Казанда Русия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәсми рәвештә теркәлгән. Бүлекнең рәисе - Татьяна Сушенцова. Бу хакта Русия Язучылар берлеге сайтында әйтелә.
"Мәскәүдә дә, Казанда да әдәбиятларның бәйләнешләре булмавын теләүчеләр бар иде. Казан гәзитләрендә "Без беркайчан да Иванов итәге астына кермәячәкбез" дигән башисемнәр чыкты, Мәскәүнең әдәби бульвар гәзитчекләре "Татарстан язучылары Комсомольская урамындагы функционерларга буйсыныр өчен артык мөстәкыйль" дип кычкырды", диелә хәбәрдә. Шулай да "дәүләти фикерләү һәм язучыларның бер-берсе иҗатына хөрмәте өстенлек алуы" әйтелә.
Юстиция министрлыгы "Русия Язучылар берлеге" гомумрусия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген" теркәгән.
"Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән конструктив һәм үзара файдалы нигездә дәвам итәчәк. Утыз еллык аерымлык бетте", диелгән хәбәрдә.
Әлеге бүлекнең рәисе белән бергә 11 әгъзасы бар.
Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов әле Казанда йөри. Берлек вәкилләре Игорь Шумейков һәм Сергей Говлюк белән алар Г.Державинның туган көнендә багышланган тантаналы чараларда катнашкан, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары белән очрашкан.
Русия Язучылар берлеге Татарстан Язучылары белән элемтәләр булмавына берничә ел инде канәгатьсезлек белдереп килә. Рәис башлыгы Николай Иванов 2020 елда Русия берлегенә Татарстан язучылар берлеген алырга кирәклеген белдерде. Моны ул "җирләрне җыю" дип атады. Бу вакытта Татарстан берлегенең элекке рәисе Данил Салихов Мәскәүгә дә барды.
30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Татарстан берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты, Салиховның кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.
Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп иткән пикет та узды.
2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ул Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!