Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхәммәдия" шәкертләре мөгаллимне вазифасында калдыру өчен көрәшә


Сулдан: Камил Сәмигуллин, Зөлфәт Габдуллин
Сулдан: Камил Сәмигуллин, Зөлфәт Габдуллин

Зөлфәт Габдуллинны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары вазифасыннан алалар дигән хәбәрне рәсмиләр кире какты, ләкин шәкертләр һәм мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков "утсыз төтен булмый" дигән фикердә.

Шушы көннәрдә интернетта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары Зөлфәт Габдуллинны вазифасыннан алалар, моңа юл куярга ярамый дигән хат таралды. Аны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең элекке укучылары язган диелде. Хат башта "Мула из-за угла" телеграм-каналында чыкты, ләкин бераздан алып куелды. Хатта Зөлфәт хәзрәт урынына яңа кеше алырга җыеналар диелгән.

"Зөлфәт хәзрәтнең тырышлыгы белән мәдрәсәбез бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Ул аңа күпме хезмәт, тәҗрибә, вакытын сарыф иткән, мәдрәсәдә тәүлекләр буе эшләп, аның аякка басуына, лаеклы яшәешенә бөтен көчен салган кеше. Мәдрәсәбездә бер генә секта да, бер генә хәрәкәт тә тамыр җәймәде. Бу - Зөлфәт Габдуллинның турыдан-туры казанышы. Бар да тырышып карады, әмма барып чыкмады" диелә анда һәм Габдуллинның вазифасынан җибәрелүенә кискен каршы булулары турында әйтелә. Моннан тыш, хатта мәдрәсенең тулай торагы ябылуы, балигъ булмаган кызларның яшәргә урыннары булмавы турында да язылган.

Мөхәммәдия" бинасы
Мөхәммәдия" бинасы

Моңа охшаш хат Вконтактеда Сәрия Миндубаева исемле кулланучы диварында да чыкты. Анда ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә.

Иминлеге өчен куркып үз исемен әйтергән теләмәгән элекке шәкерт Азатлыкка сөйләвенчә, Зөлфәт хәзрәтне вазифасыннан алу ихтималы турында хәбәр бөтен шәкертләрне борчуга салган. Хәзрәт әлеге вакытта ялда, моны астыртын гына эшлиләр дигән хис кала ди ул. "Шәкертләр чатында Татарстан мөфтияте хезмәткәре язды: "аны беркем дә эшеннән алмады. Ул укытачак. Мәдрәсә эшендә катнашачак. Элек мөдирнең беренче урынбасары иде, хәзер икенче булачак. Проблем юк кебек" (бу язманың күчермәсе редакциядә бар). Гади урынбасар булу - ул эштән китү белән бер, ул мәдрәсә эшчәнлеге буенча карар кабул итү хокукына ия булмый. Аның өстеннән тагын бер түрә тора дигән сүз", ди студент. Ул бу уңайдан 2016 елда мәдрәсә мөдире Наил Яруллинның ялга киткән вакытыннан вазифасыннан алынуны искә төшерде. Аның урынына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин билгеләнде. Моны ул вакытта Феофан православ академия мөдире булды, ә мөфти мәдрәсә мөдире булырга тиеш дип аңлаталар.

Чатларда хәбәр таралу белән Татарстан мөфтияте белдерү белән чыкты: "Таратыла торган мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Зөлфәт хәзрәт – хөрмәтле мөгаллим һәм җитәкче, мәдрәсәдә мөфти Камил Сәмигуллинның уң кулы", диелде.

Имеш-мимешләрне Зөлфәт хәзрәт үзе дә кире какты. "Хөрмәтле дин кардәшләрем. Соңгы вакытта мәдрәсәгә кагылышлы имеш-мимешләр йөри, тик алар дөреслеккә туры килми. Мин безнең мәдрәсәдә мөдирнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары булып калам. Моны мөфти дә раслады. Коткыга бирелмәгез", дип китерде аның сүзләрен рәсми матбугат чаралары.

Бу ике хәбәр бер үк вакытта дәүләт матбугат чараларында таралды. Габдуллинга шулай дип әйтергә кушылган дигән тойгы калды.

Мәдрәсәнең элекке шәкерте гаҗәпләнүен белдерә. Әле кичтән генә ябык чатта мөфтият хезмәткәре Зөлфәт хәзрәт гади урынбасар булып кала диде, ә инде иртүк матбугат хезмәте моны кире кага.

Тулай торак мәсьәләсенә килгәндә, элекке шәкерт сүзләренчә, анда әлеге вакытта Коръән өйрәнүче кызлар торган. Аларның каникуллары юк. Студентларга яңа тулай торак булачак дигәннәр, ләкин әле ул куллануга тапшырылмаган. "Кызлар урамда калды, әлегә алар берничә гаиләдә тора, фатир аерып торырга акчалары юк", диде элекке студент.

Ул шулай ук мәдрәсә мөдиренең егетләрне укытырга өстенлек бирүе дә сизелә ди.

Шәкерт Зөлфәт хәзрәтне яхшы сүзләр белән генә искә ала. Кызларны мәдрәсәдә укытуда, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә белем бирүне урыс теленә күчермәүдә аның роле бик зур булды дип саный ул.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Азатлыкка белдерүенчә, бу имеш-мимешләр генә, Зөлфәт хәзрәтне вазифасыннан алу турында сүз бармый, киресенчә, аның янына тагын бер урынбасар алу мәсьәләсе карала. "Мөхәммәдия" зур комплекска әйләнеп килә, мәдрәсәгә янкорма төзелә, эшләр арта, шуңа күрә идарә итүгә тагын бере кешене алу турында уйлар күптән бар", диде ул. Тагын бер урынбасар буларак "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин намзәте карала.

Тулай торактан шәкертләрне чыгаруга килгәндә, бу җәй саен шулай, алар ялга китә, тулай торакка ремонт ясала диде Мөхәммәтшин. Балигъ булмаганнарны җәен караучылар булмаган тулай торакта калдыру гайре табигый хәл. Мондый хәл сентябрьдә, укулар башлангач килеп чыкса, чынлап та, проблем булыр иде. Ә тулай торак август ахырына әзер булачак", дип ышандырды Рәфыйк хәзрәт.

Имеш-мимешләр ни өчен шулай тиз таралды дигәнгә, "Мөхәммәдия" шәкертләре бер гаилә кебек, алар мәдәрәсәне тәмамлагач та бер-берсе белән аралашып яши, бер сүз чыкса, тиз арада бөтенесенә бары җитә, таралганда "күперергә дә мөмкин" дип фаразлады Мөхәммәтшин.

"Мулла бабай" телеграм каналы исә бу хатны таратучылар Зөлфәт Габдуллинга зыян салды, аны интригант кебек күрсәтте дип язды. "Зөлфәт хәзрәтне эштән куарга беркем дә җыенмады, ул үзе дә яңартылган мәдрәсәдәге урынын бирергә ашыкмый.

Ләкин хәзер мөдир урынбасары үзенең җитәкчелегенә каршы астыртын сугыш алып барган кебек күренә. Пычрак сәхнә арты уеннары уйнаучыны якында тотарга кирәкме икән, мөфти урынында булсак, без бу хакта ныклап уйланыр идек", диде алар.

Әлеге каналны Татарстан диния нәзарәтенә якын канал дип атыйлар.

Хатны беренче булып чыгарган, ләкин мөфтият соравы белән соңыннан алып куйган "Мулла из-за угла" телеграм каналы хуҗасы Рәсүл Тәүдирәков "утсыз төтен булмый" дип саный. "Татарстан мөселманнары диния нәзарәте чит фикерне кабул итми торган бер дәүләт органына әйләнгән. Мин видеоны алып аттым. Ә хәзер башка, нәзарәткә якынрак телеграм каналлар "гайбәтләрдә махсуслашкан каналлар ялган мәгълүмат тарата", дип язып чыкты. Ләкин мөфтигә "мондый хәзрәт кирәкме" дигән булып, үзләре үк шушы хәзрәт ягына таш аталар. Утсыз төтен булмый, димәк әлеге хәзрәткә карата чыннан да ниндидер капкын корылган.

Каракның бүреге яна ди. Мине гайбәт таратуда гаепләүчеләр, бу сүзләрнең гайбәт булмавын үзләре үк раслады. Бу хәлләр нигезсез килеп чыкмаган", - дип сөйләде Тәүдирәков үзенең каналындагы видеода.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе белән бәйле шау-шулар әледән-әле чыгып тора. Алда әйтелгәнчә, 2016 елда мөдир Наил Яруллин урынына мөфти Камил Сәмигуллин килүе дә аптыраш тудырды.

2019 елда мәдрәсәне сүтәләр икән дигән сүзләре таралды. Ул реконструкциягә әзерләнү булып чыкты.

Ә инде 2021 елда аның яңартылган биналарына журналистларга экскурсия уздырдылар. 2022 елда "Мөхәммәдия"гә югары уку йорты статусы да кайтарылачак диелде. Ләкин әлегә бу хакта дәшүче юк. Бүгенге көндә анда 1200ләп шәкерт белем ала.

Мөхәммәдия мәдрәсәсе

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Совет берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG