Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язгы чакырылышта Казаннан армиягә китүчеләр кимегән


Архив фотосы
Архив фотосы

Язгы чакырылыш комиссиясенә 4 846 кеше чакырулы булган, алардан 20 кеше килмәгән.

Язгы чакырылыш вакытында Казаннан 644 кеше хәрби хезмәткә киткән. Бу хакта 18 июльдә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссары Михаил Венедиктов башкала мэриясе киңәшмәсендә белдерде.

Аерым алганда, 37 кеше Балтыйк, 123 кеше – Кара диңгез, 18 – Төньяк флотта хезмәт итәчәк. 16 егет һава-десант гаскәренә юлланган. 9 кеше Русия федерал сак хезмәтенең президент полкына, 13 – фәнни ротага, 70 – хәрби машина йөртүчесе сыйфатында озатылган. Калган 358 солдатның кайда хезмәт итәчәге әйтелми.

644 егетнең 67се югары уку йортларын, 347се урта һөнәри уку йортларын тәмамлаган диелә.

Венедиктов сүзләренчә, быелгы язгы чакырылыш комиссиясенә 4 846 кеше чакырулы булган, ләкин 20 кеше килмәгән. "Сәбәпсез комиссия узарга килмәгән 20 кешегә карата тикшерү органнарына юллау өчен материаллар әзерләнә", диде ул.

Татарстанның хәрби комиссариаты көзге чакырылыштан качучыларга каршы "ау" башлаячак. Быелның сентябрь аенда армиягә барырга тиешле егетләрне уку йортлары һәм эш бирүчеләр аша эзләячәкләр. Моның өчен пенсия фонды һәм федерал салым хезмәте идарәсе җәлеп ителәчәк. Октябрь аенда чакырылыш комиссиясенә килмәгән кешеләрне табу өчен эчке эшләр органы эшкә җигеләчәк диелде.

Узган елгы язгы чакырылыш белән чагыштырганда, быел Казаннан армиягә 56 кешегә азрак китәчәк. Былтыр барлыгы 700дән артык казан егете хәрби хезмәткә алынган булган.

Украинага каршы сугыш башланганнан соң анда Русия армиясендә хезмәт иткән рекрутларның да җибәрелүе ачыкланды. Моны Русиянең саклану министрлыгы да таныды.

Русиянең Көнбатыш хәрби бүлгесе хәрби прокуроры Артур Егиев белдергәнчә, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган 600ләп солдатны Украинадагы сугышта катнаштырганнар.

Хәрби хезмәт үтәүче буларак армиягә киткән Татарстаннан бер егет килешүгә кул куярга мәҗбүр ителүен, Сумы шәһәрендәге утка керүен сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG