Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында туган телләрне укыту концепциясе 60 процентка тормышка ашмавын таныдылар


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Әлеге концепция 2019 елда әзерләнде.

Русиядә туган телләрне укыту концепциясе кысаларында чараларның 60 проценты тормышка ашмаган. Бу хакта Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов думада туган телләрне саклауга багышланган "түгәрәк өстәлдә" белдерде.

"Мәгариф министрлыгы үз фәрманы белән раслаган туган телләрне укыту концепциясе, юл харитасы бар. Бүгенгә аның 60 проценты тормышка ашмады", диде ул.

Аның сүзләренчә, туган телләрне саклауга федераль үзәк җаваплы. Әлегә Татарстан белән Башкортстан гына үз юл харитасын эшләгән.

"Без аккош, кысла һәм чуртан кебек. Һәркемнең кызыклы проектлары бар. Шулай да мәгърифәт, мәдәният, Русия фәннәр академиясенең телләрне өйрәнү институт үзенчә эшли, ә програм юк", диде ул.

Русиядә туган телләрне укыту концепциясе мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019 елның 1 октябрендә расланган иде. Илдар Гыйлметдинов әлеге концепция кысаларында федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә алдагы эш адымнары, укыту әсбаплары белән тәэмин итү, ата-аналар белән эшләү, аларда балаларын туган телне укытуга кызыксындыру, туган телне укыткан укытучыларга өстәмә түләүләр һәм башка мәсьәләләр керәчәк дип сөйләгән иде.

Аңа кадәр – 2018 елда Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзаланды. Былтыр җәй фонд җитәкчелегенә каршы җинаять эше ачылды. Фондның башкарма мөдире Владимир Соболев һәм аның урынбасары Дмитрий Федоров мошенниклык һәм бюджет акчалары урлау маддәсе нигезендә шикләнелә.

Русия халыклары телләрен саклау һәм торгызу програмы турында 2020 елда сөйләшә башладылар. 2021 елның мартында аның схемасы әзерләнүе турында әйтелде. Програм 2022 елның ахырына төзелеп бетәргә тиеш һәм ул 2032 елга кадәр тормышка ашырылачак. Програм әзерләү өчен Тел белеме институтында махсус фәнни үзәк булдырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG