Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Азат Бурятия" сугышка каршы көрәш фондының сайты томаланган


Азат Бурятия
Азат Бурятия

Күптән түгел ул Бурятиянең 150 хәрбие Украинага каршы сугышудан баш тарткан дип язган иде. 

Русия баш прокуратурасы таләбе белән Роскомнадзор "Азат Бурятия" ("Свободная Бурятия") сугышка каршы көрәш фондының сайтын томалаган. Бу хакта "Роскомсвобода"хәбәр итә.

Шулай ук LʼOfficiel журналының украин хезмәте сайты, Молдавиянең – Locals, Польшаның Polska Agencja Prasowa басмалары сайтлары да томаланган.

Узган атнада "Азат Бурятия" фонды башлыгы Александра Гармажапова сугышта катнашудан баш тартып, Русия саклану министрлыгы белән килешүләрен өзеп, Бурятиягә Украинадан 150 хәрбинең кайтуын хәбәр иткән иде.

Фонд юристы Андрей Ринчино белдерүенчә, Украинадан очып китәр алдыннан бурят хәрбиләрен берничә көн буе Луһански өлкәсендәге ябык лагерьдә тотканнар һәм җинаять эшләре белән янаганнар.

Элегрәк Русия мәгълүмат чаралары Краснодар, Хакасия, Кабардино-Балкариянең росгвардиячеләре һәм Псков хәрбиләре Украинага каршы сугышта катнашудан баш тартуын хәбәр иткән иде.

Күптән түгел Бурятиядә хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары республика башлыгы Алексей Цыденовка мөрәҗәгать яздырды, алар ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны сорады. Хәрбиләр гыйнварда "күнегүләргә" киткән булган һәм хәзер Украинага каршы сугышта катнаша. Хатыннары әйтүенчә, алар дүрт ай сугыш кырында, күбесе суык тидереп авырый.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG