Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтыйк буе татарлары: "Украина җиңелсә, Русия бу якка киләчәк"


Литваның Тракай шәһәре
Литваның Тракай шәһәре

Күптән түгел Мадридта узган НАТО саммитында альянсның Балтыйк буе илләрендәге хәрбиләре санын бер меңнән 3-5 меңгә кадәр арттыру турында сөйләштеләр. Бу илләрдә шактый гына татарлар да яши. Алар белән Русиянең ихтимал һөҗүме, бу хакта ни уйлаулары турында сөйләштек. 

Русиянең Украинага бәреп керүен исәпкә алып, шулай ук Литваның Мәскәүдән Калининградка баручы Русия йөк транспортына үз җире аша үтәргә бирмәячәген игълан итүенә җавап итеп янаулар алгач, НАТО Балтыйк буе илләрендәге хәрбиләренең санын арттырырга карар итте. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, соңгы җиде елда бу илләр болай да саклану өчен чыгымнарын шактый арттырды: Латвия илне саклауга якынча өч тапкыр, Литва – өч, Эстония һәм Польша 1,5 мәртәбә күбрәк тота башлады.

2016 елдан бирле Латвия, Литва, Эстония һәм Польшада ил саен берәр мең НАТО гаскәрие урнаштырылды. Күптән түгел Мадридта узган НАТО саммитында хәрбиләрне өч-биш меңгә кадәр арттыру турында килешенде.

Латвия белән Эстониядә яшәүчеләр арасында урыс теллеләр шактый булганны да исәпкә алырга кирәк. Алар арасында Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучылар да шактый. Бу хакта безгә анда яшәүче татарлар әйтте. Азатлык Латвия һәм Эстониядә яшәүче татарлардан Русиянең Балтыйк буе илләренә һөҗүм ихтималы турында фикерләрен белеште.

Эстониядә яшәүче Гөлнара ханым (иминлек максатында исеме үзгәртелде) әйтүенчә, Русия белән Эстония чигендә яшәүче урыс теллеләр Украинада барган сугышны хуплый, чөнки алар Русия телевидениесен карый.

"Русия Эстониягә дә һөҗүм итә алуын һәрвакыт истә тотам. Эстониядә 70 процент эстоннар, 30 процент калган халыклар яши. Шул 30 процентның күбесенең ана теле – урыс теле. Алар мәгълүматны күбрәк Русия телеканалларыннан ала. Телевидение тәэсире бик көчле. Бер башка сеңгәч, аны үзгәртүе бик авыр. Фактлар китереп, дәлилләр белән сөйләсәң дә, пропаганда белән агуланган кеше барыбер үз фикерендә кала.

Сугыш турында татарлар белән бик сөйләшмибез

Эстония телевидениесендә бернинди пропаганда юк, чөнки, Русиядән аермалы буларак, бик күп каналлар хосусый. Мин белгән татарларның күбесе эстон телевидениесен карый. Эстониядә татарлар саны өч меңләп. Алар арасында күптән яшәүчеләр дә, яңа гына килүче яшьләр дә бар. Өлкәннәр Русия гамәлләрен хупласа, яшь буын Путин сәясәтенә каршы.

Сугыш турында татарлар белән бик сөйләшмибез. Коронавирус та кешеләрнең аралашуына киртә тудыра. Чараларга җыелулар азайды. Сугыш та кешеләрне бүлде. Ике төрле уйлаучылар барлыкка килде.

Көнчыгышта Русия белән чиктәш районнарда яшәүчеләр урысча сөйләшәләр һәм алар Русия телевидение каналларын карый. Мартта Русиянең күп каналлары ябылды, шулай да карау өчен төрле юлларын табалар. Бу якларда, Русия Кырымда кулланган кебек, "яшел кешеләр" кертүе бик җиңел. Безнең хөкүмәт моны искә аладыр. Саклану өлкәсенә акчаларны арттыралар. НАТОга да ышаныч зур.

Минем дусларым Путинның Эстонияне Русиягә кушу теләге бар дип уйлый

Минем дусларым Путинның көч кулланып Эстонияне Русиягә кушу теләге бар дип уйлый. Шулай да Русия хәзер Украинада гаскәрләрен дә, коралларын да күп югалта. Шуңа Путин тиз генә Балтыйк буена керә алыр дип уйламыйм. Батырчылыгы җитмәстер. Шуңа да карамастан, һәр гаиләдә, ул-бу була калса дип, бер-ике көнлек резерв булырга тиеш: су, шәм, ашамлыклар һәм башкалар. Безнең йртта бу бар. Эконом торырга өйрәнергә кирәк, бу ел авыр булачак. Эстониядә инфляция 20%ка җитте. Әле тагын коронавирус башын күтәрә.

Русиядән газ килмәсә, борчу барлыкка киләчәк. Ноябрьгә кадәр сыегайтылган газга күчү кирәк диләр. Энергиягә бәяләр тагын артыр. Безгә ничек тә Украинадагы сугышны туктату өчен тырышырга кирәк", ди Гөлнара.

Ригада яшәүче Латвия татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, Латвия мөфтие Зөфәр Зәйнуллин халыкта "Украина җиңелә калса, Русия Латвия, Литва, Эстониягә киләчәк" дигән курку барлыгын әйтә.

Зөфәр Зәйнуллин
Зөфәр Зәйнуллин

"Украинада сугыш башлангач ук, без, мөселманнар һәм татарлар, шулай ук башка халыклар, сугышка каршы булуыбызны белдердек. "Без Украина яклы" дигән чыгышлар ясадым. Минем яныма бер генә кеше дә килеп каршы чыкмады. Европа татарлары альянсында йөрүчеләр, табигый, сугышны яклаячак. Алар шул камырдан ясалган. Монда тагын урысларны берләштерүче Латвия иҗтимагый оешмасы шурасы бар. Алар урыс телен кысалар, дип зарлана. Русия илчелеге ярдәмендә урысларны яклау чаралары оештырып киләләр.

Украинага барып сугышучы татарларга бик аптырыйм. Алар үз коллыклары өчен сугышырга бара. Безне инде 500 елдан артык Мәскәү юк итәргә тырышып килә. Телебезне, милли хәтеребезне тыялар, икътисади яктан бөтен әйберне тартып алалар. Ә татарлар барысы да яхшы, ди. Моның яхшылыгы нәрсәдә? Һич аңлап булмый.

Русиядә мәктәпләрдә татар укытучыларының күпләп кыскартылуы турында сөйли башласаң, "син ялган сөйлисең" диләр. Әле тагын "сатлыкҗан" дип тә өстиләр.

Күп кешеләр, Украина җиңелсә, Русия Балтыйк буе илләрен басып алырга киләчәк, дип курка. Литвада бу курку аеруча сизелә. Анда Украинага "Байрактар" дронына миллион евро җыеп бирделәр.

Монда бензинга һәм тагын күп әйберләргә бәя артты, әмма халык аңлый: йә шуңа түзәсең, йә Русия ракеты синең өеңә бәреп керәчәк.

Әлбәттә, монда да урыс теллеләрнең бер өлеше, Русиядәгеләрнең күпчелеге кебек, сугыш яклы фикер йөртә, әмма моны ачыктан ачык кычкырып әйтүчеләр бик аз.

Русия тагын бер өстәмә сугышны алып бара алмаячак. Аннары Балтыйк буе илләре инде алга киткән, алар совет коралын кулланучы Украина кебек түгел, Русия заманча НАТО коралын җиңә алмаячак. Латвия армиясе инде егерме ел НАТО хәрбиләреннән кирәген өйрәнә. Моның өчен чит илгә йөриләр һәм төрле курслар узалар. Армия туплануы НАТО стандартлары белән бара. Русия НАТО белән сугышырга теләмәс. Чик янында торучы бер мең хәрбидән тыш, халык арасыннан тупланган ихтыярилар да бар" ди Зөфәр Зәйнуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG