Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Шевчукка ачылган Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү административ эше Уфада каралачак


Юрий Шевчук
Юрий Шевчук

Мәхкәмә утырышы 5 августка 11:00 сәгатькә билгеләнгән.

ДДТ рок-төркеме җырчысы Юрий Шевчукка ачылган Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү административ эше Уфада каралачак. Мәхкәмә утырышы 5 августка сәгать 11гә билгеләнгән. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итте.

25 июльдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсенә Шевчукның "дискредитацияләү" турындагы административ эше тапшырылган иде. Эш материаллары хөкемдарга ташырылачак диелде.

18 майда Уфадагы концертта Шевчук "Ватан – сыйпаларга һәм үбәргә кирәк булган президент күте түгел" дигән сүзләр әйткән иде, шуннан соң аңа полиция беркетмә төзеде.

Артистка ачылган административ эшне Петербур мәхкәмәсенә тапшырдылар, әмма мәхкәмә беркетмәне полициягә кире кайтарды. Мәхкәмә фикеренчә, Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен ил гаскәрен куллануга комачауларга чакыруның нәрсәдә чагылуы документта күрсәтелмәгән булган.

Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. 15 июльдә Петербурның Дзержинский район мәхкәмәсе төркеме Юрий Шевчукка ачылган Русия гаскәрләрен дискредитацияләү турындагы административ эшне яңадан теркәгән иде, тик аны да кире Уфага кайтардылар.

Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә "чыгыш ясаулары теләнмәгән" артистларның рәсми булмаган исемлеге бар дип язган иде, анда Юрий Шевчук та бар. Артист моңа фикер белдереп, Аллаһ хөкеменнән генә куркам, ә "калганы – рок-н-ролл" диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG