марилар урысча сөйләшүгә күчә бара", дип бүгенге хәлне тасвирлады ул.

Мари теле, әдәбияты һәм тарихы институты үткәргән социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, марилар арасында үз туган теле дип мари телен санаучылар 2001 елда 81,8 процент булса, 2019 елда 66,9 процентка калган.

Конференциядә күрсәтелгән саннар
Конференциядә күрсәтелгән саннар

— 18 ел дәвамында бу күрсәткеч ел саен 1 процентка төшкән. Бу бик зур борчу тудыра. 2001 елда гаиләдә мари телендә сөйләшүчеләр 70 процент булса, 2019 елда 34 процентка калган. Ягъни 50 процентка кимегән. 20 ел элек башлангыч сыйныфларда мари телендә укытсалар, хәзер андый мәктәпләр калмады. Бу тынычланырга җирлек бирми. Башкортстанда, Татарстанда кайбер мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында укыту теле булып мари теле санала. Гаҗәп, ләкин бу чынбарлык, — ди ул.

2017 елгы тел кризисыннан соң, мәктәпләрдә мари телен сайлаучылар нык кимегән. Бүген Мари Илендә мәктәп укучыларның 26 проценты гына туган тел һәм дәүләт теле буларак мари телен өйрәнә. Шул ук вакытта урыс телен сайлаучылар арта – хәзер ул 58 процентка җиткән. Татар телен исә, 1,5 процент сайлаган, бу — 1 176 бала.

Бишенче дәрәҗә телнең үлеп баруын күрсәтсә, хәзер мари теле дүртенче дәрәҗәгә төште

— Мари теле бүген авыр хәлдә. Бишенче дәрәҗә телнең үлеп баруын күрсәтсә, хәзер мари теле дүртенче дәрәҗәгә төште. Алга таба безнең тел ясалма мохиттә генә калуы ихтимал. Республика телләрен ихтыяри укытуга күчерү турында федераль канун кабул ителгәннән соң, тел өйрәнергә теләүчеләр саны сизелерлек кимеде. Хәзер мари теле Мари Иле халыклары мәдәнияте дәресендә генә укытыла. Мин дәүләтнең авыл хуҗалыгына мөнәсәбәте үзгәрүен теләр идем. Ник дигәндә, бу авылның үсешенә һәм тел мохитенә йогынты ясаячак, — диде Галина Ширяева.

Күрше Чуашстанда да хәл бик катлаулы. Чуаш дәүләт һуманитар фәннәр институты галимәсе Алевтина Долгова соңгы биш елда, ягъни телләрне ихтыяри укыту сәясәте башланганнан соң, чуаш телен сайлаучылар ике тапкырга кимегәнен әйтте.

2017-2018 уку елында укучыларның 84 проценты чуаш телен туган тел буларак сайлаган булса, 2018-2019 елларда – 55 процентка, 2021-2022 елларда – 37 процентка калган.

Бүген Чуашстанда укучыларның 94 проценты урыс телендә һәм 6 проценты гына чуашча белем ала. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, республика халкының 68 процентын чуашлар тәшкил итә.

— Мәктәпләрнең телне өйрәнүгә кызыксындыру уятуы күпкә кимеде. Бу шартларда үз теленә битараф булмаучылар кала. Алар үз фикерләрен интернетта җиткерә, — диде ул.

Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG