Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда гыйнвардагы каршылык чараларында катнашкан 545 кеше хөкем ителгән


Казакъстанда гыйнварда узган каршылык чарасы
Казакъстанда гыйнварда узган каршылык чарасы

Илнең баш прокуратурасы мәгълүматынча, тагын 32 эш "террорчылык акты" буларак тикшерелә.

Казакъстанда гыйнварда узган каршылык чараларында катнашучыларның 429 җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылган, алар нигезендә 545 кеше хөкем ителгән. Бу хакта бүген, 18 июль көнне илнең баш прокуратурасы вәкиле Елдос Килымжанов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, гыйнвар вакыйгалары белән бәйле эшләр нигезендә 83 хөкем ителүчене ирегеннән мәхрүм иткәннәр, тикшерү "алар хакимият вәкилләренә көч куллану, милекне юк итү белән бәйле авыр җинаятьләр кылды" дип ышандыра.

Прокуратура мәгълүматынча, хәзерге вакытта прокурорлар "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы 53 җинаять эшен, "террорчылык акты" турындагы 32 җинаять эшен карый.

Июнь ахырына баш прокуратура "киңкүләм тәртипсезлекләр" турында - 58, "террорчылык акты" турында сигез җинаять эше ачылуын хәбәр иткән иде. Шул рәвешле ярты ай эчендә "террорчылык акты" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эшләренең күләме дүрт тапкырга арткан. Хәзерге вакытта 349 кеше сак астында тотыла.

Казакъстанда киңкүләм протестлар 2 гыйнварда – башта ягулыкка бәяләрне киметү таләбе белән башланды.

Соңрак сәяси таләпләр дә өстәлде. Назарбаевның хакимияттән китүен таләп иткән "Шал, кет!" ("Карт, кит!") дигән шигарь популярлашты.

Протестлар сурәтендә кайбер шәһәрләрдә, беренче чиратта Алматыда корал кулланып җимерүләр, тәртипсезлекләр, талаулар башланды. Токаев үтенече белән илгә Русиянең һәм аның беректәшләренең гаскәрләре кертелде.

Рәсми мәгълүматларга күрә, гыйнвардагы протестларда һәм тәртипсезлекләрдә 238 кеше үлгән. Гыйнвар вакыйгаларында һәм аннан соң да тоткарланучылар җәфалауларга шикаять иткән, хакимиятләр бу шикаятьләр нигезендә илдә 200дән артык эш ачылды дип хәбәр иткән иде.

Июль башына җәфалауларда шикләнеп тугыз куәт оешмасы хезмәткәрен кулга алулары билгеле. Аларның сигезе – Казакъстанның дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәре, берсе – полиция хезмәткәре диелә. Тикшерү барышында җәфалауларда һәм рөхсәт ителмәгән алымнар куллануда 15 кеше шикләнелә. Әлегә җәфалаулардан ничә кешенең зыян күрүе хәбәр ителми. Алматы өлкәсендә 25 кешене гыйнвар вакыйгаларын тикшергән вакытта кызган үтүк кулланып җәфалаганнары билгеле.

Казакъстан хакимиятләре гыйнвардагы каршылык чараларында һәлак булучыларның исемнәрен әле дә чыгармады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG