2022 елның март-июль айларында, интернетта томалауларны урап узу өчен кулланыла торган VPN-сервисларны йөкләү ягыннан Русия икенче урынга чыккан. Бу хакта AppMagic статистикасына сылтама белән РБК яза.
Июльнең беренче өч атнасында Русиядә VPN-сервисларны 12 миллионлап мәртәбә йөкләгәннәр. 2022 елның гыйнварында ике миллион тапкыр гына йөкләгән булганнар, ул вакытта Русия бу күрсәткеч ягыннан дөньяда 16нчы урында торган.
VPN эзләүчеләрнең күбесе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Петербурда, Калининград һәм Ярослав өлкәләрендә яши диелә.
РБК сораштырган белгечләр соңгы биш айда VPN-сервис йөкләүчеләрнең артуын Украинага каршы сугыш башланганнан соң Русиядә социаль челтәрләр томалануы белән бәйли. Шулай ук чикләүләр сәбәпле русияләр элек кулланган популяр VPN-нардан куллана алмый, моны да бер сәбәп буларак карыйлар.
"Роскомсвобода" техник мөдире Станислав Шакиров йөкләүләрнең артуын Русиядә VPN куллана башлаучылар күбәю белән бәйли. Аның әйтүенчә, Русиядә VPN кулланучыларның күләме 30 процентка җитеп килергә мөмкин, бу Кытай күрсәткечләренә тигез.
VPN-сервислар йөкләүдә соңгы ярты елда беренчелеккә Һиндстан чыккан, беренче бишлеккә Пакыстан, Индонезия һәм АКШ кергән диелә.
24 февральдә, Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм иткәч, русияләр актив рәвештә VPN-сервислар йөкли башлады.
Роскомнадзор томалау белән янап, Русия мәгълүмат чараларыннан Украинага каршы сугыш турында язганда бары тик "Русиянең рәсми мәгълүматларын" гына кулланырга кушты. Шул ук вакытта Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышны "махсус хәрби операция" дип атауны таләп итә.
Украинада сугыш башлангач, Русиядә дистәләгән бәйсез мәгълүмат чараларының, шул исәптән Азатлык радиосының сайтлары, Twitter, Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләр томаланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!