Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный такымы Коррупциягә каршы көрәшүче халыкара фонд булдырган


Русиядә Навальный рәсеме төшерелгән граффити
Русиядә Навальный рәсеме төшерелгән граффити

Ул коррупциягә һәм Русиядәге Путин хакимиятенә каршы көрәшүче, хөкүмәттән тыш халыкара оешма булачак

Русиядәге оппозицион сәясәтче Алексей Навальный такымы Коррупциягә каршы көрәшүче халыкара фонд (Anti-Corruption Foundation International) булдырылуын игълан итте. Сәясәтче һәм аның көрәштәшләре бу турыда 11 июльдә социаль челтәрләрдә белдерде.

Ул коррупциягә һәм Русиядәге Путин хакимиятенә каршы көрәшүче, хөкүмәттән тыш халыкара оешма булачак диелә. Фонда беренче акчалар буларак, Навальныйга 2021 елның декабрендә Европарламент биргән Сахаров премиясеннән 50 мең евро тапшырылган.

"Коррупция үтерә. Хәзер, Украина шәһәрләренә Путин җибәргән ракетлар очканда, бу максимум рәвештә күренә. Путин һәм аның тирәсендәгеләре хакимияттә калу һәм урлау, урлау, урлау өчен еллар дәвамында бөтенесен дә эшләде, — һәм моның өчен берни дә булмавын күреп, хәзер сугыш башлады", — диелә проект сайтында. Анда шулай ук "сугышка каршы булу гына гына түгел", ә сугышка каршы көрәшергә", чакыру да язылган.

Фондның багучылар шурасына Бельгиянең элекке премьер-министры, Европарламент депутаты Гай Верһофстадт, Пулитцер бүләге иясе, Британия журналисты Энн Аппелбаум, фәлсәфәче һәм сәясәт белгече Френсис Фукуяма, төрмәдәге сәясәтченең хатыны Юлия Навальная кергән.

Сайтта Навальный такымы тикшерүләре нәтиҗәләре, шулай ук "Исемлек 6000" та урнаштырылган. Ул исемлеккә Навальный такымы "коррупционерлар һәм сугыш башлаучылар" дип атаган Русия түрәләре, медиа һәм мәдәният хезмәткәрләре кергән. Исемлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар.

  • Алексей Навальный – Русиядә экстремист оешма дип тыелган "Коррупциягә каршы көрәш фонды"на нигез салучы. Навальный аның тарафдарлары һәм хокук яклаучылар сәяси дип санаган җинаять эше нигезендә колониядә утыра.
  • Хәзерге вакытта Навальныйның күпчелек көрәштәшләре чит илдә һәм үз эшчәнлекләрен читтән торып дәвам итәләр. Әле Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы ук алар теге яки бу затларны Көнбатыш илләренең чикләүләр исемлекләренә кертергә тәкъдим итеп исемлекләр төзеде, бу исемлекләрдәге кешеләрнең күпчелек өлеше сугыш башланганнан соң гына санкцияләргә эләкте.
  • 2022 елның 22 мартында Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG