Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия хәрбиләренең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны сорый


Бурятия хәрбиләренең хатыннары ирләрен Украинага каршы сугыштан кайтаруны сорый
Бурятия хәрбиләренең хатыннары ирләрен Украинага каршы сугыштан кайтаруны сорый

Хәрбиләр гыйнварда "күнегүләргә" киткән булган һәм хәзер Украинага каршы сугышта катнаша. Хатыннары әйтүенчә, алар дүрт ай сугыш кырында, күбесе суык тидереп авырый.

Бурятиядә хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары республика башлыгы Алексей Цыденовка мөрәҗәгать яздырган, алар ирләрен өйгә кайтаруны сорый.

Гыйнварда хәрбиләр "күнегүләргә" киткән булган һәм хәзер Украинага каршы сугышта катнаша, дип хәбәр иткән "Сибирь.Реалии"га мөрәҗәгать язучыларның берсе – Вера Партилхаева.

"Алар 24 февральдән "махсус операциядә" катнаша. Рухи яктан да, физик яктан да ардылар. Барысы да җиңелчә яки уртача дәрәҗәдә контузия алган", дип сөйли алар видеода.

Хатын-кызлар әйтүенчә, хәрбиләр дүрт ай сугыш кырында, аларның күбесе суык тидереп авырый.

"Бу тәртипсезлекне телевидениедан күрсәтмиләр! Бөтенесе курка, дәшмәскә дип фәрман бирелгән. Бу гаделсез сугыштагы һәр хәрбинең үлеме сезнең намусыгызда булсын! Улларыбызны һәм ирләребезне ватаннарына кире кайтаруыгызны таләп итәбез!", дип яза Вера Партилхаева, Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка мөрәҗәгать итеп, үзенең социаль челтәрләрендә.

Аның әйтүенчә, мөрәҗәгатьне яздыруда Тацински бишенче танк бригадасы хәрбиләренең хатыннары катнашкан. Бу бригададан кимендә 30 хәрбинең һәлак булуы билгеле диелә. Сибирь.Реалии язуынча, июнь уртасына Бурятиядән 184 хәрбинең үлеме расланган. Русия төбәкләре арасында һәлак булучылар ягыннан республика икенче урында тора. Саклану министрлыгы бу белешмәләргә фикер белдерми. Әлегә хатын-кызларның мөрәҗәгатенә хакимиятләрнең җавабы юк.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла.

Шул ук вакытта Татарстаннан һәм Башкортстаннан да Украинадагы сугышта үлүчеләрнең рәсми танылган саны артканнан арта бара. Азатлык алып барган исемлектә генә дә Татарстаннан – 77, Башкортстаннан 114 кешенең фамилиясе бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG